Адым саен башларына кыр чәчәкләреннән такыя ясап кигән кызлар, рәт-рәт тезелгән агач өйләр һәм килгән халыкны сыйлаучы керәшен түтиләре! Мамадышның Җөриавылындагы Тырлау аланы 27 нче тапкыр зурлап кунак җыйды. Республика күләмендә оештырыла торган Питраубәйрәмен быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылды.
– Күпсанлы кунакларны, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән килгәннәрне дә сәламлим. Питрау – иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Советлар Союзы вакытындабез, качып кына, Питрау бәйрәмен күрергә бара идек. Бүген мондый бәйрәм тантанасын ил күләмендә дә эзләп табуавыр. Әлеге искиткеч бәйрәмне оештыручыларга аерым рәхмәт. Бу – бөтендөнья дәрәҗәсендәге бәйрәм, – диде Рәис.
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин үзе дә – Тырлау аланында уйнап үскән егет. Үз авылында шундый зур чара үткәрү – аның өчен икеләтә җаваплы эш.
– Быелгы бәйрәмебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында үтә. Бәйрәмебезгәкерәшеннәрнең 50 фольклор ансамбле килде. Шуларның 4се чит төбәкләрдән, – диде ул. – Кунаклар арасында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез, аларның якыннары да бар иде. Аларга сабырлык, тизрәк җиңү белән туган якка әйләнеп кайтуны телибез.
Мич коймагы, тәмле чәй
Район башлыгы әйткән керәшен йортындагы җылыны Тырлау аланы буйлап эзләп киттек. Чынлап та, йорт саен чәйгә чакыралар. Иң беренче тукталышта мич коймагы пешереп торалар. Таба исе борыннарны кытыклап алды. Шул арада безне чәй табынына дәштеләр. Йорт хуҗабикәсетиз арада мичтән чыккан коймакны каз мае белән майлап та җибәрде. Чәй янына нинди генә кайнатма куелмаган! Бөтен кешене кунак итәләр.
– Бик дус яшибез. Күршебездә генә керәшен гаиләсе яши. Бөтен бәйрәмнәр бергә уза. Корбан ашларына да керәләр, Ураза гаетендә дә кунак булалар. Безне Пасхада сыйлыйлар, – ди Исламия апа.
Әзрәк кенә түргәрәк узсак, биредә керәшен мунчасы каршы ала. Ягып торучысы да, чабындыручысы да бар! Кеше бәйрәм иткәндә, мунча керү килешмәс, дигән булам. Шулай да эчкәрәк кереп карыйсы итем. Күзем 60 еллык көзгегә төште. Узган ел бер апа үтереп кыстагач, шуңа карап теләк теләгәнем искә төште бит! Быел да теләдем әле.
Башларына такыя киеп, фотога төшүчеләр чиратына да килеп җиттек. Кыр чәчәкләреннән үрелгән такыя бар кешегә дә килешә.
– Көнозын такыя үрдек. Сатыгыз әле, диючеләр дә бар. Чәчәкләрнең иң матур вакыты хәзер. Бөтенесен бергә җыйгач, күзләр камаша, – ди Венера Сапурина. – 12 июльгә кадәр бөтен дару үләнен җыеп куйдык инде. Питрау үтә – җәй бетә, диләр. Җылы көннәре бетмәсен иде әле. Авыл кешесе өчен бик мул ел килде. Бакчалардагы уңышныәйтеп бетергесез. Бәрәңгеләр дә бик эре. Җиләкне җыеп бетереп булмый. Безнең якларда әле дә бар ул. Печән арасында бармак башы кадәр булып үскән. Бүген монда килгән кешеләрне дә җиләк-җимеш белән сыйладык.
Мәхәббәтле бәйрәм
Тырлау аланында ике агач күпер бар. Шунда менеп баскач, астагылар әйбәт күренә. 60 мең кеше арасыннан бик матур итеп киенгән парга күзем төште. Питрау бәйрәме аларның гаилә корган көннәре икән.
– Без яшь чакта бөтен йолаларны җиренә җиткереп яши идек. Моннан 42 ел элек гаилә кордык. Ул чакта Питрауныболай зурламыйлар иде әле. Үз авылыбызда шыпырт кына бәйрәм иттек. Бездә бу көнне гаилә корсаң, ныклы була, диләр. Дөрестер, дим. Менә бит 5 балага гомер биреп, инде оныкчыклар сөеп яшибез, – ди Николай Ефремов.
Сүзгә хатыны Татьяна кушыла.
– Безнең ике улыбыз да Питрау көнне өйләнде. Алар да матур яши. Әмма тормышта сабыр итү, бер-береңне хөрмәтләү дә кирәк. Хәзерге яшьләргә шул шул җитми, – диде ул.
«Димче почмагы»на барып, яшьләргә ни җитмәгәнен дәачыклап килдек. Биредә яшьләр өчен пар табу мөмкинлеге бар иде. Башта үзең турында анкета калдырасың. Танышасы килгән кеше үзенә ошаган кешесен сайлап ала. «Авылда кызлар юк, кайтмыйлар да. Ә мин шәһәрне яратмыйм. Бәхетемне табып булмасмы дип, анкета тутырдым. Өйләнәсе килә», – ди 34 яшьлек Никита.
Аркама кемдер төрткәнгә борылып карасам, Башкортстанның Бакалы районыннан килгән гармунчы Федор дәдәй икән. Узган ел очрашкан булганбыз. «Әйдә, безнең йортка кунакка», – ди бу. Гармуннарда уйнап күрсәтте, җырлап та җибәрделәр.
– Бик матур бәйрәмгә килдек. Татарстан халкына, җитәкчеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Безнең якта мондый матур бәйрәмнәр сирәк уза. Җиде ел рәттән киләбез. Юл да ардырмый, йокы да килми. Биредән без бер еллык илһам алып, сөенеп кайтып китәбез. Күңелгә рәхәт була. Керәшен халкының гореф-гадәтләрен сакларга булышасыз. Бик тату яшисез, – ди Нина апа.
Питрауның тагын бер күңелле мизгеле – халыкның уеннарда катнашуын күзәтү. Алар өчен тирләп тә, туңып та утырасың! Суга таба авыш баганада йөрүчеләр, су өстендә капчык белән сугышучылар үз янына халыкны күбрәк җыя. Бүләкләре дә саллы бит! Икенче ел рәттән уен мәйданының бераз читкәрәк күчүе дә күңелгә хуш әле. Урын үзгәреп кенә, бүләкләр кимеми. Биредә аларны кызганмыйлар. Һәр җиңүче капчык тутырып кайтып китә. Җиңүчеләр дигәннән, быел «Питрау батыры» исемен Зәй егете Радик Сәлахов яулады. Ул биредә ел саен батыр кала. Ә «Керәшен чибәре – 2025» исеме Ариана Кадыйровага насыйп булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез