Бала уйный-уйный тормышны өйрәнә. Бала уйный икән, димәк, ул өметле. Аның ниндидер максаты бар, вакыты бушка узмый. Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркка балалар нәкъ менә уйнарга дип җыелды. Республиканың балалар бакчалары арасында «Акыллы Уеннар» икенче республикакүләм чемпионаты узды.
Чарага 43 район һәм ике шәһәрдән 300 гә якын бала, аларның шуның кадәр үк әти–әниләре һәм 150 тәрбияче килгән иде. Уенда катнашырга теләп 700 якын гариза тапшырылган. Проектны «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашыра.
– Мин мондый дәрәҗәдәге кызыксынуны көтмәгән идем. Бик сөенәм шушындый өметле, киләчәкне үз кулларына алырдай яңа буын үсеп килүенә. Безгә уйлый һәм фикерли белә торган, илен, әти-әнисен, Ватанын, туган җирен сөйгән, милләтенең кадерен таный белгән яңа буын кирәк. Шушындый буын безнең нәкъ менә әлеге проектлар аша формалаша. Бу проект 150 комплект кына кайтарылган иде. Һәр комплектта ун уен. Әгәр дә ул тагын да күбрәк булса, кызыксынучылар да артыр дип саныйм. Без килгән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, Рәисебез Рөстәм Миңнехановка балалар бакчаларының күбесендә проектны булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә җыенабыз. Проектны тагын да кызыклырак уеннар белән тулыландыру турында да уйланырга кирәк, – диде чарада катнашкан ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.
 Марат Әхмәтов белдергәнчә, «Акыллы уеннар» проекты балага шәхес буларак формалашырга ярдәм итә. Аның фикерләү һәм сөйләм сәләте бергә үсә.
Марат Әхмәтов белдергәнчә, «Акыллы уеннар» проекты балага шәхес буларак формалашырга ярдәм итә. Аның фикерләү һәм сөйләм сәләте бергә үсә.
– Файдасы бар икәнлеге бүгенге залдан күренә. Балалар янып тора, битараф бер генә кеше дә юк. Уенның икенче ягы да бар бит әле, баланың телефонда утырырга вакыты калмый. Бу бик отышлы һәм файдалы проект. Моннан тыш бүген тәрбиячеләр, укытучыларга карата җәмгыятьнең, баланың, ата-аналарның мөнәсәбәтен дә сүтеп корырга кирәк. Шундый ихтыяҗ туды. Әти-әниләрнең күбесе соңгы елларда баласындагы ниндидер җитешсезлекләрдә бары тик тәрбияче яки укытучыны гына гаепләргә күнекте. Балага карата җаваплылык уртак булын онытырга ярамый, – диде ул.
«Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре генераль директоры Альбина Насыйрова белдергәнчә, «Акыллы уеннар» проекты гаилә бәйрәменә әверелә бара. Быел әти-әниләр генә түгел, ә әби-бабайлар да килгән.
– Балалар ел дәвамында “Акыллы уеннар” проектындагы уеннарны уйнап әзерләнә. Үзләренең сәлатләрен үстерәләр һәм ел ахрында нәтиҗә ясау өчен Казанга чемпионатка киләләр. Проектның төп максаты –балаларда татар теленә мәхәббәт уяту, туган телдә сөйләшү күнекмәләрен саклау һәм арттыру, мәдәниятебезне үстерү, уңышлы укыту системасын булдыру, балаларда шәхес формалашу өчен нигез салу, – диде Альбина Насыйрова.
Мамадыш шәһәренең “Бәләкәч” балалар бакчасы татар теле укытучысы Гөлия Сөнгатуллина, “Акыллы уеннар” проекты буенча җәй көне укулар узган. Быел исә чемпионатта катнашырга үзләре теләк белдердегәннәр.
– Бу уеннар татар телен үстерергә бик ярдәм итә. Кайбер уеннар логик фикерләүгә, кайберләре татар телен үстерүгә юнәлтелгән. Мәсәлән, “Кара-кара”, “Бу нәрсә? уеннарында саф татар телендә җавап бирергә кирәк, – ди Гөлия.
«Акыллы уеннар» программасының методисты һәм тренеры Гүзәл Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, мондый программа илебезнең бер төбәгендә дә юк.
– Шунысы сөенечле: елдан-ел чемпионатта катнашырга теләк белдерүчеләр саны да арта. Чемпионатка ел дәвамында балалар яратып уйнаган биш уен сайлап алынган.Һәрбер уен аерым күнекмәне үстерергә юнәлтелгән. Мәсәлән, “Нәрсә бу?” уены сөйләм телен һәм фикерләү сәлатен үстерә. “Кара -кара” уенын алсак, ул төркем белән уйный торган уен. Балалар төркемдә эшләргә өйрәнә. Уенчылар бары тик татар телендә генә җавап бирергә тиеш. Рус телендә җавап кабул ителми, – диде Гүзәл Мөхәммәтҗанова.
Гөлнар Галимова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез