Урманга барып, корыган агачларны җыярга ярыймы?

Урманга барып, корыган агачларны җыярга ярыймы? Аның нинди кагыйдәләре бар?

Р.Хәкимов. Теләче районы  

Айрат Әхмәров, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы:

–  Табигатькә зыян китермичә, урманда корыган агачларны җыярга ярый. Бу эш кул хезмәте белән башкарылырга тиеш. Чыбык-чабык (валежник) – җирдә аунап яткан агач кәүсәләре, җил-давыл, кар басу, кору һәм төрле чирләр аркасында җиргә ауган агачларны алу рөхсәт ителә. Урман кискән урыннардагы калдыкларны җыю моңа керми.

Урманга ауган агач алырга барганда, балта һәм пычкы алып барырга мөмкин. Җиргә ауган агачны төяп алу өчен, аны өлешләргә бүләргә кирәк. Кешеләр, корыган агачларны җыйганда, урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәргә тиеш. Басып торган коры-сарыны кисәргә ярамый. Моның өчен штраф салынырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре