Иң матур сыерлар, иң кәттә тракторлар, иң оста белгечләр. 3–5 июль көннәрендә Казанда узачак «Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кунакларны әнә шулай җәлеп итә. 400дән артык компания, 15 мең катнашучы, Белоруссия, Төркия, Кытай һәм Ираннан килгән кунаклар – болары Россия авыл хуҗалыгы тармагы өчен зур чара – күргәзмәнең масштабы турында сөйләүче фактлар. Кыр форматында оештырылган күргәзмәдә компанияләр авыл хуҗалыгы техникасын һәм запас частьларны, терлекчелек, үсемлекчелек, санлаштыру, продукцияне саклау, эшкәртү һәм төргәкләү җиһазларын тәкъдим итәчәк.
– Күргәзмәдә авыл хуҗалыгына катнашы булган һәркем үзенә кызыклы булган юнәлешне таба алачак. Төрле темаларга уздырылган «түгәрәк өстәл»ләрдә катнашып, яңалыклар ишетәчәкләр, шәхси хуҗалыкларга да, вак фермерлар өчен дә кызыклы мәгълүмат күп булачак, – дип ышандырды журналистлар белән очрашуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Болардан тыш, иң күп сөт бирүче, иң матур сыерны ачыклар өчен «Краса Агроволги» республика бәйгесе, «МТЗ-шоу» газ-моторлы тракторларны оста йөртүчеләр арасында беренче республика чемпионаты, терлек тоякларын кисү буенча беренче халыкара турнир узачак.
– Безнең республика терлекчелеккә йөз тотып эшли, ярышларны да шуны күз алдында тотып планлаштырдык. Төрле илләрдән катнашучылар булу тәҗрибә уртаклашырга да, яңа төрле компанияләр белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен дә яхшы. Тояк кисү ярышына килгәндә, терлекләрдә аяк авырулары – иң зур проблемаларның берсе. Аксак сыер 50 процентка кимрәк сөт бирә. Яхшы хуҗалык елына кимендә ике тапкыр хайваннарның тоякларын карау, тәрбияләү буенча чаралар уздырырга тиеш. Бу – физик яктан бик авыр хезмәт, шуңа күрә мондый бригадаларны табу да авыр. Аларны хәтта башка төбәкләрдән чакырып китерәбез, – дип аңлатма бирде министр.
Күргәзмәне барып күрергә теләүчеләр өчен «Казан Экспо»га сәгать саен бушлай шатллар йөреп торачак.
Һава торышы
Марат Җәббаров башка темаларга да тукталды. Аның фаразлавынча, иртә өлгерә торган культураларга аграрийлар 20 июльдә чыгачак. Ә төп урып-җыю эшләре 27 июльдә башланырга мөмкин. Әлеге вакытта булачак уңыш формалашу этабында.
– 13–17 июньдә 5 метеостанция бик коры һава торышын билгеләде. Узган атнада яңгырлар явып узгач, гомуми хәл яхшырды. Хәзерге вакытта Гидрометеорология хезмәте мәгълүматлары буенча, туфракта дым җитәрлек, – диде министр.
Әйтергә кирәк, мондый уңышлы елның күптәннән булганы юк иде. Билгеле, урыны-урыны белән генә дым җитмәгән җирләр дә бар. Әйтик, Марат Җәббаров сүзләренчә, дымлылык җитмәүдән Арча, Балтач, Биектау, Саба, Чүпрәле, Кайбыч һәм Тәтеш районнары кырлары өлешчә зыян күрә. Көньяк-көнчыгыш зонада иң аз явым-төшем Лениногорск, Ютазы һәм Баулы районнарына эләккән. Көнчыгыш Кама аръягы зонасында урнашкан районнарга исә барыннан да күбрәк бәхет елмайган: монда Әлки районының кайбер кырларында гына дым җитмәү күзәтелә.
Терлек азыгы
Әлеге вакытта төп игътибар терлек азыгы әзерләүгә юнәлгән. Республикада 162 мең тонна печән һәм 1 млн 78 мең тонна сенаж хәстәрләнгән. Кайбыч, Лениногорск һәм Аксубай районнарында тиешле күләмнең 45 проценты җыеп алынган. 21 районда исә республиканың уртача күрсәткечләреннән азрак әзерләгәннәр. Аеруча Кама Тамагы, Әлки һәм Яңа Чишмә районнарында җыеп алынган азык күләме аз.
– Шәхси хуҗалыкларда республикадагы терлекләрнең өчтән бер өлеше тотыла. Аларның азык әзерләвенә дә зур игътибар бирәбез. Саба, Лаеш һәм Баулы районнарында җитәрлек күләмдә печән әзерләнде. Аксубай, Алексеевск, Зәй, Лениногорск районнарында эшләр төгәлләнү этабында. Ә менә Минзәлә, Питрәч, Яңа Чишмә, Әлмәт, Актаныш районнары халкына эшне тизәйтергә кирәк, – диде Марат Җәббаров.
Ашлык һәм он бәясе
Быелның июнь аенда бөртеклеләрнең бәяләре арткан. Соңгы мәгълүматлар буенча, сатып алуның уртача бәяләре менә болайрак: 3 нче класслы бодай – 14000 сум, 4 нче класслы бодай – 12500 сум, фураж бодае – 9700 сум, арыш – 7800 сум, арпа – 9600 сум.
Министр алга таба он бәяләренең дә артык кыйммәтләнмәвен әйтте.
– Онга хәзергедән дә түбәнрәк бәя куеп булмыйдыр. Аңа карап икмәк пешерүчеләрнең чыгымнары кимеми, алар арта гына, шуңа бәйле рәвештә ипи бәяләре дә артыр, дип уйлыйм. Аларны стабильләштерү өчен җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме каралган. Шуңа күрә социаль икмәк хаклары барыбер артык сизелерлек күтәрелмәячәк, – диде министр.
Фермалар ябылу
Журналистлар фермалары ябылып, эшсез калган авыл халкының язмышы белән дә кызыксынды.
– Зур инвесторлар яңа территорияләргә керделәр. Узган ел сөт бәяләре шактый кимеде, ашлык хаклары да күтәрелмәде. Икътисадый яктан санап карагач, зур инвесторлар ферма тотуның отышлы булмавын күрде. Билгеле, фермаларны ябу терлек саны кимүгә дә китерде. Ләкин баш саны кимесә дә, республикада сөт күләме ел саен 6–7 процентка арта. Яңа фермаларда башка технология белән эшлиләр, эш урыннары бар, хезмәт хакларын 3–4 тапкырга арттыру мөмкинлеге туды. Ә инде үз хуҗалыгын ачарга теләүчеләргә төрле программалар эшли. Район җитәкчеләре актив эшләүчеләрне тапсалар, яңа эш урыннары барлыкка килер иде. Кооперативлар да шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, ит җитештерү, кош-корт үстерү буенча актив эшли, – диде ул.
Министр быелның узган биш ае нәтиҗәләре буенча, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 50 мең сум булуын әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез