Урын түрдән. Казан БРИКС кунакларын каршы алырга әзерләнә

Икешәр ишек, яктылык үткәрми торган пәрдә һәм карабодай ярмасы кабыгы тутырылган мендәр. Казан БРИКС кунакларын каршы алырга әзерләнә. Билгеле булганча, Татарстан башкаласына 33 ил җитәкчесе, шуның 24есенең башлыгы киләчәк. Кунакханәләрдә алар яшәячәк иң югары сыйфатлы номерларларны журналистларга да күрсәттеләр.

Казан өчен дәрәҗәле кунаклар кабул итү гайре табигый хәл түгел. Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов әйтүенчә, шәһәрнең сигез кунакханәсендә моңа кадәр үк президент номерлары (мондый сыйфатлы торак бер кунакханәдә берәү генә була ала. – Ред.) бар иде инде. БРИКС саммиты өчен тагын 13 шундый номер булдырганнар. «Моңа бәйле бөтен чыгымнарны кунакханә хуҗалары үзләре күтәрде. Гомумән алганда, әлеге эшкә 1 миллиард сумнан артык акча сарыф ителде», – диде Сергей Иванов.

Йөз кат ишеткәнче, бер кат күрүең хәерле, ди халык. Яңа президент номерларының ишеген «ВТ» хәбәрчесе дә ачып карады. Ишек дигәннән, БРИКС җитәкчеләре өчен югары сыйфатлы яшәү урыннарының үзенчәлеге: керү юлы ике, ишекләрнең берсе – персонал өчен. Президент номерлары мәйданы ягыннан да аерылып тора: иң кечкенәсе дә 100 квадрат метрдан башлана. Иң зуры – 250 квадрат метр. Номер кунак бүлмәсе, эш бүлмәсе (бу да – президент номерларына куела торган мәҗбүри таләп), йокы бүлмәсе һәм аш бүлмәсеннән тора.

– Дүрт стандарт номерны берләштереп, бер торак әзерләдек, – диде «Сөләйман палас» отелен гамәлгә куючы Камила Абунагимова. – Электр плитәсе, савыт-саба юу урынын махсус шкаф эченә яшердек. Бүлмәнең ямен алып тормасыннар. Бер карават бар, моңа өстәп, номердагы диван, креслолар да җәелә. Шуңа күрә биредә алты кеше иркенләп яши алачак. Бездә кайсы ил җитәкчесе яшәячәген беләбез, әмма аларның исемнәрен әйтергә ярамый. БРИКС саммитыннан соң президент номерыннан ике бүлмә ясарга җыенабыз. Чөнки мондый зур номерны карап тору зур чыгымнар таләп итә.

Бауман урамындагы данлыклы «Матбугат йорты» бинасында урнашкан «Ногай» кунакханәсендә биш бүлмәне бер итәргә туры килгән хәтта. Президент номеры «акыллы» да әле: яктылык үткәрми торган пәрдәләрне төшерү, телевизорны кабызу, йә булмаса утны сүндерү өчен бу хакта кычкырып әйтү дә җитә. Менә шундый уңайлыклар!

– Президент бүлмәсе булдыру белән беррәттән, кунакханәне тулысынча яңарттык. Дүрт айга тулысынча ябылып торырга да туры килде, – диде «Ногай» кунакханәсе директоры Виталий Большаков. – Безнең бина архитектура һәйкәле булып санала. Шуңа күрә бөтен төзекләндерү эшләрен алдан килештердек, махсус рөхсәт кәгазе алдык. Дөнья бер урында тормый, безгә дә гел яңарырга, камилләшергә туры килә. Моны аңлап кабул иттек. Гомумән алганда, төзү һәм төзекләндерү эшләренә 200 миллион сум чамасы акча китте. Куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып, президент номерының тәрәзәләре Бауман урамына карамый. Күршедә ярдәмчеләр һәм сакчылар яши алачак. БРИКС саммитты вакытында кунакханә рәсми кунаклар өчен генә эшләячәк.

Кем булса да, «Рамада» отелендә тукталырга җыенучы ил җитәкчесе безгә гаиләсе белән киләчәк, ахры. Биредә президент номерында ике йокы бүлмәсе җиһазландырганнар.

– Безнең президент номеры бар иде инде. Әмма ул БРИКС таләпләренә туры килмәде, ягъни бер генә ишектән кереп була иде. Шуңа күрә яңа номер булдырдык, аш бүлмәсенә хезмәткәрләр өчен аерым керү юлы ясадык, ул мәйданы ягыннан да зуррак – 157 квадрат метр, – дип сөйләде «Рамада» кунакханәсенең генераль менеджеры Татьяна Ильченко. – Ике йокы бүлмәсендә барлыгы өч карават бар. Димәк, олы кунакның гаиләсен дә кабул итә алачакбыз.

Татьяна Ильченко әйтүенчә, саммитның кунакханәдә яшәячәк вәкилләреннән гозерләр килә башлаган инде. «Номерларда Россия шоколады, тимер савытта печенье куюыбызны сорыйлар», – диде ул. Әлегә үтенечләр исемлеге ике биткә җыелган. «Куркыныч түгел. Моңарчы кайбер кунаклар өчен 38 битлек райдер (таләпләр исемлеге) да үтәгәнебез бар», – дип тә өстәде Татьяна Ильченко. Ул президент номерының кайбер серләрен дә чиште. Мәсәлән, бүлмәләрдәге көзгеләрне телефон яки башка электрон җайланмага тоташтырып, үзеңә ошаган музыка куярга була, ә юыну бүлмәсе эчендәге пыяла диварлар, төймәгә баскач, үтә күренмәледән тоныкка әйләнә икән. Булачак хуҗаларга карабодай ярмасы һәм ярма кабыгы тутырылган мендәрләр дә әзерләп куйганнар. Үзләре сораган ди.

Сан

БРИКС саммиты кунаклары 58 кунакханәгә урнашачак дип фаразлана. Сүз 6616 номер турында бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре