Газетага язылу

Украина солдаты туганына – Россия хәрбиенә әсирлеккә төшкән

Махсус хәрби операция зонасында гражданнар сугышы елларындагы вакыйгаларны хәтерләткән хәл булган. Абыйлы-энеле ике бертуган “баррикадаларның” төрле ягында калган.

Берсе – Украина армиясе ягында, икенчесе – Россия Кораллы көчләре сафында. Бәхеткә, алар сугыш кырында бер-берсенә атарга өлгермәгән: Украина хәрбие Россия гаскәрләренә әсирлеккә төшкән. Үз туганнарын күрү өчен…

Моңа исә энесе күндергән. Россиянең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова “ТАСС”хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, бу хәл Запорожье өлкәсендә булган.Омбудсменга ике солдат анасы мөрәҗәгать иткән. Ул гаиләсенең башта Украинада яшәве, соңыннан, махсус хәрби операция башланганчы, Россиягә күченүе турында сөйләгән.

Бер улы, авыру әбисен карарга кирәк булуы сәбәпле, Украинада калырга мәҗбүр булган. Шулай итеп, Россиядәге улы – үз ихтыяры белән, Украинадагысы – мәҗбүриләп фронтка киткән. “ТЦК (Украин аның территориаль комплектлау үзәге – Россиянең хәрби комиссариатыкебек оешма) аны мәҗбүриләп фронтка озаткан, анда ул әсирлеккә төшкән.

Гади генә очрак түгел: абыйлы-энеле ике кеше сугыш кырында очрашып, берсе икенчесенә сабак биргән”, – дип сөйләп үткән Москалькова. Абыйсы – Крамат орскидан Украина кораллы көчләре сафларына мобилизацияләнгән. Энекәше – Россия солдаты. Ике якта калган ике туганбер-берсенә якын урнашкан позицияләргә эләккән. Алар телефон аша сөйләшергә җай тапкан. Украина солдаты, энесенең киңәшен тотып, “Волга” ешлыгына чыккан һәм әсирлеккә төшкән. Хәзер ул Россиядә калып, Россия Федерациясе гражданины булырга ниятли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре