Кичке ашта аксым һәм клетчатка булырга тиеш. Шуңа күрә кичен балык, диңгез продуктларына яки яшелчә белән тавык итенә, шулай ук йомырка калҗасы яки эремчеккә өстенлек бирергә кирәк.
«Балык һәм диңгез продуктлары, аеруча пешергән очракта, иң кыйммәтле, җиңел үзләштерелә торган аксым чыганагы булып тора. Шулай ук йомырка, эремчек, тавык ите, кайвакыт майлы булмаган сыер ите дә ярап куячак. Иң мөһиме – аларны яшелчә белән ашарга кирәк», – дип сөйләп үткән табиб-диетолог Елена Устинова. Бу хакта «Российская Газета» яза.
Ябыгырга теләүчеләргә бу кагыйдәләрне үтәү аеруча мөһим. Табиб-диетолог кичке ашка майлы, бик тозлы, авыр ризыклар ашамаска, шулай ук углеводлар күләмен киметергә киңәш иткән.
Моннан тыш, белгеч әйтүенчә, йокларга 3-4 сәгать кала ашарга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез