Газетага язылу

Уртача хезмәт хакы иң югары булган өлкәне атадылар

Бу өлкәдә эш хакы күләме ил буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр югары.

Быел август аенда иң югары уртача хезмәт хакы нефть-газ тармагына туры килгән. Росстат мәгълүматлары буенча, әлеге өлкәдә эшләүчеләр бер айга уртача 225 634 сум алган.

Тагын ике тармакта уртача керем 200 мең сумнан артып киткән. Һава һәм космос транспорты өлкәсендә – 217,639 сум, торбаүткәргеч транспорт эшчәнлегендә – 210 413 сум тәшкил иткән.
Тулаем Россия буенча август аенда уртача эш хакы 103 014 сумга җиткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре