• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Укытучыга сүз әйтмәгез: педагогларның намусын һәм абруен яклау буенча комиссияләр барлыкка киләчәк

Укытучыларның намусын һәм абруен яклау буенча махсус комиссияләр барлыкка киләчәк. Россия Мәгърифәт министрлыгы шулай итеп бәхәсле очракларны хәл итәргә өметләнә. Педагоглар үзләре нәрсә ди? Белгечләр, әти-әниләр нинди фикердә?

– Комиссия педагогларны яклау өчен яңа мөмкинлекләр тудыра. Ул катлаулы бәхәсләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Безгә укытучылар үзләрен борчыган теләсә нинди мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итә алачак, – ди Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов.

Комиссияләрнең төп бурычы – укытучыларга карата әхлак нормаларының, хезмәт хокукларының бозылу очракларын, шулай ук аларга кагылышлы шикаятьләрне карау. Моннан тыш, мәгърифәт министры җитәкчелегендә педагоглар мәнфәгатьләрен кайгырту Советы эшләячәк.

Танылган педагог, Казандагы 2 нче гимназиянең элеккеге директоры Камәрия Хәмидуллина җиң сызганып бала белән эшлисе урынга хокук яклап йөрүне аңлап бетерми.

Минем тәҗрибәмдә андый ихтыяҗ булмады. Ул кадәр купайта торган нинди хәлләр була икән соң мәктәптә? Миңа калса, укучыларга кагыйдәләр кертү яхшырак булыр иде. Төп эштән читкә җәлеп итеп, юк белән шөгыльләнү дип кабул итәм мин моны. Укытучының эшчәнлеген гадел итеп бәяләргә кирәк. Балага да хөрмәт булырга тиеш, – диде ул. – Укытучыга карата әти-әниләрдән шикаять сүзләре ишеткән очракта, моңа бәйле барлык кешене дә кабинетыма чакыра идем. Чәй куеп, ахырга кадәр фикер алыша идек. Аңлашылмаучанлыкларга кулларын кысыштырып, кочаклаштырып нокта куя идек. Кайчак әти-әни белән баланың мөнәсәбәтләрен дә җайларга кирәк була. Хәзер монда һәрберсе өчен комиссия булдырыргамы? Минем аерып кына укытучы, бала, әти-әни белән сөйләшү гадәтем булмады. Күзгә-карап сөйләшергә кирәк.

Татарстан Әтиләр берлеге рәисе урынбасары, өч бала әтисе Әмир Мамин әйтүенчә, укытучылар якланмаган.

– Бу хакта әти-әниләр комитетлары белән дә фикер алышканыбыз бар. Соңгы вакытта укытучыларны яклауга бәйле сорау күп туа. Мондый комиссияләр булдыру кирәк дип саныйм. Төрле укучылар һәм әти-әниләр бар. Укытучылар якланмаган. Әти-әниләрнең бер яклы фикере кайчак тәҗрибәле укытучыларны да эштән китәргә мәҗбүр итә, – ди ул. – Минем улларым кадет мәктәбендә укый. Сыйныфта андый күңелсез очракларның булганы юк, шөкер. Әмма әти-әниләр белән очрашканда, укытучыларга бәйле бәхәсләр турында ишетеп торабыз. Мин укытучылар яклы. Аларның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк.

Чаллыдагы 48 нче лицейның рус теле укытучысы Зилә Валькаева әйтүенчә, кайчак бер гөнаһсыз укытучыга гаеп тагыла. Яшь укытучыларга тагын да кыенрак.

Балаларның төрлесе бар бит. Тәрбия, олыны олы, кечене кече итү, беренче чиратта, гаиләдән килә. Укытучы укырга кушкан икән, аңа колак салырга кирәк. Педагогларның абруе кимеде шул. Элек безнең яныбызга киңәш сорарга киләләр иде, – ди ул. – Кимсеткәннәре булмады. Әмма гаделсезлекләр белән очрашырга туры килде. Мәктәпне ташлап китәсе килгән очраклар булмады түгел. Андый чакта төннәр буе уйлый идем. Ахыр чиктә, мин өлкәнрәк, акыллырак булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килә алдым. Хәзер ул чакларны искә дә төшерәсем килми.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казандагы халыкара мәктәп директоры Нияз Гафиятуллин фикеренчә, укытучыларның мәнфәгатьләрен яклауның комиссияләргә калуы кызганыч, әлбәттә. Әмма бу – бүген укытучылар очрашкан күңелсез очракларны бетерү өчен уйлап табылган бер чара.

Уйлап карасаң, проблеманы закон рәвешендә дә хәл итеп була. Комиссиянең нинди вәкаләтләре бар, нинди сораулар каралачак – башта шуны карарга кирәк. Ни өчен закон ягыннан бу мәсьәләне хәл итеп булмый? Педагогларга ярдәм итүне күздә тоткан һәр нәрсәне хуплыйм. Аны куллану тәҗрибәсе файдага булыр дип өметләнәм, – ди ул.

Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов исә элеккеге вакытларны искә төшерде.

Безнең заманда укытучының абруе зур иде. Минем әти-әнием – укытучылар. Алар авыл халкы өчен маяк кебек иде. Донбасстан, чит өлкәләрдән кунакка кайткан укучылары өебезгә килеп хәл белешә иде. Үземә дә укытучыларым һәрвакыт үрнәк булды. Гел сагынып искә алам, – дип фикер йөртә ул. – Бүген мәктәпләрдә белем бирүчеләр дә яшь буынга алга таба барырга омтылыш бирергә тиеш дип саныйм. Укучылар бит үзләренә булган мөнәсәбәтне киләчәк буынга да җиткерәчәк. Закон кысасында гына баланы тәрбияләп булмый. Бу сыйфатлар укытучыга табигатьтән бирелергә тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре