Талантлы скрипкачы һәм дирижер, Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты, Уфада туып-үскән Рөстәм Сөләйманов кинәт вафат булган. Аңа 47 яшь иде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы журналистына музыкантның якыннары хәбәр иткән.
Элекке елларда Рөстәм Сөләйманов Башкорт опера һәм балет театрының симфоник оркестрын җитәкли, Башкортстан Милли симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры була.
Сөләйманов Рөстәм Салих улы 1977 елда Стәрлетамак шәһәрендә туган. Аның әтисе Салих Сөләйманов опера җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез