Газетага язылу

Ун елда Россиядән АСЕАН илләренә җибәрелгән ит күләме 50 тапкыр арткан

Соңгы ун елда Россия җитештерүчеләре АСЕАН илләренә җибәргән ит продукциясе күләме 50 тапкыр арткан.

Бу хакта Россия – АСЕАН саммиты кысасында узучы эшлекле форумда Россия икътисадый үсеш министры Маким Решетников әйтте. “Соңгы ун елда Россия җитештерүчеләре Көньяк-Көнчыгыш Азия базарларына терлекчелек продукциясен җибәрүдә гаять зур үсешкә иреште.

АСЕАН илләренә җибәрелгән ит продукциясе күләме 50 тапкыр артты. Россия шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен – бодай, кукуруз, үсемлек маен экспортлый”, – диде ул. Максим Решетников сүзләренә караганда, сәүдә күрсәткечләренең кискен үсешенә Россия ветеринария документларының Азия берләшмәсе дәүләтләре тарафыннан танылуы ярдәм иткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре