Чүпрәле районының Яңа Дуван авылында яшәүче Марат Исхаков – өченче буын умартачы. Аның бал, кортлар, җитештергән продуктлар турында шулкадәр тәмләп, яратып сөйләвен авыз ачып тыңладык.
– Умартачылык белән башта – бабам, аннан соң әти-әни шөгыльләнде. Әти вафат булганда, миңа 21 яшь иде. Үзеннән 15 ләп оя калды. Мин шуларны карый, тәрбияли башладым. Хәзер инде баш саннарын 60–70 кә тутырдым. Мин умартачылык белән яратып шөгыльләнәм. Бал кортларын алдап та, алар белән сүз көрәштереп тә булмый. Алар белән уртак тел табасың икән, эшләү бик рәхәт. Ул – бик төгәллек сорый торган хезмәт. Бер минут та соңга калырга, бүген эшли торганны иртәгәгә калдырырга ярамый. Барысын да үз вакытында эшләп барырга кирәк, – ди Марат Исхаков.
Өч ел элек Марат абыйның умарталыгында беренче апийорт сафка баса. Анысы сигез умарта оясы өстендә төзелгән корылмадан гыйбарәт. Бүген шундый ике йорт эшләп куйганнар. Һәр йорт ике кешегә исәпләнгән. Монда әйтеп бетергесез хуш ис аңкып тора. Бал кортлары чыгып чагар дип дә куркырга кирәкми, өйләреннән ерак китә алмыйлар.
– Мин алар белән күптәннән кызыксына башлаган идем инде. Ләкин тотып ясарга вакытмы, тәвәккәллекме җитми торды. Коронавирус барысын да тизләтте. Ул вакытта күпләр авырды, вафат булучылар да шактый иде бит. Ясап чыкканның беренче елында үзебез генә файдаландык һәм файдасын күрдек. Шуннан соң тагын да ныграк кызыксына, башкаларны да җәлеп итә башладым, – ди ул.
Умартачы әйтүенчә, апийортның бурычы – кешеләрне дару ашамыйча, даруханәгә бармыйча гына сәламәтләндерү.
– Бу йортларда авыргач түгел, ә сәламәт чакта килеп йоклау күпкә нәтиҗәлерәк булачак. Моның бер авырлыгы да юк. Эшеңне тәмамлыйсың да кереп йоклыйсың. Йортта прополис, бал, балавыз, умарта исе – барысы да бар. Ул матдәләр алмашын яхшырта, йокысызлыктан дәвалый, кешегә энергия бирә, сулыш юлларын ача, нервыларын тынычландыра, иммунитетны ныгыта, – ди умартачы.
Бәясе дә әллә ни кыйммәт дип әйтмәс идем, 10–12 сәгать ял итеп чыгу бер кешегә 2000 сум тора. Тик файдасы зур булса да, әлегә апийортлар бик популярлашып китә алмый икән.
– Монда йокы тиз туя, хәлсезлек бетә. Көч җыеп, энергия белән уянасың. Апитерапиянең шифасын бер белеп алган кешеләр кабат килә. Тик кунакларның өзелеп торганы юк, дип мактана алмыйм. Әлегә кешеләр даруханәгә йөри. Ә каты авырып киткәнче сәламәтлегеңне кайгырту өчен рух ныклыгы, ихтыяр көче кирәк. Күрше республикаларда апийортлар бик популяр булса да, безнең өчен ятрак, сирәгрәк очрый торган юнәлеш әле ул, – ди Марат Исхаков.
Умартачы әйтүенчә, бал кортлары – бик хикмәтле җан ияләре. Алар белән төрлечә дәваланып була. Бер ысулы апитерапия булса, икенчесе – тәннең билгеле бер урыннарын корттан чактыру. Умарта агуы, җелеккә кадәр үтеп кереп, күп авыруларны дәвалый икән. Тик моның өчен агуга аллергия булмавы кирәк. Күп авыруларны корт продуктлары (бал, сорыкорт сөте, ана корт сөте) белән дә дәвалап була.
Марат абыйның экобиоумарталыгында бернинди химикат та кулланылмый. Баллары тагын да шифалы, чиста булсын өчен, умарталыкны күчереп йөртә.
– Быел бал уңышы яхшы булды, урнаштыру белән дә авырлык юк. Хәзер умарта белән шөгыльләнүчеләр күп. Башкалардан күрәләр дә умарта асрарга телиләр. Ләкин аның эш тәртибен белүчеләр сирәк. Химия белән эшләүчеләр күп. Ә без бары тик экологик чиста ысулны гына кулланабыз. Органик кислоталар, үләннәрдән ясалган препаратлар белән генә эшлибез. Күпләп умарта тоткан, озак еллар бу һөнәр белән шөгыльләнүчеләрнең ялган бал белән мавыгырга вакыты та, теләге дә булмый. Ул балны болай да күпләп ала ала бит. Ялганы нигә кирәк? Шикәр, манный ярмасы кушалар икән, дигән сүзләр дә – сафсата ул. Әйе, эшли генә башлаган умартачыларга тәҗрибә, гыйлем җитеп бетмәү сәбәпле, баллары сыйфатсыз булырга мөмкин, – ди Марат Исхаков.
Умартачы бал сайлау серләрен дә әйтте. Аның сүзләренчә, балны белгән, озак еллар умарта тоткан кешедән алырга кирәк.
– Кемгәдер – карабодай, кемгәдер – юкә, кемгәдер урман чәчәкләре балы ошый. Авыруларны дәвалау үзлекләренә килгәндә, баш авыртудан юкә балы ашарга киңәш итәм. Кан басымы югары булганнар көнбагыш балыннан шифа табар. Карабодай балы хәлсезлектән файдалы булса, төрле чәчәк балы салкын тигәннән булышыр, – ди ул.
Марат абый хатыны белән бергәләп күп итеп мал-туар асрыйлар, кош-кортлар тоталар. «Ничек барасына да өлгерәсез?» дигән сорауга ул:
– Аның сере гади – көнгә өч кенә сәгать йоклыйбыз һәм эшләгән һәр эшебезне яратабыз. Арып киткәч, апийортларга кереп хәл алабыз. Умарталыкта йөрү дә күңелне күтәрә, – дип җавап бирде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез