Үлемнән котылып калган югары дәрәҗәдәге чиновникның кем икәнлеге мәгълүм булды

Шушы көннәрдә Федераль иминлек хезмәте зиратта югары дәрәҗәдәге чиновникны үтерү омтылышын булдырмый калуы турында хәбәр иткән иде. Биредә Россия Иминлек советы Секретаре Сергей Шойгу турында сүз барырга мөмкин.

«ТАСС», «Московский комсомолец», шулай ук SHOT, Mash һәм Baza телеграм-каналлары шул хакта яза. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, җинаятьне, Украина махсус хезмәтләре кушуы буенча, бер төркем диверсантлар әзерләгән. 

Шойгу Мәскәүнең Троекурово зиратында туганнарының каберенә килергә тиеш булган. Әмма бу мәгълүматлар рәсми төстә расланмаган.

Исегезгә төшерәбез: 14 ноябрьдә ФСБ хезмәткәрләренең Россиянең югары дәрәҗәдәге чиновнигын үтерү омтылышын булдырмый калуы турында хәбәр ителде. Көч ведомствосы мәгълүматлары буенча, җинаятьне әзерләү өчен Киев 4 кешене (шул исәптән Үзәк Азиядән бер мигрантны) яллаган. Тоткарланучылар арасында – Россиядә яшәүче ике наркоман. Алар кулга алынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре