Украина иминлек хезмәте Татарстанның кайбер депутатлары һәм дәрәҗәле затларын эзли

Украина иминлек хезмәте (СБУ) Татарстан депутатлары һәм дәрәҗәле затларын эзләүгә игълан итте.

Украина Эчке эшләр министрлыгы базасыннан алынган мәгълүматларга караганда, эзләү исемлегендә Айрат Фәррахов, Айдар Метшин, Илья Вольфсон, Илдар Гыйльметдинов, Азат Ягъфәров, Руслан Гаджиев, Рөстәм Кәлимуллин, Олег Морозов, Елена Ямпольская һәм Артем Прокофьев бар.

Моннан тыш, исемлеккә шулай ук КФУ ректоры Линар Сафин, Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие, Россия Герое Александр Лапин һәм Россия Федераль җыелышының Федерация советы әгъзасы Геннадий Емельянов та эләккән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре