Кичә Чаллының 54нче гимназиясендә, элеккеге укучылары, Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган Рәмис Заһртдинов истәлегенә мемориаль такта куйдылар. Хәрбине искә алу чарасына аның якыннары, укытучылары, сыйныфташлары, җитәкчеләр һәм депутатлар килде. Бу турыда «Шәһри Чаллы» хәбрә итә.
Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов сүзләренчә, Рәмис үсеп киләчү яшь буынга батырлык үрнәге булып тора. «Без чын Ватан сакчысы тәрбияләп үстергән ата-ана каршында түбәнчелек белән башыбызны иябез. Улыгызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Чиксез рәхмәт сезгә», - диде җитәкче үз чыгышында.
Әлеге сүзләргә мәктәп җитәкчелеге дә кушылды. «Укучыларыбыз өчен Рәмис зур бер ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора. Аның мисалында әле бик күп балалар тәрбияләнеп үсәр», - дип хис-тойгылары белән уртаклашты гимназия директоры Рамил Исаев.
Чарада катнашучылар Рәмиснең тормыш юлын да хәтерләрендә яңарттылар. Мәгълүм булганча, егет 2005 елда гимназияне тәмамлагач, Казан танк училищесына укырга керә. Аннары Советлар Союзы Маршалы К.К.Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомум хәрби команда училищесына күчерелә. Офицер дәрәҗәсенә ирешә. Алтай краенда 3 нче мотоукчылар батальоны командиры булып хезмәт итә. Хәрби операция башлангач үз теләге белән ил сагына китә.
Хезмәттәшләре сүзләренчә, ул иң авыр чакларда да бәрелеш кырын калдырмый. Каты яралануы нәтиҗәсендә 3 тапкыр эвакуацияләнергә тәкъдим итсәләр дә артка чигенми. Тик ни кызганыч, 8 майда аның гомере өзелә.
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, Рамис Заһртдинов вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. 15 майда ул Чаллының Яшьләр зиратында җирләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез