Әлки районының Үргәагар мәчете ачылуга быел 120 ел тула. Манараларны кискән елларда да авыл халкы саклап кала алган аны. Республикада шундый дистәдән артык мәчетнең берсе ул. Замана җилләренә ничек каршы тора алганнар? «ВТ»журналисты тарихи мәчетне күреп, халкы белән аралашып кайтты.
Ашлык салып...
Без килгәндә, мәчет янында авыл абзыйлары мәш килеп үлән чаба иде. Печән чапкычларын сүндерергә уйламый да болар. Эшне тизрәк төгәллиселәре бар чөнки. Әле җитмәсә, хәзрәттән узып, артыгын сөйлиселәре дә килми. «Тарихны имамыбыз яхшы белә», – диделәр. Тик Базарлы Матакта яшәүче Илдар хәзрәт Фәхриев намазга килеп җиткәнче, безнең дә вакытны әрәм итәсе килмәде. Аз сүзле агайлар әкренләп ачылып китте. Безне күреп күршедәге 81 яшьлек Таиф бабай да килеп җитте. Бергә-бергә тарих йомгагын сүтү күңеллерәк булды. Өч мәчете булган авыл тормышында диннең нинди урын алып торганы турында артыгын сөйләп тору кирәкмәстер дә. Авылның исеме дә үзенчәлекле – суы үргә акканга Үргәагар ул. Бу сыйфат кешеләрнең холкында да чагыла. Бирешмәсләр!
Сүзне иң элек өлкән кешегә – олы башын кече итеп килгән Таиф бабайга бирик әле.
– Мин шушы авылда тудым, беркая да китмәдем. Фермада һәм башка җирдә дә эшләдем. Мәчеткә 20 ел йөрим. Азан әйткән чакларым да булды. Хәзер картайдым инде, яшьләр әйтә, – ди Таиф карт.
Иске, әмма шул ук вакытта матурлыгынюгалтмаган мәчетнең ишеген ачып түргә атлыйбыз. Бу урында Таиф карт:
«Элек динне туктатыр өчен, мәчет идәненә ашлык салганнар. Ишек бикләнгәч, кеше йөри алмый бит. Әмма халык бирешми. Ишеге булмаса да, баскыч куеп, икенче каттагы тәрәзәдән кереп, намаз укыганнар. Бу мәчет шулай итеп ябылмаган. Зур миче бар иде. Шуны ягып җылыталар иде. Өч мәчет иде бездә. Икесенең манарасын кисеп, мәктәп иттеләр. Балалар күп иде. Мин шунда 1 нче сыйныфта укыдым».
Музее да булачак
Бормалы баскычы да – бормалы тарихның бер кисәге. Шуннан икенче катка күтәрелдек. Күзгә иң беренче булып җиздән ясалган айлы манара ташланды. Анысы да күпне күргән. Гасырдан артык кыйбланы күрсәтеп торган бит ул. Яңасын ике ел элек Буадан килгән осталар алыштырган. Хәзер утлары төнлә дә яна. Элеккеге ай тиздән мәчеттә ачылачак музейның бер экспонаты булачак.
Үлән чабучыларның берсе – Нургали абый Гайнетдинов икән. 44 ел Мәскәүдә яшәп, хатыны Рәйсә белән туган җиргә кайтып төпләнгәннәр.
– 20 ел троллейбус йөрттем, аннан АТП начальнигы булдым. Өч улым Мәскәүдә калды, без кайтып киттек. Алар авиация белән шөгыльләнә. Оныклар да монда әле. Тиздән хатынымның әнисенә 92 яшь тула. Улларыбыз барысы да әбиләрен котларга кайтачак. Авыл күңелгә якын. Әллә нәрсәсе дә юк кебек, әмма барыбер үзенә тарта. Кеше чит илгә ялга йөргәндә, без ел саен авылга тартылдык, – ди Нургали абый. – Мәчет калын нарат бүрәнәләрдән төзелгән. 45–50 сантиметр диаметрлылары да бар. Авыл яшьләре дә төзергә булышкан. Без яшь чакта мәчеткә бабайлар күп йөри иде. Гает намазларына баргаладык. Авылдашлар ярдәм итеп тора. Сәдака ягыннан да, эштә дә... Мәчетнең подвалын җыештырдык. Зиратларны карап торабыз.
Безнең килүебезне ишетеп, Илдар хәзрәт тә кайтып җитте. Тумышы белән шушы авылдан. Ниятләре зурдан. 72 яшендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган. Авылда бер ел балалар укыткан. Хәзер хатын-кызларны гарәп хәрефләрен танырга, ислам нигезләренә өйрәтә. Музей ачарга исәбе. Район мәчетләренең фотоларын җыйган, тарихларын барлаган. Витриналарга заказ биргән инде. Дини бәйрәмнәрне уздыру өчен махсус бүлмә дә бар. Бик иркен гыйбадәтханә бу.
Галошыңны ки!
Хәзрәт әйтүенчә, авылда пропискада 200 дән артык кеше исәпләнә, йортлар саны 100 тирәсе. Олы яшьтәгеләр күбрәк. Шунысы сөендерә: яшьләр дә мәчеткә йөри.
– Җомгага 20–30 лап, Тәравихка 40 ка якын кеше җыела. Активлык бар. Үзбәк, кыргыз балалары да аз түгел. Бик тәртипле, итагатьле үзләре. Аягы авырткан картларның галошларына кадәр китереп бирәләр. «Булышыйкмы?» – дип кенә торалар. Дингә килүчеләр күп, әмма иман ныклыгы сайрак әле, – ди Илдар хәзрәт.
Халык мәчетне ничек саклап калган икән? Бу сорауны хәзрәткә дә бирдек.
– Әлеге мәчет халык акчасына төзелгән. Үргәагаркешеләре бердәмлеге белән аерылып торган. Сүттермәс өчен җыелышып сөйләшкәннәр. Обкомда таныш кеше дә булган. Ул кирәкле урынга хат язарга кушкан. Авыл кешеләре дә нык торган. Шул елларда муллалык иткән Бикмулла бабай, мәчет без, картларныкы, дигән. Муллабыз зинданга эләгә. 1943 елда кире әйләнеп кайтып, эшен дәвам иткән. Мәчетне алырга теләгән вакытта документын эзләгәннәр. Коръән китабы эчендә яшерелеп калган ул. Мәчеттә һәрвакыт намаз укылган, бервакытта да туктап тормаган. Хәзер дә бердәмлеген югалтмый халык. Мәчетнең юбилеен зурлап үткәрергә җыенабыз, – ди хәзрәт.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез