Газетага язылу

Урман хуҗалыгында «идеаль шторм»

«Ватаным» хәбәрчесе язмага исемне «Коммерсантъ»тан алып куйды. Федераль газета үз сайтында: «В отрасли своего рода «идеальный шторм'» дигән язма элде һәм аны: «Доходы российского лесопромышленного комплекса стремительно падают», – дигән җөмлә белән башлап җибәрә. Тармакта җитештерүнең кискен кимүе көтелә, кыскасы. Бу – нигездә санкцияләр нәтиҗәсе. Эчке базарда да хәлләр шәп түгел. Россия агачы чит илләргә сатыла сатылуын. Кытай арзанга гына ала да Европага сата. Табыш та чиннар кесәсенә керә. Россия икътисадында һәм финансларында сөенечле хәбәрләр күп түгел. Авыл хуҗалыгы тармагы Росстатның ноябрь күрсәткечләре җитештерү тармагының түбәнгә китүен сөйли. Сәнәгать җитештерүе еллыкка күчереп исәпләгәч, 0,7 процентка кимегән. Эшкәртү тармагында кимү – 1 процент. Азык-төлек җитештерү октябрьдә 0,2 процентка кимегән булса, ноябрьдә – 0,8 процентка. Агач эшкәртү тармагы җитештерүне 9,1 процентка киметкән, химия сәнәгате – 1,7 процентка. Файдалы казылмалар чыгару гына 0,7 процентка үскән. Нефть рекордлы күләмдә экспортлана башлаган, әмма арзанга. Кайбер тармаклар җитештерүдә антирекорд куялар. Тракторлар җитештерү 61,6 процентка кимегән, автопром 34,1 процентка түбәнәйгән.

ЦКМАП җитәкчесе Дмитрий Белоусов – бәйсез дип саналса да, рәсми фигура: «Хәзер россиялеләрнең 30–40 проценты ярлылык чигендә яши, аларга акча ризыкка һәм киемгә генә көч-хәл җитә», – дип белдерә. Аның сүзләрен рәсми сораштырулар да раслый. ВЦИОМ аналитик үзәге сораштырулары гражданнарның 64 проценты үтеп бара торган елга тискәре бәя бирүен күрсәтә. Ватандашларның 49 проценты елны

Халыкның хәлен азык-төлек продуктлары сәүдәсе объектив күрсәтә. Кешеләр бәясе күтәрелгән азык-төлек куллануны киметә. Сөенечле бер сан бар: илнең халыкара резервлары рекордлы күләмдә.

                                     

        

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре