Бу яңалык юлдагы иминлекне арттыра алырмы?
Питрәч районының Көек авылында яшәүче Фирая Сибгатуллина бу яңалыкны шатланып кабул иткән. Бәлки шуннан соң тынычлап яши башларбыз, дип өметләнә ул. Ник дигәндә, шул питбайклар аркасында бистә халкы яз ахыры – җәй җитүне коты алынып көтә икән. Аз гына җир кибүгә, урамнан квадроцикл, питбайкта җилдерүче балалар саны арта. Баласына шундый транспорт тоттырган ата-аналар белән дә сөйләшеп, әрләшеп арыган алар.
– Ул нәрсәләр күпме баланың башына җитте бит инде. Һаман шуларга карата бер чара күрмиләр, дип аптырап йөри идек. Бәлки балаларга питбайк сатуны тыйсалар, дөрестән дә, файдасы булыр. Юкса хәзер аны бала интернеттан үзе дә сатып ала, диләр бит, – ди Фирая ханым. – Узган ел бөтен җәйнең ямен алдылар ул замана балалары. Урамга чыгар хәл юк, шунда утырып, борын төбеннән выжылдатып үтеп китәләр. Шунда ук җәяүлесе дә, машинасы да йөри. Аның бит әле тавышы гына да ни тора! Ата-аналарга кисәтү ясасаң, кайберләре җикеренә үк башлый, баласын яклап, тавыш куптара.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, узган ел Татарстан юлларында мотоцикллар аркасында 21 кешенең гомере өзелгән. Быел 16 кеше үлгән. Мондый һәлакәтләрдә бала гомерләре өзелү аеруча аяныч, ди юл сагында торучылар. Яңа закон әнә шундый фаҗигаләре санын киметергә ярдәм итәр дип өметләнәләр дә инде.
Проект авторлары белдерүенчә, бу яңалык гамәлгә керә калса, үсмерләргә питбайк сату тыелачак. Мондый кәттә уенчык сатып аласы килсә, аның кулында махсус спорт мәктәбен тәмамлавын раслаган белешмә булырга тиеш. Моннан тыш, яңа закон нигезендә питбайк белән зур юлларга чыгуны да тыймакчылар. Алар белән илнең Спорт министрлыгы тарафыннан билгеләгән махсус урыннарда гына җилдереп булачак. Моннан тыш яңа закон ярдәмендә яшүсмерләргә АЗСларда бензин һәм дизель ягулыгы сатуны да тыймакчылар. Билгеле булганча, Татарстанда андый закон кабул ителде инде. Димәк, Мәскәүдә дә ишеткәннәр.
Яңа закон һәрвакыттагыча төрле фикерләр уятырга өлгерде инде. Ил халкының күпчелеге үсмерләргә питбайк сатуны тыю гына түгел, анда утырган өчен җаваплылыкны да арттыру яклы. Узган ялларда гына Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин МАХ кушымтасында бу уңайдан махсус сораштыру урнаштырды. Анда катнашучыларның 98 проценты питбайкта җилдергән балалар өчен җаваплылыкны арттырырга кирәк дип белдергән. Баласына шундый куркыныч уенчык алып биргән ата-ана өчен җәзаны көчәйтергә кирәк, дип санаучылар да шактый.
Казандагы прокатка питбайклар бирә торган оешма хуҗасысы Алмаз Шәмсетдинов та шул фикердә. Депутатлар тарафыннан әзерләнгән яңа законны исә юкны бушка аудару дип саный ул. Питбайклар катнашындагы һәлакәтләр кимесен өчен, бөтенләй башка чаралар күрергә кирәк, ди Алмаз.
– Бу закон һаман да шул нәрсәнедер тыюга гына кайтып кала. Уйлап карасаң, питбайкны бит инде гадәттә, бала түгел, ата-ана сатып ала. Аның белән махсус җиһазландырылган җирдә генә йөрергә, анда утырыр алдыннан махсус әзерлек узарга кирәк дигән таләп тә яңалык түгел, – ди ул. – Шул ук махсус җиһазландырылган урыннар турында сөйләргә яраталар. Ә чынлыкта алар җитәрлекме соң? Ышанасызмы-юкмы: бездә бала мотоспорт белән җентекләп шөгыльләнә алсын өчен, бөтен республикага нибары өч махсус мәйданчык бар. Шуларның берсе – Чаллыда, калган икесе – Яшел Үзән белән Биектауда. Бу – нәкъ менә дәүләт ярдәме белән эшләгән мәйданчыклар. Балалар өчен ачылган мондый шәхси мәктәпләр дә бар, билгеле. Әмма алары да бармак белән генә санарлык. Шуңа күрә бу законны кертергә уйлагач, балаларга мотоспорт белән шөгыльләнү өчен шартлар-мөмкинлекләрне дә арттырырга кирәк.
Рөстәм Гарипов, Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе башлыгы:
– Бу проблема бер бездә генә түгел, башка төбәкләрдә дә бар. Шуңа күрә питбайкларга каршы мондый закон кертелүне бик көттек. Аның нәтиҗәсе дә булыр, дип өметләнәм. Шул питбайк аркасында күпме баланың гомере өзелде, никадәре имгәнде бит. Закон кирәк, әмма үзебездән дә күп нәрсә тора. Иң беренче чиратта әти-әниләр аң булсын: баласына андый куркыныч бүләкләр ясамасыннар иде. Якын кешесе ясаган мондый бүләк аркасында туган көнендә үк гомере өзелгән балалар шактый булды. Питбайк башка транспорт чарасы кебек үк теркәлү узарга, аны махсус таныклыгы, экипировкасы булган кеше генә идарә итәргә тиеш. Аның белән олы юлларга чыгарга да ярамый. Ул – спорт инвентаре, шуңа күрә аның белән махсус мәйданчыкларда гына йөрү рөхсәт ителә. Чынлыкта, моның нәкъ киресе күзәтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез