Нәрсә кисәң дә ярый! Юк, алай түгел. Укытучылар кием мәсьәләсендә артыгын кылана алмый. Әдәпне, чама хисен беләсе. Укучылар да матурлыкка игътибар итми калмый, билгеле. Тик укытучының хезмәт хакы өс-башын тәртипләргә, кибеткә йөрергә җитәме? Кием укытучының дәрәҗәсен күтәрәме? Мөгаллимнәрнең кием киштәсенә бер күзәтү ясыйк әле.
Гүзәлия Габделвәлиева, Чаллы шәһәренең 2 нче гимназия укытучысы:
– Матур киенергә яратам. Бу инде хезмәт хакына бәйле. Тарих, җәмгыять белеме фәннәрен укытам. Дәресләр күп, олимпиада, бәйге нәтиҗәләре дә начар түгел. Болар – вакыт һәм хезмәт сорый торган эш һәм яхшы бәяләнә. Әгәр бер ставкада укытып йөрсәң, киенү түгел, акча ашарга да җитмәс иде. Ашамлыклар кибетенә көн саен диярлек йөрсәм, киемгә ике атнага бер тапкыр барам. Бижутерия минем өчен әллә ни мөһим түгел. Ә менә сәгатьсез йөри алмыйм. Профессиональ чирдер, мөгаен. Соңга калырга яратмыйм.
1 сентябрь укытучы халкы өчен Яңа ел кебек. Август ахырында өс-баш яңарту 10 мең сумга төште. Ай саен киемгә якынча 3–4 мең китә. Чыгарылыш сыйныфың булса, май – июнь аенда чыгымнар тагын да күбәя.
Бездә укытучылар үзләре теләгәнчә киенә, әмма дресс-код бар. Джинсы, спорт киемнәреннән бары каникул вакытында гына йөрергә рөхсәт ителә. Укучылар матур, зәвыклы киенүгә игътибар итә дип уйлыйм. Укытучыны якын итәләр икән, матур сүзләрне дә кызганмыйлар.
Хәйдәр Зәйнуллин, Арча районы Кәче мәктәбе укытучысы:
– Кибеткә кием алырга сирәк йөрим. Берьюлы күбрәк итеп сатып алабыз. Матур, гади киенергә яратам. Бу минем өчен мөһим. Чөнки кешеләр белән еш аралашырга туры килә. Шашка ярышлары үткәрәм, башка чараларда катнашырга туры килә.
Кием-салымга акчаны кызганган юк. Хәмер эчмәгән, тәмәке тартмаган кеше болай да акчаны янга калдыра инде ул. Андый начар гадәтләргә елына 50–60 мең сум акча китәргә мөмкин. Бу суммага әллә нинди киемнәр алырга була. Күп ирләр өчен бер костюм берничә елга җитә. Бу миңа да кагыла. Физкультура укытучысы буларак, күбрәк спорт киеменнән йөрим. Мәктәптә үткән кичәләргә, жыелышларга костюм киеп, галстук тагып киләм. Затлы каеш, сәгать кебек аксессуарга исем китми. Элегрәк телефон булмаганда сәгать тага идек. Мәктәптә дресс-код бар. Укытучы ир-егетләр костюмнан, хатын-кызлар куе зәңгәр итәк, жилеттан һәм ак блузкадан йөри.
Рәмзия Галиуллина, Нурлат районы Күлбай Мораса мәктәбенең татар теле укытучысы:
– Укытучы киемгә зур игътибар бирергә тиеш дип саныйм. Чөнки өлкән сыйныф укучылары һәр адымыңны күзәтә. Без бит алар өчен үрнәк булып торабыз. Кибеткә йөрү һәр хатын-кызга да ошый инде ул. Мин дә кибетләргә йөрергә, матур киемнәр алырга бик яратам. Милли киемнәр аеруча ошый. Алардан матурлык, тыйнаклык бөркелеп тора. Шуңа да алмыйча, яныннан тыныч кына узып китеп тә булмас иде. Эшкә милли киемнән йөрмим, әмма бәйрәмнәр үткәргәндә киям.
Рәмзия Хөсәенова, Әтнә районы Күлле-Киме мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы:
– Хатын-кызның һәрвакыт гүзәл булып күренәсе килә. Азмы-күпме дәрәҗәдә мода артыннан күзәтеп барырга тырышабыз. Әмма укытучыга, мода артыннан куам дип, үзе теләгән киемнән генә йөрергә рөхсәт ителми. Гардероб артык чуар, кычкырып торган төсләрдән тормаска тиеш. Үзем зәңгәрсу, көрән, ак, кара төсләргә өстенлек бирәм. Артык җете төсләр укытучыга килешми дип саныйм. Иң мөһиме – балалар каршында өс-баш пөхтә, матур булсын. Мода артыннан кусаң, укучылар синең күлмәгенә генә карап, дәресеңне тыңламаячак бит. Мин гадилек яклы. Хезмәт хакыбыз кечкенә. Аны киемгә генә тотып булмый, билгеле. Гаиләне дә кайгыртырга кирәк. Ләкин сезонга карап, кирәк әйберләргә акчаны кызганмыйм.
Камил Абдулвахобов, Казандагы 175 нче гимназия директоры:
– Укытучылар – бар кешенең күз уңында. Безгә яхшы, пөхтә һәм тәртипле күренү мөһим. Шуңа күрә кибеткә кирәк булган саен йөрибез. Минемчә, һәр ир-атның гардеробында кимендә берничә костюм-чалбары булырга тиеш. Үземнең тантаналы чараларда кияргә – бер, шулай ук көндәлек тормыш өчен ике костюмым бар. Моннан тыш, образны галстук, каеш, аяк киеме белән тулыландырам. Эштә кыйммәтле сәгать такмыйм, әмма уңайлы электрон сәгатем бар. Әгәр кешегә тышкы кыяфәт һәм эстетик як мөһим булса, ул үз гардеробын яңарту җаен табачак.
Барлык укытучылар да матур киенергә, хезмәттәшләр арасында аерылып торырлык киемнәр сайларга ярата дип уйлыйм. Бу бигрәк тә коллективта яшьләр булганда күренә. Гимназиядә укытучыларыбыз гадәти уку көннәрендә эшлекле стильгә тугры кала. Тантаналы чаралар, кунаклар белән очрашулар, бәйрәмнәр вакытында бездә башка дресс-код.
Республикабызга рәхмәт. Укытучыларга елына бер тапкыр бирелә торган акча түләнә. Бу исә хезмәт хакын төбәктәге уртача эш хакы дәрәҗәсенә җиткерү мөмкинлеге бирә. Мисал өчен, Яңа ел алдыннан Казан укытучылары 70 000 сумнан артык түләү алыр. Укытучылар аны кирәкле ихтыяҗларына тотар.
Алсу Әгъләмҗанова, Мамадыш районының Олыяз мәктәбе укытучысы:
– Кибеткә күбрәк күтәренке кәеф, күңел тынычлыгы булганда йөрергә тырышам. Чөнки ул вакытта кием сайлау җиңел һәм нинди кием килешәсен дә беләм. Матур кием күңел халәтемә туры килә. Ләкин мода артыннан куып, ертык, артык ачык киемнәр кию яклы түгелмен. Җитдирәк киемнәр ошый. Ул гәүдәмә килешле булырга, җитешсезлекләрне капларга, уңайлы да булырга тиеш. Әмма минем образым бүтән кешедә кабатланмасын иде. Шунысы да мөһим.
Мин – башлангыч сыйныф укытучысы. Хезмәт хакым ошаган киемемне алырга җитә. Кием алырга акча кызганмыйм, кысып тотмыйм. Бу тормышта үзен яраткан, хөрмәт иткән киң күңелле матур кеше генә башкаларга күңел җылысын бирә ала. Һәм мин дә шундый кеше булырга тырышам.
Укучыларым да киемгә игътибар итә. Кечкенә булуларына карамастан, еш кына матур сүзләр дә әйтәләр. Пөхтәлек, зәвыклы кием укытучының укучылар алдында күпмедер дәрәҗәсен күтәрә дип уйлыйм. Шунысын төгәл беләм: балалар укытучының ачыграк төстә киенүен ярата. Матур кием кешене бизи. Ул тышкы һәм рухи яктан да үзгәртә ала.
Familia кибете уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, илдәге әти-әниләрнең 85 проценты, укытучылар мәктәптә билгеле бер дресс-код буенча киенергә тиеш, дип саный. Аларга педагогның җитди кыяфәттә булуы мөһим. Укытучы образын зәңгәр, көрән, соры кебек кычкырып тормаган төсләрдә күрәләр. Алсу, җирән төстәге ачык өс-башны мәктәптә киюне хупламыйлар. Ә менә сораштыруда катнашучыларның 45 проценты, укытучылар киенү кагыйдәләрен социаль челтәрләрдә дә үтәргә тиеш, дигән фикердә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!






Фикер өстәү
Фикерегез