– Урманнарда учак ягу бөтенләй тыела. Янган шырпы, тәмәке төпчекләр, пыяла шешеләрне ташларга да ярамый. Янучан матдәләрне сеңдергән чималларны да читтә калдырырга кирәк. Урманнарны янгыннан саклау – иң зур бурычыбыз. Янгын куркыныч апрель аенда башлана, октябрьгә кадәр дәвам итә. Бу чорда җиңнәр сызганган булырга тиеш, – ди министр.
Янгын кагыйдәләрен бозу кешеләргә 30 мең сумга хәтле, вазифаи затларга – 50, юридик затларга 400 мең сум штраф каралган. Ә менә янгынга каршы махсус режим вакытында таләпләр катгыйлана. Гади кешеләргә – 40-50 мең сум, вазифаи затларга – 60-90 мең сум, юридик затларга – 600-1 млн сум күләмендә штраф салыначак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез