Уфадагы милләттәшебез Гөлшат Сафина: «Кешегә аралашу җитми»

Бар кая барып чыгарбыз, бетәбез, дип зарланып утыручылар, бар бетмәс өчен нидер эшләүчеләр. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез мондый эшләре белән безгә аеруча үрнәк булып тора. Уфада гомер итүче Гөлшат Сафина татар телен, мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру өчен күп проектлар тормышка ашыра.

– Гөлшат, син – Башкортстанда «Татар телен яратучылар клубы»н  оештырган кеше. Бу эшкә сине нәрсә этәрде?

– Бу клубны оештыру теләге күптән бар иде. Курслардагы шикелле телне өйрәнеп утыру гына түгел, ә тамырларыбызга мәдәният, тарих, фольклор аша якынаю мөмкинлеген булдырырга теләдем. Халык арасында, төрле матбугат чараларында туган телебезнең юкка чыгуы турында күп сөйләшәләр. Дипломында «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» дип язылган белгеч халкына ничек ярдәм итә ала дип уйладым. Шулай итеп, 2017 елда Уфада «Татар телен яратучылар клубы»н оештырдым. Татар телен, мәдәниятен һәм милли үзенчәлекләрен өйрәнү өчен ике төркем җыйдым. Проект якынча өч ел дәвам итте, клубны саклап калу өчен мин бик күп көч сарыф иттем. Ә аннары көчем бетте.

Клуб эшчәнлеге тукталса да, татарларны берләштерү теләге яшәп калды. Нәтиҗәдә 2020 елда «Татар Dress» проекты туды. Аның шигаре: «Үткәннәребезгә сокланып, киләчәккә өмет белән». Проект татар үзенчәлеге булган кием элементларын гадәти тормышка кертүне күздә тота. Бу – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге тарафыннан оештырылган күргәзмә. Без аның быел өченчесен үткәрдек. 2020 һәм 2025 елдагылары «Башкирия» үзәгенең диварларына эленде. 2022 елдагысы социаль челтәрләрдә сакланып калды. Өч фотосессиядә дә билгеле шәхесләр катнашты. Алар үз социаль челтәрләрендә проект турында сөйлиләр, бу милли кием элементларын популярлаштырырга, хәтта элек мондый эшкә битараф булганнарда да туган телгә кызыксыну уятырга ярдәм итә.

– Быелгы «Татар Dress»ның үзенчәлеге нидә?

– Күргәзмә ачылышы мин көткәннән дә яхшырак узды. Әлбәттә, әзерлек барышында билгеле бер кыенлыклар да чыгып торды. Ләкин соңгы айда «Татар Dress» тирәсендә проектны якларга әзер кешеләрдән торган көчле команда формалашты. Башкортстанның атказанган артисты Айгөл Габдуллина белән бергә сценарий төзеп, ул чараны югары дәрәҗәдә үткәрде. Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова («Татар Dress-2» катнашучысы да), Башкортстанның атказанган артистлары Алмаз һәм Айдар Юнысовлар үз чыгышлары белән күпләрнең күңелендә йоклап яткан милли кодны да «уяттылар».

– Гөлшат, син бу эшләрне кемдер кушканга эшләмисең. Каян көч табасың?

– Ниятең изге, саф булганда, юллар үзеннән-үзе ачыла икән. Андый чакта үземә фикердәшләр эзлим. Алар һәрвакыт минем янымда. Киңәшләшер, уртага салып сөйләшер кешең булу кирәк. Минем остазларым бар. Бөтенләй көчем беткәндә, үземә ял бирергә өйрәнә башладым. Менә сүнәм, дип торганда, Аллаһының аркамнан сөеп куйганын сизәм. Көтмәгән кеше ярдәм кулы суза, канатландыргыч сүз әйтә. Шуларга ышанып, тагын да яңа көч белән алга таба бара башлыйсың. Әле узган чара турында һаман да матур теләкләр, рәхмәт сүзләре килеп тора. Казахстаннан катнашкан кунаклар – Актүбә шәһәреннән килгән табиблар да: «Мондый чара күргәнебез юк иде», – дип, үз туган телләрендә рәхмәт әйтте. Аңлаштык. Менә шулар ничек көч бирмәсен инде?!

– Гөлшат, Уфадагы милләттәшләребезне тагын нинди проектлар белән сөендерәчәксең?

– Өч проектымны үстерүне дәвам иттерәчәкмен. «Татар Dress»; «Текә татар» – ачык интервью форматында. Биредә 45 яшькә кадәрге аудитория танылган җырчы, блогер яки композитор белән турыдан-туры, рәсми булмаган шартларда аралашу мөмкинлеге ала. «Бәдән ни дәшә» – медицина һәм психология киселешендә барлыкка килгән очрашулар. Максат шул ук: Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезне берләштерү. Әлеге проект нигезендә хәзерге заман татар кешесенә кызыклы булган шәхесләр белән очрашулар, сөйләшүләр ята. Мондый проектлар, әлбәттә, бик кирәк. Тормыш мәсьәләләре белән арып беткән кеше күңеленә шундый җанлы сөйләшүләр файдалы. Бу өч проектны да мин Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге канаты астында алып барам. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: проектлар бушлай һәм аларда теләгән һәркем катнаша ала.

– Үз проектларын булдырырга теләгән, ләкин беренче адымны ясарга курыккан кешеләргә нинди киңәшләр бирер идең?

– Беренчедән, әгәр башыгызда берәр уй-фикер бар икән, хәтта курку хисе булса да, күз курка, куллар эшли дигән принципка таяныгыз. Психологларның һәрвакыт әйтә торган киңәше бар: әгәр башыгызга саллы гына идея, сезне рухландыра торган фикер килә икән, шушы эшне эшләргә үзегездә көч-куәт тоясыз икән, ул юнәлештә 72 сәгать дәвамында нәрсәдер эшли башларга кирәк. Һәрвакыт үзегезгә идеягез белән ярдәм итәрлек, максатыгызга барырга этәргеч бирерлек кешеләр белән күбрәк аралашыгыз дигән тәкъдимем дә бар. Гел тискәре сүзләр әйтүчеләрнең йогынтысына бирелмәгез. Мин һәр эшне дә Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, Аннан ярдәм сорап башлыйм. Сез дә Аңа ышаныгыз. Барысы да килеп чыгачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре