Биш мәктәп, дүрт бакча һәм Казанның Сахаровурамына кадәр метро төзелеше. 2025 елда Татарстанда социаль-мәдәни объектлар кайда һәм кайчан төзеләчәк?
Ел башыннан бирле республикада 2,2 миллион квадрат метрга якын торак төзелгән. Бу хакта матбугат очрашуында республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев әйтте. Бу – еллык планның 69 проценты. Министр урынбасары сүзләренә караганда, сафка баскан торакның 75 проценты – шәхси йортлар. «Барлык төзелгән торакның 1,6 миллион квадрат метры шәхси торак төзелешенә туры килә. 550 мең квадрат метрдан да күбрәге – күпфатирлы йортлар», – диде ул. Министр урынбасары ачыклык та кертте: шәхси торак төзелешенә карата кызыксыну пандемия чорында арткан. «Таш диварларда «бикләнеп» калгач, халык шәһәр читендәге йортларга күбрәк өстенлек бирә башлады. Әлеге шаукым хәзер дә дәвам итә. Шул исәптән пандемия чорында төзелә башлаган йортларны сафка бастырып бетерәләр», – диде ул. Илшат Гыймаев фикеренчә, торак базарындагы катлаулы вазгыятькә дә карамастан, төзүчеләр еллык планны үтәячәк. «Быел 3,26 миллион квадрат метр торак төзү исәптә тотыла. Әлеге күрсәткеч 100 процентка үтәләчәк», – диде министр урынбасары.
Илшат Гыймаев илкүләм проектлар кысасында социаль-мәдәни объектлар төзүгә аерым тукталды. «Бу юнәлештә гомуми суммасы 8 миллиард 39 миллион сум тәшкил иткән 103 объектта төзелеш эшләре алып барыла. Шул исәптән 1 миллиард 961 миллион сум акча – республика бюджетыннан», – диде министр урынбасары. Аерым алганда, сәламәтлек саклау тармагында «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысасында 38 объект төзелә. Болар – республиканың 19 районында урнашкан 34 фельдшер-акушерлык пункты, шулай ук Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә, шул исәптәнбашкаланың Вишневка бистәсендә урнашкан дүрт медицина учреждениесе», – дип ачыклык керттеләрматбугат очрашуында.
Быел Татарстанда биш мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы сафка басачак. Апаста, Лаеш районының Комлы Кавал авылында һәм Казанның «Царево»торак комплексында былтыр төзелә башлаган балалар бакчаларын быел кулланышка тапшырганнар да инде. 18 спорт мәйданчыгында да эш беткән. «Быел төзелеш эшләрен тизләтергә һава торышы да булышты», – дип өстәде Илшат Гыймаев.
Төзелеш тармагы республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләреннәнберсен тәшкил итә. Соңгы җиде елда Татарстанда 20,8 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Әлеге күрсәткеч буенча республика ил күләмендә әйдәп бара торганнарның берсе булып тора. Татарстанда 2021 елдан бирле ел саен 3 миллион квадрат метрдан да күбрәк торак төзиләр. Чагыштыру өчен: 2010 елда әлеге күрсәткеч 2 миллион квадрат метрга якын тәшкил иткән. Нәтиҗәсе исә күз алдында: 2010 елдан бирле республикада бер кешене торак белән тәэмин итү күрсәткече 22,8 квадрат метрдан 30,3 квадрат метрга кадәр җиткән. 2030 елга кадәр исә аны 34 квадрат метрга кадәр җиткерү бурычы да тора. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасы кысасында гына да республикада соңгы берничә елда 5174 ишегалды танымаслык булып үзгәрде. Болар барысы да Татарстанда тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшләнә.
Төзелеш турында сөйләшкәндә, министр урынбасарыннан Казан метросының икенче тармагын кулланышка тапшыру вакыты турында да кызыксындылар. «Төзелеш мәйданында кичә генә булып кайттым. Эшләр график нигезендә алып барыла, моңа бәйле бернинди кыенлык та юк, – диде Илшат Гыймаев. – Бүгенге финанслау дәрәҗәсе, төзелеш эшләре барышы һәм уңай фаразлардан чыгып бәяләгәндә, Казан метросының икенче тармагының беренче өлеше, ягъни Фучикурамыннан Сахаров урамына кадәр, 2028 елда ачылачак дип уйлыйм. Шуңа күрә сабыр итәргә туры киләчәк».
Билгеле булганча, Казан метросының икенче тармагын 2019 елда төзи башладылар. Моңа кадәр Сахаров урамына кадәр булган дүрт станция 2027 елда ачылачак дип фаразланды. Ә Миллениумкүпере янындагы ике күпкатлы кунакханә быел төзелеп бетәчәк. «Киров дамбасындагы кебек үк, биредә дә юл чатындагы тавыштан саклый торганэкраннарны үтә күренмәлегә үзгәртмиләрме?» – дигән сорауга: «Моңа бәйле тәгаен карар юк», – дип җавап бирде Илшат Гыймаев. ЦУМ бинасындагы Халык һөнәрчелеге үзәге төзелеше дә быел гына бетмәячәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәүөчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгәашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез