– Үсемлекләргә яңгыр суы сибүдән дә яхшысы юк, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Бакчачыларның күбесе иртәнге язда зур мичкәләргә тутырып куелган кар суы запасына да ия әле. Чыннан да, яңгыр һәм кар суы торбадан аккан суга караганда файдалыракмы?
Нурсәнә Мотыйгуллина. Балык Бистәсе
Бакчачыларның сорауларына агроном Рамил Ситдыйков җавап бирә.
– Яңгыр суында, чыннан да, суүткәргечтән килгән судан аермалы буларак, кальций гидрокарбонаты юк (яисә аз күләмдә). Шуңа күрә ул йомшак. Үсемлекләргә моның файдасы бармы соң? Әллә ни юк. Инде килеп, торбадан аккан суны да йомшартырга мөмкин. Моның өчен аны савытка җыеп, бераз тотарга гына кирәк. Хәтта тәҗрибәсезрәк бакчачылар да шулай эшләргә тырыша дип беләм.
Кар суына килгәндә, аның да үзлекләре яңгырныкына охшаш. Ә иң мөһиме – кар суында җиңелчә генә әчелек бар. Шуңа күрә, чыннан да, үсемлекләр өчен файдалырак ул. Бүлмә гөлләренә, аеруча миләүшә гөленә (фиалка) сибү өчен кулай.
Шулай да гел кар яки яңгыр суына гына өстенлек бирергә кирәкми. Әйтик, помидор, татлы борыч, баклажанга яңгыр (кар) суын гадәти су белән чиратлаштырып (рәттән ике тапкыр гадәти су, бер тапкыр яңгыр суы) сибү дөрес булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез