Алды-арты ни булыр?
12 еллык укуга күчү фикерен байрак итеп күтәргән Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб фикеренчә, мәктәп программасы ел саен катлаулана бара һәм кирәкле белемне унбер ел эчендә генә үзләштерү авыр. «Алга киткән илләрнең күбесе унике ел укый. Без дә күчәргә тулысынча әзер. Тик моның өчен бары вакыт кына кирәк», – ди ул.
Укырга яратучылардан сорыйк әле башта. Кукмара районының Ядегәр мәктәбе укучысы Инсаф Фәйзрахманов моннан биш ел элек бердәм дәүләт имтиханнарында 393 балл туплаган иде. Хәзер ул программист булып эшли.
– Мин 12 ел укымас идем. Соңгы сыйныфлар болай да артык тоела. Чөнки күп мәктәпләрдә вакыт укуга түгел, имтиханга әзерләнүгә китә, – ди яшь белгеч. – Икенче яктан, уңай ягы да бар кебек. Балаларның күбесе 8 нче сыйныфта гына үзенә нәрсә кирәген аңлый башлый. Имтиханнар дип баш катырганчы, укырга тагын бер ел барлыкка килер иде.
Әти-әниләр төрле фикердә. Әмма сөйләшкәннәрнең күбесе уку вакытын озайту тәкъдимен хупламый. Булганы да бик җиткән, шунысын яхшылап укысалар да, бик риза, кулыннан телефонын төшермәгән яшьләрдә уку кайгысы болай да юк, диләр. Әмма барысы да алай уйламый. Балтач районының Пыжмара авылында яшәүче 15 бала әнисе Алсу Мөхәрләмова 12 ел укытуга каршы түгел. Төпчекләре 9 нчы сыйныфта укыса, олысына инде 39 яшь. «Күп укудан зыян юк анысы. Әмма 12 ел буе нәрсә өйрәтергә җыеналар икән? Авылда урта мәктәбе булса ярый ла. Күрше авылларга барып уку җиңел түгел бит. Үзебездә булганда, балаларыбыз унынчы сыйныфка калды. Ә менә кыскартылгач, башка авылга барып укыганчы дип, техникумнарга киттеләр. Балаларның көллияттә, вузда укыганнары да бар. Һөнәрләрен дә үзләре сайлады. Укырга теләге булганы укый инде аның», – ди Алсу Мөхәрләмова.
Акча эшләсеннәр
Мамадыш районындагы Усали мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучы Лидия Пасыева, әлеге тәкъдимне ишеткәч, яшерми, сәерсенгән.
– Без 10 ел укыдык. Башлангыч мәктәп өчьеллык иде. Ә менә балаларыбыз «җиңеләйтелгән» программаны 4 елда үзләштерде. Укытучы булсам да, аның җиңеләйтелгән өлешен күрмәдем мин. Дөрес, бу тәкъдимне кертүчеләр аның уңай һәм тискәре якларын барлагандыр инде. Сүз дә юк, яшьләргә тирән белем алу өчен мөмкинлекләр бик кирәк. Хәзер фикер йөртеп карыйк: бер ел укып кына белемнәр тирәнәеп китәрме икән? 15 ел итсәләр дә, юк бит инде ул булмаганнан, – дип фикер йөртә ул. – 12 ел мәктәптә, аннары 6 ел вузда укып, яшьләр артык ике елын дәүләт хисабына утыра дигән сүз бит бу. Ике ел буе илебез файдасына һәм үзләренә акча эшләсәләр, дөресрәк түгелме? Күз алдына китерик әле: бүген 60 яше тулган хатын-кызлар һәм 65 яше тулган ир-ат пенсионерлар эштән туктаса, нәрсә була? Болай да батырып эшләргә бик үк тартылмаган буын үсеп килә һәм шуңа дәүләт үз өлешен кертә булып чыга. Ил күләмендә фикер йөртсәң, шундый уй туа миндә. Ә ата-ана күзлегеннән чыгып әйтсәм, әйбәт, билгеле. Бала, чит шәһәрләргә чыгып киткәнче, озаграк янда була.
Башканы белмибез…
Уку вакытын озайту фикерен алга сөрүчеләр, үрнәк итеп, еш кына чит ил тәҗрибәсен телгә ала. Әйтик, Япониядә дә балалар 12 ел укый. Бу илдәге Нигата университеты галиме, татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада җиңүчесе Юто Хишиямадан алардагы уку системасы турында сораштык.
– Без инде 12 ел укырга күнеккән һәм башка системаны белмибез. Моңа каршы килгән кеше дә юк. Шулай ияләгән инде. Мәктәпкә 7 яшьтән кереп, 18 яшькә кадәр укыйлар. Әйтик, башлангычка – 6, урта мәктәпкә – 3 һәм югары мәктәпкә 3 ел бүленгән. Башлангыч сыйныфны тәмамлагач, башка җирдә урнашкан урта мәктәпкә керәләр. Мәҗбүри уку – 9 ел. Югары мәктәп мәҗбүри булмаса да, һәр кеше диярлек укуын дәвам иттерә. Билгеле, анда сынаулар тапшырырга кирәк. Аны тәмамлагач, укучыларның 60 проценты университетка укырга керә, ә калганнар эшли башлый, – диде Юто.
Чынга ашармы?
«Мәгариф» татар милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Марат Лотфуллин, безнең илдә андый проектлар өчен финанс мөмкинлекләре юк, дип саный.
– Тормышка ашмаслык тәкъдим бу. Эш бит хәзер башка юнәлештә бара. 9 нчы сыйныфтан соң укучыларны техникумнарга җибәрергә тырышалар. Илдә эшчеләр җитми. Безнең өчен иң актуаль проблема: мәктәптә «икеле» куярга, укый алмаган балаларны икенче елга төшереп калдырырга кирәк. Менә шул вакытта белем сыйфаты күтәреләчәк, – ди Марат Лотфуллин.
Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов та мәктәптә 12 еллык укытуга күчү буенча үз фикерен җиткерде. «Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләргә кагылышлы барлык карарлар яхшылап анализ ясаганнан һәм төрле яклап фикер алышулардан соң гына кабул ителә», – ди министр. Сергей Кравцов белдергәнчә, мәгариф системасы үзгәрешләргә бик сизгер, шуңа күрә мондый мәсьәләләрне педагоглар, белгечләр һәм ата-аналар белән бергә тикшерергә кирәк.
Роза Шәрипова, халык укытучысы (Чаллы):
– Мәктәптә уку вакытын кыскарту яки арттыру яңалык түгел. Мин хәтта җәйге каникулны кыскарту турында да ишеттем. 42 ел мәктәптә эшләүче буларак, мәктәпкә тотрыклылык кирәк дип саныйм. Ел саен яңа уку елында үзгәрешләр кертергә тырышалар. Бу укытучыларга да, укучыларга да уңай йогынты ясамый. Мин консерватор түгел. Һәр яңалыкның уңай һәм тискәре ягы бар. Әмма мәктәпне гел селкетеп торганда, тәрбия эше икенче урынга кала. Мәктәп үзенең төп бурычларын үти алмый. Хәзерге вакытта 1 нче сыйныфка 6 дан 8 яшькә кадәрге балаларны кабул итәләр. Укытучылар хәтта, алты яшьлек һәм алардан алты айга гына зуррак балалар арасында да аерма зур, ди. Ни өчен барысын да бер үлчәмгә кертергә кирәк? Миңа калса, балалар бакчасы мәктәпкә әзерләү эшен болай да яхшы башкара. Ни өчен моны мәктәп белән алыштырырга? Анда бөтенләй башка режим, туклану. Уку вакытын 12 елга кадәр озайту да урынлы түгел. Бер генә фәннән дә бу юнәлештәге бар белемне биреп бетереп булмый. Моны эшләргә кирәкме соң? Мәктәптән соң урта, югары һөнәри белем бирү йортлары бар. Теләгән бала үзенә кирәк белемне шунда алачак. Кайберләргә ул кирәк тә түгел. Миңа калса, мәктәптәге фәннәрнең иң зур һәм иң кечкенә чиген билгеләргә кирәк. Балаларның балачагы булырга тиеш, ә мәктәп белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Шулай ук укытучыларга сәләтле балаларны ачыклап, өстәмә эшләргә кирәк. Боларга исә хәзер гамәлдә булган уку да җитә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез