Угледар хастаханәсе бинасы өстендә Татарстан флагын Чистай егете күтәргән

Угледар хастаханәсе бинасы өстендә Татарстан флагын Чистай егете күтәргәнлеге мәгълүм булган. Чистай районы хакимияте башлыгы Дмитрий Иванов сөйләп үткәнчә, хәрбинең исеме – Руслан. Ул махсус хәрби операция зонасында сержанттан мотоукчылар взводы командирына кадәр юл үткән, дип яза “Татар-информ”.

“Руслан үзенең осталыгы, тырышлыгы белән офицер погоннарына ия булуга ирешкән. Хәрби бурычын намус белән үти. Чулман елгасы буенда урнашкан шәһәребез, гомумән, бөтен республика синең белән, дошман өчен стратегик мөһим булган, бик тә ныгытылган шәһәрне яулаган егетләр белән горурлана!” – дип билгеләп үткән Иванов.
Исегезгә төшерәбез: Угледарда бер бина түбәсенә 430нчы полк штурмовиклары Татарстан флагын урнаштырган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре