«Уңышлы хезмәт итеп кайтыгыз!» Татарстан егетләре армиягә китә

Бүген “Патриот” үзәгендә урнашкан Татарстан җыелма пунктыннан Көнчыгыш хәрби округы частьләре тарафына булачак солдатлар белән эшелон юлга кузгала.

Октябрьдән көзге чакырылыш башланды. Бүгенгә республикадан 1 меңгә якын егет армиягә озатылган. Бүген исә Көнчыгыш хәрби округы частьләрен тулылындыру өчен тагын 150 егет юлга кузгала. Эшелонда барлыгы 600 кеше булачак, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
“Бүген Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил буларак түгел, бәлки әни буларак сезнең алда чыгыш ясыйсым килә. Әниләр һәрвакыт сезнең турында борчылачак. Илебезнең чикләрен саклау катлаулы чорга туры килде. Лаеклы төстә хезмәт итәчәгегезгә ышанам”, – дип хәер-фатыйха сүзләре белән мөрәҗәгать иткән Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Егетләрне армиягә озату тантанасына бик күп мактаулы кунаклар, шул исәптән хакимият вәкилләре һәм дин әһелләре дә килгән. Егетләр өчен концерт номерлары белән кызыклы программалар әзерләгәннәр.

“Армиядә күптәннән хезмәт итәсем килде. Ватан алдындагы бурыч бу. Кайда хезмәт итәсемне белмим әле, әмма анда физик һәм рухи яктан чыныгасым килә”, – дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенә Раил Гәрәев.

Эшелонда башка төбәкләрдән хәрби хезмәткә китүчеләр дә булачак. Поезд 7 көн барачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре