«Без канатка биеклектән куркуыбызны җиңәр өчен генә менмибез, киртәләр аша узарга да өйрәнәбез. Физик культура дәресләре чыдамлылык, ихтыяр көче, командада эшли белү кебек сыйфатларны үстерергә тиеш», – диде ул.
Татарстанның спорт министры Владимир Леонов исә, 2025 елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, киләчәккә ниятләр турында сөйләде. Инде саннар теленә күчик.
Төзү һәм төзекләндерү
67,2%* – Татарстанда системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр өлеше (үсеш – 1,2%)
*Идел буе федераль округы буенча – 2 нче, Россия төбәкләре арасында – 5 нче урын
Хәзерге вакытта Татарстанда 12 133 спорт корылмасы исәпләнә. 2025 елда гына да 133 яңа корылма кулланышка тапшырылган, спорт инфраструктурасы үсешенә 12,5 млрд сум акча тотылган.
Республика спорт корылмаларында берьюлы 334 404 кеше шөгыльләнә ала.
Узган ел универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы (2013 елдан бирле гамәлгә ашырыла) буенча:
– 4 футбол манежы (Арча, Баулы, Кукмара һәм Менделеевск районнарында),
– 18 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән.
2026 елда Лениногорск, Алексеевск, Чүпрәле һәм Әлки районнарында тагын 4 шундый манеж һәм барлыгы 9 спорт мәйданчыгы калкып чыгачак.
2025 елда спорт объектларын капиталь төзекләндерү программасы (2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла) буенча 21 корылмада 650 млн сумлык ремонт эшләре башкарылган. 2026 елда тагын 22 спорт объекты яңартылачак, моңа 850 млн сум акча бүленгән.
Республикада физик культура һәм спорт тармагын финанслауның гомуми күләме, 25,7 млрд сумга җитеп, рекорд куйган.
Терәк булу
Хәзерге вакытта республика спорт-җайлашу мәктәбендә 507 спортчы шөгыльләнә, аларның 29 ы – СВО ветераны. Адаптив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче кешеләрнең гомуми саны – 72 мең.
2025 елда Татарстан Рәисе ярдәм итеп, районнарда әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен яңа филиаллар ачуга өстәмә 39 тренер ставкасы булдырылган. Хәзер мондый филиаллар саны – 16.
Уңышлар
Бүген республикада спортның 150 төре буенча шөгыльләнәләр. Россия җыелма командаларына Татарстаннан 1057 спортчы керә. 2025 елда безнең спортчылар Олимпия төрләре буенча гына да илкүләм һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда 1063 медаль яулаган. Шулардан:
322 – алтын;
358 – көмеш;
383 – бронза.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез