«Ура, авылга»проекты кысасында 1 мең бала ял иткән

Июль аенда Татарстанның биш районында «Ура, авылга» проекты оештырылды. Бу-республиканың авыл җирлекләрендә беренчеләрдән булып оештырылган бер атналык бушлай лагерь. Аны «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлекчәсе оештырды. Әлки, Апас, Арча, Балтач һәм Теләче районнарының 15 авылында 6-17 яшьлек 1000гә якын бала һәм яшүсмер кабул ителде.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

Сменаларда алар туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнде, саф һавада татар халык һәм интеллектуаль-күңел ачу уеннары, экскурсияләр, кино кичәләре, район һәм республиканың кызыклы шәхесләре белән очрашулар үткәрде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре