Газетага язылу

Укучыларның җәйге каникуллары кайчан башланачагын әйттеләр

Мәгариф министрлыгы җәйге каникулларның вакытын билгеләде. Ведомствода хәбәр итүләренчә, каникуллар 27 майда башланып, 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта, IX һәм XI сыйныф укучылары өчен уку елы тәмамлану Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесенә бәйле булачак.

Мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, тулы канлы ял мәктәп укучыларына көч һәм энергия тупларга ярдәм итә. Каникул чорында мәктәпләр каршында лагерьлар һәм балалар үзәкләре эшләячәген дә әйтте министр.

Укучылар спорт һәм сәламәтләндерү чараларында, конкурсларда, уен программаларында һәм мастер-классларда катнаша ала.

Министрлыкта шулай ук ел саен төбәкләргә каникулларның тәкъдим ителгән даталарын җибәрүләрен искәрттеләр. Шул ук вакытта, мәктәпләр графикны үз шартларын исәпкә алып үзгәртергә дә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре