Кукмарада яшәүче Эльвира һәм Рамил Хәйруллиннар махсус хәрби операциядәге уллары Динарның чираттагы ялга кайтуын көтә. Армия хезмәтенә киткән егет килешү төзеп калган. Өлешчә мобилизация башлангач, иң беренчеләрдән булып Ватан сагына баса ул. Әтисе Рамил 23 яшьлек улының чын егетләрчә эш йөртүенә бик горурлана.
– Хатыным белән ике бала үстердек. Кызыбыз Айгөл кияүдә, инде онык сөябез, – дип сүз башлады Рамил. – Әниләре балаларга йомшак булса да, мин кырысрак тордым. Начар ният белән түгел, үземчә дөрес итеп тәрбия бирәсем килде. Яратуым чиксез аларны. Динарыбыз кечкенәдән мөстәкыйль булып үсте. 9 нчы сыйныфны бетергәч, Казанга китәм, диде. Укырга да керде, шул вакытта эш тә тапты. Кешеләргә әйбер ташыды. Мин аның оптимистлыгы, кыю булуы, әйткәнен эшләве тора-бара кимер дигән идем. Юк, шәһәр тормышы аны тагын да ныгытты гына. Казан энергетика көллиятен тәмамлап, кулына диплом алгач та, армиягә барачагын әйтеп шалтыратты. «Бер ел күп вакыт түгел, әти, чын ир-ат хезмәт итәргә тиеш», – диде. Ничек горурланганымны белсәгез иде! Дөрес үстергәнмен икән, дидем.
Улы армиягә киткәндә, Рамил теләк тели: «Сәламәтлегендә кимчелекләр табылмыйча, һава десанты гаскәрләренә эләксә ярар иде!» Әти теләге чынга аша. Динар Ивановодагы һава гаскәрләренә эләгә.
– Мин үзем дә – десантчы, энем дә махсус билгеләнештәге хәрби частьта хезмәт узды. Армиядә вакытта Динар ИЛ-76, АН-2 самолетларыннан һәм вертолеттан 11 тапкыр парашют белән сикерде, – дип горурлана Рамил Хәйруллин. – Улым, армиядә 6 ай хезмәт иткәч, миңа шалтыратты. «Әти, монда килешү төзергә тәкъдим итәләр», – диде. «Үзеңә кара», – дидем. Мин аңа бик ышанам. Нинди адым ясаса да, хуплаячагымны ул да белә. «Язмышыңны әлеге юнәлеш белән бәйләргә телисең икән, без каршы килмибез. Хәрби хезмәт ул – тормыш мәктәбе», – дидем. Өч елга килешү төзеде. Алты айдан соң ялга кайтты. Әмма 2022 ел башында аны ашыгыч рәвештә хәрби частьтан шалтыратып чакыртып алдылар. Укырга җибәрәбез, диделәр. Динарны, өйрәнүләр узу өчен, иң элек Белоруссиягә җибәрделәр, аннары Украинага күчерелде. Улыбыз махсус хәрби операция башланганнан бирле шунда.
Динар артиллерия полкында ике күчәрле «КамАЗ»ның йөртүчесе булып хезмәт итә икән. Әтисе әйтүенчә, шәхси составны кирәкле урыннарга алып бара һәм кайтара.
– Улым бер дә зарлануны белми. Ике атналык ялга кайтты. Ник бер борчый торган сүз әйтсен. Ул беркайчан да үз проблемаларын кешегә сөйләп йөрми. Әнисен дә борчымаска тырыша. Хатыным – бик сабыр кеше. Үзен тыныч тота. Әмма аны да аңлап була, ана күңелен беребез дә белми. Безнең алда сабырлык күрсәтсә дә, үз хәлен үзе генә беләдер инде. Ана бит ул. Әтиләргә дә җиңел түгел. Балам өчен горурлану яшәтә, көчле итә, – ди Рамил. – Махсус хәрби операция зонасында беркемгә җиңел түгел, хезмәтләре авыр һәм куркыныч. Егетләр землянкаларда яши, ашарга үзләре әзерли, кием-салымнарын да үзләре юа. Яныңда әниең юк шул. Тормыш мәктәбе менә шунда инде. Чыныгу да аласың, күп әйбергә өйрәнәсең. Дуслыкның кадерен, бердәмлекне аңлыйсың. Тормышның кадере арта.
Рамил әйтүенчә, Динар андагы хәлләрне сөйләми. Әти-әнисе дә төпченми икән. Әмма тормышка булган карашын күреп сөенәләр. Көзгә 24 яшен тутырасы улларының исән-имин йөрүен тели алар. Андагы егетләр 20 көннән 20 көнгә чиратлашып алгы сызыкка керә бит. Ул чагында тормыш туктап калгандай була, ди Хәйруллиннар...
Район һәм Казан волонтерлары, фронтка баргач, Динарны видеога да төшереп алганнар. Әтисенә дә җибәргәннәр. Шуларны карап, күңелләрен юаталар.
– Бер генә теләк белән яшибез: махсус хәрби операция тизрәк җиңү белән тәмамлансын иде. Һәркемнең өзелеп көткән кадерлесе исән-сау кайтсын, – ди Рамил.
Сүз уңаеннан, Динар Хәйруллин Ватанны саклаудагы казанышлары, хәрби бурычын үтәгәндәге батырлыклары өчен «Батырлык өчен», «Бөек Дон Гаскәре Дон казакларының Луганск округы», «Ватанга хөрмәт һәм батырлык» медальләре белән бүләкләнгән.
Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезедә, республикада контракт төзегән кешеләргә бер тапкыр түләнгән акча күләме 1,5 миллион сумга кадәр җитә. Тулырак мәгълүматны 8 (800) 222-59-00, 117 номерына шалтыратып яки heroes-tatarstan.ru сайтына кереп белешергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез