Апас урта мәктәбендә көтелмәгән бик кызыклы очрашу булган. Махсус хәрби операциядә катнашучы Рамис Фәсхетдинов 8Б сыйныфы укучысы Александра Харитонованы үз күзләре белән күрергә килгән. Кызның алгы сызыкка җибәргән бик җылы хатын 6 ай буе бөти итеп саклаган ул, дип яза “Татар-информ”.
Александра хатны узган елның ахырында “Солдатка хат” акциясе кысасында язып салган. Ул чагында бик күп укучылар хәрбиләргә теләктәшлек хатлары юллаган булган.
Апас мәктәбендә укучы кызның исән-имин өенә әйләнеп кайту теләге солдатның күңеленә шуның кадәр тигән: ул, ике дә уйламыйча, хат авторы белән күрешергә булган.
Кыз, үзе белән күрешергә дип бүләк күтәреп кайткан хәрбине күреп, гаҗәпсенү катыш бик сөенгән. “Мондый җылы мизгелләр күңелнең иң нечкә кылларына тия! Ватаныбызны саклаучы хәрбиләрнең барысы да якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтсын иде!” – ди Александра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез