Газетага язылу

Урын кирәк әнигә: «ВТ» журналисты Нурания апага җылы оя эзләде

Әнине берәр кая урнаштырасы иде! Редакциягә килгән бу мөрәҗәгатьне ишеткәч, тетрәнеп киттек. Әмма шаккатып утырып булмый, кеше язмышы бит. Ничек тә ярдәм итәсе килде.

Казанда яши бу гаилә. 82 яшьлек әниләренә инсульт булган, гел янында булырга кирәк. Әтиләре дә олы яшьтә, ә балалары әле эшләп йөри. Әниләрен карый алмыйлар, хәер, андый теләкләре барлыгын да сизмәдек. «ВТ» журналисты Нурания апага җылы оя эзләде.

«Вакыт таба алмыйлар»

Хәтерләсәгез, күптән түгел Казандагы «Наташа» хосписыннан репортаж әзерләгән идек. Биредә каты авырулардан интегүчеләргә шифа табарга тырышалар. Алар янында ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайлар да бар. Берәүләрнең якыннары, икенчеләренең балалары булып та, әти-әниләренә вакыт җитми. Нурания апа турында әйткәч, иң элек менә шул хоспис искә төште. Алар белән элемтәгә кердек. Кызганыч, буш урыннар юк икән.

– Бездә инсульттан соң дәваланучылар шактый. Алар янәшәсендә деменциядән интегүчеләр, бот сөяген, аяк-кулларын сындырып ятучылар да бар. Кызганыч, балалары эшли, әти-әниләрен карарга вакыт таба алмыйлар. Шуңа да бездә урыннар бик сирәк бушый, – ди биредә эшләүче Ранилә ханым. – Хосписка эләгер өчен аерым документлар, дәвалаучы яки участок табибыннан ярдәмгә мохтаҗ дигән белешмә дә кирәк. Якыннарын безгә китерергә теләүчеләргә барысын да җентекләп аңлатабыз. Әйе, замана белән бергә балалар да үзгәрде. Алар инде хәзер әти-әни ризалыгын алыйм дип тырышмый.

Хастаханәдән чыгар вакыты җиткән Нурания апаның балалары да тик утырмаган: хосписка да барганнар, нинди документлар кирәген дә белешкәннәр. Җавап шул ук: урын юк! Әбекәйнең бер бүлмәле фатирында караучы яллап яшәп булмый икән. Үзләренә алып кайту турында уйлаган кеше дә юк: без эштә. Барысы да бер сүздә – акчасын түлибез, кеше генә табылсын!

Картлар йортына да барып караганнар. Күрше районнан да белешкәннәр. «Анда да тиз генә эләгеп булмый. Иң элек социаль яклау бүлегенә барасы, табиблардан бер кочак документ җыясы икән. Түләүле бүлеккә эләгү җиңелрәк. Әмма анда да өлкән кешенең үз акылында булуы һәм йөрмәсә дә, үзе ашый алуы кирәк», – диде балалары. Шулай итеп, Нурания апа, бәхеткәме, әллә инде бәхетсезлеккәме, картлар йортына бара алмыйча калды. Хастаханәдә тагын берничә көнгә калдырдылар аны.

«Танышымның әнисе булып чыкты»

Түләүле пансионатлар җитәрлек. Казанда гына да әллә ничә шундый урын бар. Арчада яшәүче Лилия Лотфуллина шундый бер пансионатта эшли.

– Авыруны караучы, халык телендә әйтсәк, сиделка булам. Килешү төзеп эшкә урнаштым. Атнасына ике тапкыр биредә эшлим. Бер тәүлек кунам. Эшләгәнгә яхшы түлиләр. Башта хастаханәләрдә сиделка булдым. Туганнары килә алмагач, мине яллыйлар иде. Атналар буе утырган вакытлар булды. Хәтта коронавирус вакытында, урамга чыкмыйча, инсульт кичергән әбиләрне карадым. Балалары курыкты, ә мин яннарында утырдым, – ди Лилия ханым. – Менә шуларны күргәч, картаерга куркырсың, билләһи. Үземне нинди язмыш көтәдер, дип уйланган чакларым да күп. Әле беркөнне бер әбине карарга бирделәр. Деменциядән интегә. Әйткәнен дә оныта, ашатсаң да, ашамадым әле, ди. Кызганыч инде хәле. Ышанасызмы, танышларымның әнисе булып чыкты. Моны үзенә сиздермәдем инде. Әмма шаккаттым. Алардагы байлык, икешәр машина, зур-зур йортлары бар. Шунда авыру әниләре сыймаган. Килгәннәре дә юк, акча гына җибәреп торалар.

Казанда яшәүче Зөбәрҗәт Хөрмәтова да ялгыз калган өлкәннәрне тәрбияли. Бер үзенә ике әбисе бар.

– Бер хатын белән чиратлашып эшлибез. Бер көнгә ким дигәндә 5 мең 500 сум түлиләр, – ди ул. – Өлкәннәр белән уртак тел табу җиңел түгел. Аягын сындырып ятучы бер әбием, кызы килсә, бөтенләй үзгәрә. Көйсезләнә башлый. Кызы нишләтергә дә белми. Елап бетә. Ул китүгә, әбекәй бөтенләй башка кешегә әйләнә. Мине тыңлый, якын итә. Ике арадагы аңлашылмаучанлык шулай итәме? Күп еллар эшләгәч, шундый фикергә килдем: кайчандыр әти-әни назы күрмәгән балалар актык читтә алардан баш тарта. Бер-берсен аңламыйлар. Ике арада җылылык та кирәк шул.

«Ул безгә тиз ияләнде»

Берәүләр картлар йорты эзләгәндә, икенчеләр пансионатка барганда, өченчеләр хосписка чират торганда, чит гаиләдә үз кеше булып яшәүче өлкәннәр дә бар. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген республикада 25 әби-бабай тәрбиягә алынган. Берәүләр ерак туганын, икенчеләр бөтенләй бер дә күрмәгән кешене, өченчеләр ялгыз авылдашын үз канаты астына алган.

Апас районының Чүри-Бураш авылында яшәүче Рәмилә Шәрифуллина картлар йортында яшәүче Равия әбине тәрбиягә алган.

– Равия әбинең картлар йортына эләгүен ишеткәч, үзебезгә алып кайтырга булдык. Килеп керүгә, елмаеп каршы алды ул. Үзенә аерым бер бүлмә ясадык. Аңлашып, бер-беребезне ишетеп яшибез, – дип сөйли Рәмилә. – Ул безгә тиз ияләнде. Үзебез дә гомер буе бергә яшәгән кебек. Әти-әнием инде вафат. Әнә шуңа да йөрәк җылымны Равия әбиемә бирәм. Язмышы бик авыр аның. Бәхетемә сез туры килдегез, ди. Әбиебез бик нурлы, аннан бөтен өйгә җылылык бөркелә. Янына керүгә, күзләре елмая. Димәк, бездә аңа читен түгел. Яратып яши, без дә үз итәбез. Иң мөһиме шул.

Мамадыш районында яшәүче Зөмәрия Ризванова – үги әтисе авырып киткәч, аны үзенә алып кайтып, соңгы юлга кадерләп озаткан кеше.

– Бу дөньяда рәхмәтле булырга кирәк. Әти әнине кияүгә алганда мин 5 нче класста укый идем. Сукмады, какмады, яратып яшәтте. Инсульт булгач, барып алдык. Ул бездә 3 ел яшәде, – ди ул. – Әле ярый әтине карый алдым, дип сөенәм хәзер. Нинди картлар йортына тапшыру ди! Алла сакласын! Үги әтиеңне түгел, авылдашыңны да анда җибәрәсе килми әле ул.

«Урнаштырдык әнине»

Берничә көннән кабат Нурания апаның хәлен белештек. Табылган аңа урын. Хосписка урнаштырганнар. Димәк, урын бушаган. Димәк, кемдер китеп барган. Өлгердеме икән балалары аның ризалыгын алып калырга? Нурания апаныкыларның вакыты бар әле. Хәер, бу хакта уйлый белергә дә кирәк бит әле. Ул уй килгәндә соң да була кайчак. 

Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:

– Әниеңне яки әтиеңне картлар йортына яка башка җиргә илтеп куеп, ничек тыныч күңел белән яшәргә кирәк? Илтеп куйган балаларның да картаясы бар бит әле. Бу көн аларга килмәс, дип кем әйтә ала? Ни чәчсәң, шуны урасың. Тормыш уза. Бар да бер-береңә булган мөнәсәбәтләрдән төзелә. Бала үзе карый алмаса, дәүләттән сиделка билгеләтү мөмкинлеге дә бар. Моны cоциаль яклау бүлекләре аша эшләтеп була. Үзләре эштә чакта өлкәннәрне тәрбияли, кирәк эшләрен башкара. Ни дисәң дә, әти-әнигә өй җылысы бик кирәк. Аны каядыр илтеп кую исән килеш үтерүгә тиң бит. Әйе, замана, кайчак кыйммәтләр дә үзгәрә. Әмма без үзгәрмәскә тиеш. Татар гаиләләрендә әти-әнине читкә җибәрү булмасын, бар да гаилә эчендә хәл ителсен иде. Менә безгә оныклар килеп йөри. Бөтен эшне эшләп куялар. Әти-әниләренең безгә нинди мөнәсәбәттә булуын алар күреп үсә. Тәрбия бит ул чылбыр төсле, тоташып бара. Ни эшләсәң, шул әйләнеп килә. Бер олы яшьтәге танышым бар. Хатыны инде күп еллар кеше ярдәменә мохтаҗ. Ул аны үзе карый, өйгә чит кеше кертми.

Наил хәзрәт Йосыпов, «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы:

– Картлар йортындагы әби-бабайларны күреп йөрәк сыкрый. Иң гаҗәбе – күбесенең балалары исән-сау. Нинди намус, нинди вөҗдан, нинди иман белән моны башкарырга мөмкин соң?! Аллаһы Тәгаләгә барчабызның да кире кайтасы бар. Аның алдында җавап тотасы! Аллаһы Тәгалә бездән, һичшиксез, әти-әниебезнең күз яшьләре, аларга карата мөнәсәбәтебез турында сораячак. Изге Китапта ата-ана хакы турында күп әйтелә. Шуларның бер аятен мисал итеп китерәм. Аллаһы Раббыбыз әйтте: «Синең Раббың хөкем итте, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз һәм әти-әниләрегезгә иң яхшы мөгамәләдә булыгыз». Ягъни ислам диненең иң зур хакы, иң зур тәгълиматы – Аллаһны бер һәм бар дип санау. Без, мөселманнар, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанабыз һәм аңа гыйбадәт кылабыз. Икенче хак итеп Аллаһ Раббыбыз әти-әниләр хакын зурлый. Аларның хакы Аллаһ хакыннан соң килә. Шуңа күрә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Әти-әнинең ризалыгы – Аллаһ ризалыгы, әти-әнинең ачуы – Аллаһ ачуы», – диде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре