11 миллиард сумлык эш, искергән лифтлар һәм күрше хакы. Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта агымдагы елда республикада капиталь ремонт программасы үтәлеше турында сөйләделәр. Югалган акча турында да әйттеләр.
Быел Татарстанда 11 миллиард 266 миллион сумга 911 күпфатирлы йортны капиталь ремонтлаячаклар. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтте.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, 2025 елда капиталь ремонт программасына өстәмә рәвештә 3 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Бу – программада катнаша торган күпфатирлы йортлар санын 291 гә арттыру мөмкинлеген тәэмин итте, – диде ул. – Ремонт эшләренә тотылачак акча өч чыганакка карый: 4,36 миллиард сум – Татарстан бюджеты, 1,072 миллиард сум – җирле бюджет, 5,82 миллиард сум – милек хуҗалары үзләре туплаган акча. Төп чыгымнар түбә ремонтлау, диварларны җылыту, коммуникацияләрне, лифтларны яңарту кебек эшләргә бәйле.
Билгеле булганча, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә акча җыюда, йорт яңа яки иске булуга да карамастан, һәр фатир хуҗасы катнаша. 2025 елның 1 гыйнварыннан күпфатирлы йортлардагы гомуми милекне капиталь төзекләндерүнең минималь күләме бер квадрат метрдан 8,47 сум тәшкил итә. Акчаны төбәк операторы фондында, ягъни уртак казнада яки йортның махсус счетында (соңгы мәгълүматларга караганда, республикада 1 меңләп йорт шулай эшли. – Ред.) җыеп барырга мөмкин.
Бу урында шунысын да искәртик: яңа йортларда яшәүчеләрнең бик еш ачуын китерә торган түләү бу. «Әле буяу исе дә кипмәгән килеш, без ник капиталь ремонт өчен акча түләргә тиеш», – дип аптырый алар. Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, Татарстан Дәүләт торак инспекциясендә тәгаен йорт адреслары буенча исәпләп күрсәткәннәр. Мисал өчен, Казанның Маяковский урамындагы 4а номерлы йортны капиталь төзекләндерү өчен 48 миллион сумнан артык акча кирәк. Йортта яшәүчеләрнең үзләренә генә бу кадәр сумманы җыеп бетерү өчен 205 ел кирәк, ди. Тагын бер мисал: Зәйнең Ленин урамындагы 7 нче йортта 12,7 миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Зәйлеләргә бу акчаны 200 ел буе туплыйсы. «Шуңа күрә уртак казна булганда эшне башкару күпкә җиңелрәк», – ди Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин.
Бу уңайдан коммуналь ремонтка дигән акчаны махсус счетта җыеп бара торган йортларның киләчәгенә бәйле борчылу белдерде ул. «Әлеге махсус счетлар – иң зур җаваплылык һәм безнең баш бәласе. Айрат Рафаэль улы (Татарстан Торак-коммуналь хуҗалык фонды генераль директоры Айрат Әбүзәров. – Ред.) ел саен халыктан капиталь ремонтка 5 миллиард сумга якын акча җыя да аны торак фондына инвестицияли. Шундый ук исәп-хисап буенча махсус счетларда якынча 7 миллиард сум акча тупланырга тиеш. Без исә әлеге сумманың яртысын гына күрәбез. Калганы кайда?» – дип уйга калды Александр Тыгин. Бераз тынып торганнан соң, фикерен дәвам иттереп: «Коммуналь ремонтка дигән акчаны үзләре теләгәнчә, шул исәптән торак милекчеләре ширкәте җитәкчесенә хезмәт хакына тотып бетерәләр дә, аннары башкалардан лифт алмаштыруны таләп итә башлыйлар. Күршеләр һәм бюджет хисабына булып чыга бит бу. Минемчә, болай булырга тиеш түгел», – диде Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы. Кыен хәлдән чыгу юлы бар. Александр Тыгин әйтүенчә, махсус счетта утырган йортларны кире уртак казнага алырга мөмкиннәр. Әмма бу көнгә кадәр счетта җыелырга тиеш булган акча белән генә.
Сүз уңаеннан, быел капиталь ремонт программасына кергән йортларның 17 се махсус счет алып бара. «Шул исәптән 12 күпфатирлы йортның ремонт өчен тиешле чаралары җитми», – диде Александр Тыгин. Алга таба ни көтәсе дә билгеле: 2030 елның 15 февраленә кадәр республикада күпфатирлы йортлардагы 1955 лифтны алмаштырырга тиешләр. 25 ел хезмәт иткән җиһазлар бу. Яңартылачак җиһазларның 1586 сы – төбәк операторы, 369 ы махсус счетта исәптә тора. Быел республиканың Казан, Чаллы шәһәрләре, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында 711 яңа лифт урнаштырачаклар. Бу эшкә 2,5 миллиард сум акча тотылачак.
Марат Айзатуллин тагын бер нәрсәгә игътибарны җәлеп итте: капиталь ремонт программасын төзегәндә муниципаль берәмлекләр сөрем газы белән агулану куркынычы югары булган күпфатирлы йортларда вентиляция каналларының һәм төтен чыгару юлларының эшен тикшерүгә бәйле чараларны да исәпкә алырга тиеш. Аерым алганда, быел 24 күпфатирлы йортта шундый эш башкарылачак дип көтелә. Капиталь ремонт программасы буенча быелга билгеләнгән төп эшләр 15 августка кадәр төгәлләнәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Коммуналь инфраструктураны яңарту” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез