Алдан кайгырта башлаганнар. Мошенниклар тарафыннан алдау-алдану очраклары турында көн дә ишетелеп торган хәбәрләр күпләргә сабак булган, ахрысы. Илдә интернет кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибар бирүчеләр арткан. Һәрхәлдә. «Яндекс Поиск» порталы белгечләре шулай дип ышандыра. Бер ел эчендә портал аша мошенниклардан саклану кагыйдәләрен сораучылар саны 75 процентка арткан. Алданмас өчен нәрсәләрне истә тотарга?
Авызың бер пешкәч, өреп кабасың икән. Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева, Камал театрына билет сатып алам дип, мошенник корбаны булганнан соң шулай ди. Хәтерләсәгез, данлыклы театрның яңа бинасы эшли башлаган гына көннәрнең берсендә шул рәвешле биш мең сум акчасыннан колак каккан иде ул. Бәхеткә, бу борчуының ахыры хәерле булды. Айгөл ханымга акчасын кире кайтардылар. Әмма ул вакыйгадан алган сабак истән чыкмый икән.
– Хәзер минем бөтен җирдә катлаулы логин-парольләр, ике факторлы аутентификация (теге яки бу порталга керер алдыннан логин-парольне башта телефонга килгән смс аша расларга кирәк. – Ред.) тора. Әле аларны да телефонда сакламыйм. Өйдәге блокнотка язып куям да кирәк чакта шуннан карыйм. Кызганыч, сәяхәт итәргә яраткач, бушлай вай-файдан еш файдаланырга туры килә әле. Кайбер аэропортларда, әйтик, аны кушу өчен телефон номерын гына түгел, паспорт мәгълүматларын да сорыйлар. Шул чакта куркыта инде, – ди җырчы.
Бүген илдә интернеттан файдаланучыларның барысы да диярлек (97 процент) ничек тә шәхси мәгълүматларын саклау ягын карый. Күптән түгел Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үзәге белгечләре тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Респондентларның 72 проценты шәхси логин-парольләрен беркайчан да телефоннан яки электрон почта аша СМС рәвешендә башка кешегә җибәрми икән. Сораштыруда катнашучыларның тагын бер ише (71 процент) банк картасы турындагы мәгълүматларны теләсә кайда сакламавын, антивирус программасы куллануын (62 процент), социаль челтәрләргә үзе турында шәхси мәгълүмат урнаштырмавын (62 процент) әйткән. Респондентларның 44 проценты, мошенник тозагына эләкмәс өчен, сәүдә үзәкләрендәге бушлай вай-фай хезмәтеннән дә файдаланмаска кирәк, дип саный.
Тикшеренү барышында белгечләр интернет киңлекләрдә саклык мәсьәләсендә яшь буынның күпкә аңлырак булуын да ачыклаган. Ә менә пенсионерлар, зур булмаган шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр, киберкурынычсызлык турында яңалыклар белән танышып бармаучылар ул яктан шактый калыша.
Ә мошенникларның алдау ысуллары көннән-көн яңара бара. Соңгы арада алар халыкны төп башына утырту өчен ясалма фәһем мөмкинлекләреннән дә файдалана башлаган. Аерым алганда хәзер алар халыкны кешенең тавышын, йөзен кабатлау юлы белән дә алдый башлады. Иң аянычлысы: күпләр әле мошенникларның шул рәвешле дә алдый алуыннан бөтенләй хәбәрдар түгел икән.
Казанның 73 нче мәктәбендә укытучы Лилия Шәрәпова да, бәласеннән башаяк дип, таныш булмаган номерлар шалтыратса, трубканы алмый.
– Телефонымда да андый чакта «спам» дигән язу чыга. Ул да уяулыкны югалтырга ирек бирми. Электрон почтага, Дәүләт хезмәтләренә үземчә бик катлаулы пароль куйдым. Аларын җимерә алмаслар дип өметләнәм. Һәр логин-парольне үзем генә беләм. Аларны беркемгә әйткәнем дә, күрсәткәнем дә юк, – ди ул.
Сентябрь башына алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан бирле мошенниклар заманча технологияләр ярдәмендә Татарстанда яшәүчеләрнең өч миллиард сум акчасын урлаган. Шул вакыт эчендә алар тарафыннан 17 меңнән артык җинаять кылынган. Мошенник корбаннары арасында – өч мең пенсионер, 211 яшүсмер һәм 250 мең беренче, икенче төркем инвалид бар.
Мошенник корбаны булмас өчен киңәшләр
* Электрон почтага килгән бөтен хатны ачып карарга димәгән. Башта аның кайдан, кемнән килгәнен яхшылап тикшерергә кирәк.
* Нинди дә булса сайтка керер алдыннан, бигрәк тә теге яки бу сылтама буенча акча күчерер алдыннан сайт адресын тикшерегез. URL адреста орфографик хаталар, артык хәреф-тамгалар булса, шикләнергә җирлек бар.
* Телефоныгызда ике факторлы аутентификация функциясе кушылган булсын.
* Сез куллана торган бөтен портал, банк кушымтасы, сайтларда үзегез генә белә торган мәгълүматлардан торган катлаулы логин-пароль торсын. Анда туган ел, урын, эш урынына бәйле мәгълүмат булырга тиеш түгел.
* Телефонга ниндидер кушымта йөкләтергә кирәк булса, аны рәсми сайт, интернет-кибет аша гына алыгыз.
* Телефонга килгән сылтамалар аша кермәскә, башта яхшылап тикшерергә кирәк. Аны якын кешегез җибәргән булса да, тынычланырга ярамый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез