"Учлап дару эчәсе дә килми, хәлемне ничек җиңеләйтим икән?" Сәламәтлеккә бәйле 5 сорауга ҖАВАП

Черки тешләгән урын шешеп чыга, тәм сизми башладым, тозлыдан соң гел тозлы ризык ашыйсы килә... Сәламәтлеккә бәйле сораулар әледән-әле туып тора.

Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина җавап бирә.

  1. Бер атнадан бирле цистит белән тилмерәм. Таныш табибым, каһвә белән мавыгуым аркасында да килеп чыккан булырга мөмкин, ди. Каһвә цистит китереп чыгара аламыни? Учлап дару эчәсе дә килми, хәлемне ничек җиңеләйтим икән?

– Теге яки бу ризык цистит китереп чыгара алмый. Һәрхәлдә, бу фәнни яктан дәлилләнмәгән. Дөрес, кофеин, исерткеч эчемлекләр, ачы ризыклар цистит белән авырган кешенең хәлен авырайта. Әмма алар мөстәкыйль рәвештә чир китереп чыгара алмый. Циститны халык медицинасы чаралары ярдәмендә дә җиңеп була. Үләннәрдән ясалган төнәтмә, ванналар аеруча популяр. Әмма алар дәвалау курсына өстәмә рәвешендә генә кулланылырга тиеш. Цистит вакытында халык медицинасы белән артык мавыксаң, вируслар корсак куышлыгына кадәр үк таралып, бөер ялкынсынуга (пиелонефрит) ук китерергә мөмкин.

  1. Ферритиным түбән. Берничә төрле дару эчүнең дә файдасы булмады. Ферритинны тагын ничек күтәрергә була?

– Ферритин һәм гемоглобины түбән булган кешеләргә ит, бавыр ашарга киңәш ителә. Алар аша организм тимернең 30 процентын үзләштерә. Соя, борчак, ясмык кебек кузаклыларда күп, карабодай боткасы, алма да тимергә бай. Шунысын да истә тотарга кирәк: сөт ризыклары организмга тимерне үзләштерергә комачаулый. Шуңа күрә кандагы ферритин, гемоглобин дәрәҗәсе түбән булган кешеләргә сөт ризыкларыннан баш тартырга кирәк. Чәй, каһвә, исерткеч эчемлекләрдән дә баш тарту хәерле. Ашаганнан соң сок, компот эчеп куюдан да яхшысы юк. Алардагы С витамины, аскорбин кислотасы тимерне яхшырак үзләштерергә ярдәм итә.

  1. Баланы черки тешләсә, ул урын кызарып, шешеп чыга. Бу нәрсәгә бәйле икән?

– Дөрестән дә, кайчак черки тешләгән урын шешеп, кызарып чыгарга мөмкин. Аннан куркырга кирәкми. Әмма бу очракта тешләнгән урынны яхшылап эшкәртергә кирәк. Иң элек агып торган чиста су яки кер сабыны белән черкинең тәндә калган төкереген юып төшерергә кирәк. Аны фурацилин яки составында спирт булган катнашма ярдәмендә чистартсаң да була. Шешкән урынга туңдыргычтан алынган салкын әйбер яки боз куеп торсаң яхшы. Алга таба черки тешләгән урынга антигистамин гель яки аллергиягә каршы мазь сыларга кирәк. Антигистамин дару эчсәгез дә черки тешләгәннән соң пәйда булган шеш тә, кычытуы да тизрәк бетәчәк. Черки тешләгәннән соң кеше косса, температура күтәрелсә, күңел болганса, сулыш алу кыенлашса, тиз арада табибка күренергә кирәк. Черки  авыз, тамак, күз турысын тешләсә, ул тешләгән урын шешеп, үлекләп чыкса, кычытуы 3–4 көннән соң да бетмәсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

  1. Тешләргә протез кия башладым. Шуннан соң авызым тәм сизми башлады. Бу шуңа бәйле була аламы?

– Бәйле була ала. Өске казналыкларда тәм тою рецепторлары урнашкан. Протез кигәндә алар тулысынча каплана. Шуңа күрә кеше ашаган ризыгының тәмен дә сизмәскә мөмкин. Әмма тәм сизми башлау башка чир билгесе дә булырга мөмкин. Шуңа күрә сезгә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакытында чарасын күрмәсәң, тәм сизмәү аркасында кешенең киләчәктә ашказаны эшчәнлеге бозылырга, хәтта паралич, инсульт сугарга мөмкин.

  1. Тозлы ризык ашагач, ник гел тозлыны ашыйсы килеп тора?

–  Тоз кешенең баш миенә тәмәке кебек тәэсир итә. Аны активлаштырып җибәрә. Шуңа күрә тозлы ризыктан соң тагын тозлыны ашыйсы килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре