Дәһли – Исламабад конфликты глобаль икътисадка тәэсир итми калмый. Аның беренче билгесе буларак алтынга бәя күтәрелә. Россиянең Илкүләм муллык фондында алтын өлеше байтак булуын искә алганда, федераль хөкүмәт өчен бу – сөенечле хәбәр. Фондның акчалата күләме автомат рәвештә үсә. Кара алтынга бәя төшү уңаеннан казнада акча кими һәм фондка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәге турында Силуановның рәсми белдерүе ишетелде инде. Финанс министры 450 миллиард сумны шуннан алырга җыенуын белдерсә, кайбер башка чыганаклар Илкүләм муллык фондындагы акчага ихтыяҗ 800 миллиард сумга җитәчәк, диләр. Бер уңайдан бюджетны да кисәргә туры киләчәк. Бюджет төзегәндә, министрлар фондка быел 1,8 триллион сум акча салырга планлаштырганнар иде. Салырга түгел, алырга туры киләчәк. Urals маркалы Россия нефтенең бәясе бүген 50 доллардан түбәнрәк. Сумның курсы нинди булуына карап, җир маеның бәясе бер долларга кимесә, бюджет 100–200 миллиард сум акча югалта. Ел башында кара алтын бәясе 60 доллардан югарырак булыр дип уйлаганнар һәм бюджет параметрларын шул санга тигезләп корганнар иде.
Нефтькә бәя күтәрелер дигән өмет юк. Согуд Гарәбстаны җир маен чыгаруны арттырырга ниятли. Ноябрь аена базарга өстәмә рәвештә тәүлеккә 2,2 миллион баррель нефть чыгар дип көтелә. Глобаль икътисадның түбәнәюе сәбәпле ягулыкка ихтыяҗ кимүен исәпкә алсак, сан бик зур. Бәяләрнең төшүе котылгысыз. Кара алтын чыгара торган төп илләрдә ниндидер гадәттән тыш хәл тумаса инде.
Нефть компанияләренең хәле бүген үк начарая. «Татнефть» I кварталга хисап игълан итте. Табыш һәм керемнәр масштаблы кими. Украина конфликтының чишелеш тапмавы хәлне авырайта. Россиянең энергетика тармагына яңа санкцияләр белән яныйлар. АКШның эчке эшләр министры Бургум безнең нефтькә карата икенчел санкцияләр турында: «Бу искиткеч идея булыр иде», – дигән. Глобаль кризис барлык санкцияләргә караганда да нәтиҗәлерәк. Санкцияләрдән качып була, кризистан юк.
Бюджетны бәя күтәреп тулыландыру да өметле эш түгел. Ашламага бәя ел дәвамында 20–30 процентка күтәрелгән. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре субсидия сорый. Казна буш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез