Әле юллар кардан арына гына башласа да, урамнарда инде питбайк кебек куркыныч транспортта җилдерүче балалар күренә башлаган. Узган ялларда ЮХИДИ инспекторлары Казан үзәгендә шундый «тимер ат»та йөргән үсмерне тоткарлаган. Якын арада юлда үзе һәм башкалар өчен куркыныч тудырган мондый үсмерләр саны бермә-бер артачак, дип фаразлый алар. Ник дигәндә, мәктәпләрдә язгы каникул башланды. Иртә яздан соң җәе дә озак көттермәячәк. Узган елгы кебек питбайклар катнашындагы фаҗигаләр кабатланмасын өчен ни эшләргә?
Питрәч районының Көек авылында яшәүче Фирая Сибгатуллина яз ахыры–җәй җитүне коты алынып көтә. Ник дигәндә, аз гына җир кибүгә, урамнан квадроцикл, питбайкта җилдерүче балалар саны арта. Баласына шундый транспорт тоттырган ата-аналар белән дә сөйләшеп, әрләшеп арыган ул. Нәтиҗәсе юк чөнки.
– Ул нәрсәләр күпме баланың башына җитте бит инде. Һаман шуларга карата бер чара күрмиләр. Узган ел бөтен җәйнең ямен алдылар ул замана балалары. Урамга чыгар хәл юк, шунда утырып, борын төбеннән выжылдатып үтеп китәләр. Шунда ук җәяүлесе дә, машинасы да йөри. Аның бит әле тавышы гына да ни тора! Ул ата-аналар кая карый икән? Кисәтү ясасаң, кайберләре җикеренә үк башлый, баласын яклап, тавыш куптара. Мондый куркыныч нәрсәләрне җиңәргә теләсәләр, башта ата-аналарны акылга утыртырга кирәк, – дип саный Фирая апа.
Татарстанның дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов та гел шул хакта искәртеп тора. Кисәтүгә колак салган ата-аналар гына сирәк. Юкса ел саен иртә яздан кара көзгә кадәр балалар катнашында мондый юл фаҗигаләре теркәлеп торуны башкача ничек аңлатасың?
Рәсми саннардан күренгәнчә, узган ел шундый мототранспорт белән идарә иткән балалар катнашында 24 юл һәлакәте килеп чыккан. Аларда 3 баланың гомере өзелгән, 25 бала имгәнгән. Бу очракта төп җаваплылык әти-әни җилкәсендә! Журналистлар белән соңгы очрашуда Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин бу фикерне кат-кат искәртте.
– Әгәр шундый транспорт белән идарә иткән баланы туктатабыз яки ул юл һәлакәтенә очрый икән, ата-анасына карата үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен эш ачылачак. Үсмернең үзен учетка куячаклар, транспорт чарасы исә штрафстоянкага озатылачак, – дип ачыклык кертте ул. – Питбайк – спорт инвентаре гына. Шуңа күрә аның белән зур юлларга чыгарга ярамый. Аның белән махсус мәйданчыкларда гына йөрергә кирәк.
Башкача мөмкин дә түгел. Питбайк, квадроциклга утырган балалар китереп чыгарган кайсы гына юл һәлакәтен алма, барысында да әти-әнисе исеме алдан йөри. Алар балага бу «уенчык»ны үз куллары белән бүләк иткән, йә булмаса анда утырырга рөхсәт биргән.
Хәтерләсәгез, узган ел Яшел Үзән районының Дубровка бистәсендә багги (квадроциклга охшаган, юлсыз җирдән җиңел генә йөрергә мөмкинлек бирә торган транспорт. – Ред.) белән идарә иткән 10 яшьлек баланың гомере өзелде. Шушы «тимер ат»ы белән борылышта әйләнеп капланган ул. «Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәндә инде баланың гомере өзелгән була.
– Бу фаҗига урынына шәхсән үзем дә килдем. Фаҗига булырга берничә көн кала әти-әнисе малаена багги бүләк иткән булган. Ике көннән исә алар шушы куркыныч бүләк аркасында малайларын югалтты. Балага өенә кайтып җитү өчен нибары 20–30 метр ара калган булган. Тикшерү барышында бу транспортның куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәве дә ачыкланды, – ди Айрат Сәмигуллин.
Ни кызганыч, мондый аяныч очраклар турында ел да ишетергә туры килә. Узган елның августында Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында килеп чыккан фаҗигадә дә 15 яшьлек баланың гомере әти-әнисе бүләк иткән питбайк аркасында өзелде. Мондый хәлләрдән сабак алучы гына сирәк. Шуңа күрә юл сагында торучылар елның-елында әйтә килгән сүзләрен быел да кабатларга мәҗбүр: балаларга питбайк, скутер, квадроцикл кебек куркыныч уенчыклар бүләк итмәгез. Аларның бер файдасы да юк: бала имгәнергә, гомерлеккә инвалид калырга, үләргә мөмкин, дип кисәтә алар.
Фикер
Алмаз Шәмсетдинов, прокатка питбайклар бирә торган оешма хуҗасы:
– Питбайкка бәйле фаҗигаләр – иң беренче чиратта, ата-ана намусында. Күпләр балага шундый кәттә уенчык алып бирә дә вәссәлам. Анда ничек, кайда йөрергә кирәклеген аңлату, өйрәтүне кирәк тапмыйлар. Андый ата-аналарга штраф кебек җәза да аз. Бөтен кеше алдында бераз оятка калдыра торган хурлык тактасы кебек җитдирәк җәза уйлап табарга кирәк. Аннары мондый мототранспортта йөргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итә торган экипировкага да акча кызганалар. Әйтик, шул ук питбайкта йөргәндә шлем кию генә җитми, күкрәк читлеген, тез капкачын, терсәкләрне саклый торган өстәмә чаралар да булырга тиеш. Кайбер ата-ана баласына питбайк кебек җиһаз алыр алдыннан безгә баласын алып килеп, йөртеп, сынап карый иде. Шул рәвешле соңгы өч айда гына 20–30 ата-ананы бу уеннан кире кайтардык. Ләкин соңгы арада 18 яше тулган кешеләр белән генә эшли башладык. Бу шаукым безнең дә тынычлыкны алды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез