«Урманны саклыйк» акциясендә катнашучылар 68 миллионнан артык агач утырткан

«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең җиденче сезонында бер миллионнан артык кеше катнашкан. Акциядә катнашучылар 68,5 миллионнан артык агач утырткан. Урман культураларын утырту илнең 86 төбәгендә узган, дип хәбәр итә Россия урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте.

Агентлык җитәкчесе Иван Советников билгеләп үткәнчә, акция күп кешеләр өчен инде яхшы традициягә әйләнгән. Ул ассызыклаганча, катнашучылар бу инициативаны хуплау һәм үз агачларын утырту өчен гаиләләре һәм дуслары белән киләләр.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, балаларның мондый акцияләрдә катнашуы киләчәк буынга урман байлыкларын саклау һәм арттыру мөһимлеген шәхси үрнәк аша күрсәтә. Советников акциядә катнашучылар саны елдан-ел артачагына ышаныч белдерде.

Оештыру комитеты мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә акциядә иң актив катнашучылар булып, Башкортстан һәм Татарстан республикалары, Алтай крае, Кемерово һәм Иркутск өлкәләре халкы тора. Донбасс һәм Новороссия төбәкләрендә дә акция кысаларында агачлар утырту бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре