Укытучыларны мыскыл иткән яки кыйнаган укучыларга каты җәза бирергә – хәтта мәктәптән куып чыгарырга кирәк, дип саный РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча Совет рәисе Валерий Фадеев. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Укытучыны мыскыл итеп, аны кыйныйлар икән – бу бөтенләй гамәлгә ярамый. Мондый укучылар каты җәзага тартылырга тиеш. Әгәр дә укучылар үзләрен шулай тота икән – мәктәптән куарга кирәк», - дип белдерде җәмәгатьче журналистларга, интернетта укучыларның агрессиясе белән видеоны шәрехләп.
Фадеев фикеренчә, мондый укучы белән алга таба нәрсә булачагы турында аның әти-әнисе уйларга тиеш, әмма андый кешегә «мәктәптә урын юк».
«Педагогны кимсетү һәм аңа карата көч куллануның яшүсмерләрнең шаяртуы белән бернинди уртаклыгы юк. Укытучыны кыйнау һәм мыскыл итү – норма түгел, моңа «каты җәза» булырга тиеш», – дип йомгаклады ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез