Сөенче! Бу елның июленнән тупланма пенсияне алу тәртибенә үзгәрешләр гамәлгә керде. Моннан ары тупланма өлештә җыелган акчаны берьюлы алу эше җиңеләячәк, ди белгечләр. Тупланма пенсия кемдә һәм кайда бар?
Билгеле булганча, дәүләт тарафыннан картлык буенча түләнә торган пенсия ике өлештән тора. Болар – иминият пенсиясе һәм тупланма пенсия. Әнә шул ике күрсәткечне кушасың да, булачак пенсияң килеп чыга. Акчаның иминиятләштерелгән өлеше рәсми рәвештә эшләгән елларда туплана. Шуңа күрә ул эш стажына, пенсия коэффициентының минималь күләменә һәм хезмәт хакына бәйле. Хезмәт хакының 22 проценты күләмендә акча Социаль фондка күчерелә. Бу урында шунысын да искәртик: әлеге акча хезмәт хакыннан тотылмый һәм физик затларның кеременә салымга кагылмый, ул эш бирүче тарафыннан түләнә.
2002 елда пенсия системасына яңалык керде: Пенсия фондына күчерелгән акчаның бер өлеше (16 проценты) – иминият пенсиясенә, ә калганы (6 процент) тупланма пенсиягә китә башлады. Тик бу эш 2014 елда туктатылды һәм тупланма пенсиягә мораторий кертелде. Сүз уңаеннан, ул кат-кат озайтылды һәм әлегә 2025 елга кадәр гамәлдә. Гади тел белән әйткәндә, хезмәткәрләр өчен күчерелә торган акча алдагы кебек икегә бүленми. 22 процентның барысы да иминият пенсиясенә китә.
Ә моңарчы тупланма өлештә җыелган акча ни хәлдә? «Мораторий моңарчы тупланган акчаны төрле фондларга күчерү мөмкинлегенә берничек тә комачау итми. Җыелган акчаны нишләтергә икәнен һәркем үзе хәл итә. Аны Социаль фондта калдырырга яки дәүләтнеке булмаган пенсия бүлекләренә күчерергә ярый. Пенсия акчасыннан аермалы буларак, тупланма өлеш дәүләт тарафыннан индексацияләнми. Аннан керем генә алырга мөмкин. Элек тупланма өлешне пенсиягә чыккач кына алырга ярый иде. Хәзер мондый мөмкинлек 55 яшьтән узган хатын-кызларга һәм 60 яшь тулган ир-атларга бирелә. Дөрес, моның өчен картлык буенча пенсиягә чыккандагы кебек шартлар үтәлергә, ягъни эш стажы һәм пенсия баллары җитәрлек булырга тиеш. Ташламага ия гражданнар: Себердә эшләүчеләр, медицина хезмәткәрләре, тимер юлда эшләүчеләр, укытучылар кебек алдан пенсиягә чыгу хокукы булганнар тупланма өлешне тагын да иртәрәк ала башларга мөмкин. Тупланма пенсия кеше үлгәннән соң да юкка чыкмый. Аны мирасчыларга түлиләр. Акчаны кеше вафат булганнан соң алты ай эчендә алырга кирәк. Тупланма пенсия турындагы мәгълүматны шәхси кабинет аша белешергә мөмкин», – дип аңлаттылар Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлегенең матбугат хезмәтендә.
Моңа кадәр, суммасына карап, тупланма өлеш берьюлы (әгәр җыелган акча иминият пенсиясенең 5 процентыннан да кимрәк икән, ул берьюлы бирелде. – Ред.) яки өлешләп түләнде. Якынча саннарга караганда, 2024 елда илдә әлеге төр акчаны 209,9 меңнән артык кеше ала.
Бу елның 1 июленнән тупланма пенсияне җыелган акча күләме һәм пенсионерларның яшәү минимумыннан чыгып түләячәкләр. Ягъни тупланма пенсиянең айлык күләме пенсионерларның яшәү минимумының 10 процентыннан кимрәк булса, акчаны берьюлы алырга мөмкин булачак. Күбрәк икән, тупланма пенсияне айлап исәпләячәкләр. 2024 елда Россиядә пенсионерлар өчен яшәү минимумы 13290 сум тәшкил итә. Татарстанда әлеге күрсәткеч – 11296 сум.
Белгечләр исәпләп тә күрсәткән: тупланма пенсиянең айлык күләмен билгеләү өчен җыелган акчаны 264кә (264 ай – ул 2024 елда тупланма пенсияне түләү өчен фаразланган чор) бүләргә кирәк. Мәсәлән, «ВТ» хәбәрчесенең тупланма пенсиясе якынча 220 мең сум тәшкил итә. Аны алу хокукы быел җиткән очракта, тупланма пенсияне берьюлы түләгән булырлар иде (220000:264=833,3 сум).
Эдуард ВАФИН, Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе:
– Булачак пенсияне арттырам дип, пенсиянең тупланма өлешен ел саен бер фондтан икенчесенә күчерергә киңәш ителми. Моны бернинди югалтуларсыз биш елга бер тапкыр гына эшләргә ярый. Югыйсә инвестиция керемнәре исәпкә алынмый. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлаганда, иң элек аның эшчәнлеген тикшерергә кирәк. Аларның һәркайсының үз сайтлары бар. Фондның Иминиятләштерелгән затларның хокукларын гарантияләү системасына керү-кермәве дә мөһим. Бу нәрсә дигән сүз? Пенсиянең тупланма өлеше турында сөйләгәндә, гарантияләү системасы оешма ябылган очракта, дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерелгән тупланма өлешнең төп суммасын кире кайтару мөмкинлеген тәэмин итә. Ягъни фондка эшкә бирелгән акча югалмый. Ә менә инвестиция рәвешендә алган керем «яначак».
Тупланма пенсия кемнәрнең бар?
– 1967 елда һәм аннан соң туган, 2014 елга кадәр рәсми рәвештә эшләгән кешеләрдә.
–1953–1966 елларда туган ир-атларда һәм 1957–1966 елларда туган хатын-кызларда, әгәр 2002–2004 елларда рәсми рәвештә эшләгән булсалар.
– Тупланма пенсиягә өстәмә иминият кертемнәре түләп баручыларда.
– Ана капиталын булачак пенсиягә күчерүчеләрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез