• Фото: Pinterest

Укучыларыбыз сюрпризлар яратамы? Сораштыру

Көтелмәгән бүләкләрне кем генә яратмый икән? Баксаң, күңелле сюрпризларның үз бәйрәме бар хәтта! Ул 26 октябрьдә билгеләп үтелә. Сәхифәбез кунаклары сюрпризлар яратамы икән? Соңгы арада тормышларында нинди күңелле вакыйгалар булган? Без әнә шуны сораштык.

Бишкәк могҗизасы

Булат Хисмәтов, баянчы:

– Былтыр җәен без Татарстаннан делегация белән Кыргызстанның Бишкәк шәһәренә очтык. Татар-башкорт оешмасының юбилеенда катнаштык. Безнең делегация зур: Зәйнәп апа Фәрхетдинова, Зөфәр абый Билалов, Рифат Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессыннан Данис Шакиров, Ленара Кутеева. Концерт куябыз. Шунда мин Алма-Ата шәһәреннән дусларымны очраттым. Бәлки аларның Бишкәккә килүе ул кадәр шаккаткыч хәл дә булмагандыр. Ләкин дусларым – Шамил белән Данил, миңа әйтмичә генә, махсус күрешер өчен килгән иде. Минем өчен бу бик зур сюрприз булды! Шамил дустым концерт вакытында Зәйнәп апа белән җырлады да әле. Ахырдан шуның өчен: «Булат, беләсеңме, без бит Зәйнәп Фәрхетдинованы аудио тасмалардан гына тыңлап үстек. Аны беркайчан да күргән юк иде, ә бүген мин аның янәшәсенә басып җырладым. Рәхмәт сиңа, дустым, безнең өчен бу – онытылмаслык зур вакыйга», – дип, рәхмәт укыды. Минем өчен ул вакыйга ниндидер могҗиза сыман булып күренде. Татар халкының бик матур мәкале бар: «Бер күрешү – үзе бер гомер». Бик дөрес сүзләр бу!

Көн дә бәйрәм

Илүзә Әминова, коуч, психолог:

– Мин бик тә сюрпризлар яратам. Соңгыларыннан иң күңеллеләре – ул да булса тормыш иптәшемнең тун алып бирүе, уйламаган җирдән Мәскәүгә искиткеч матур очрашу-укуга бару мөмкинлеге булгандыр. Уйлап карасаң, минем тормышымда көн саен шундый сюрприз-бүләкләр булып тора. Әйтик, кичә генә бер кибеткә торт алырга кердем – хуҗасы күчтәнәч итеп чәкчәк бирде. Алдагы көнне кызларыма бүләк итеп – күлмәкләр, миңа бик тәмле өйдә пешерелгән ипи җибәрделәр. Мондый күңелле хәлләр шундый күп була көн дәвамында, санап бетергесез!

Picture background

Каз, үрдәк һәм башкалар...

Ризат Рамазанов, җырчы:

– 25 октябрьдә гомер бәйрәмемне каршылыйм – 34 яшь тула быел. Әмма без әлегә гастрольләрдә, шуңа бәйрәм итүне 26сына калдырдык. Димәк, минем өчен икеләтә бәйрәм инде бу. Ниләр генә бүләк итеп бетерерләр (көлә). Дөресен генә әйткәндә, Зинира аша да еш кына сорыйлар инде, Ризатка нәрсә бүләк итик, дип, ә миңа чын күңелдән котласалар да җитә. «Ватсап» аша түгел, шалтыратып, ихлас теләкләрен теләсәләр, күңелем була! Көтелмәгән бүләкләргә килгәндә, Башкортстанда, Баймак якларында концерт куйганда, сарык бәтие бүләк иткәннәр иде. Каз, үрдәк тә бүләк иткәннәре бар. Чын мәгънәсендә сюрприз! Берсендә бер тартма мунча себеркесе алып менделәр сәхнәгә. Тамашачыларыбыз бүләкләргә күмәргә ярата. Мең рәхмәт аларга! Ә чынында, ихластан бирелгән кечкенә бүләкне дә зур итеп кабул итә белергә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре