Бала хокукларын саклаучылар институты үткәргән сораштыруда катнашучыларның 35,3 проценты – «Уку йортында нинди хисләр кичерәсез?» дигән сорауга «мәктәптә барысы да шәп» дип, 48,1 проценты – «барысы да әйбәт», 13,6 проценты – «ярыйсы», 3 проценты «йөрмәсәм, әйбәтрәк булыр иде» дип җавап биргән.
Урамда балаларны сукбай этләр (респондентларның 49 проценты шуны телгә алган), урамнар һәм җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарының начар яктыртылган, тиешенчә эшләнмәгән булуы (38%), ташландык биналар (21%) борчый. Ә инде өйдә төп проблемаларның берсе дип интернет булмауны саныйлар. Күбесе, күңелен күтәрү өчен, спортка һәм яраткан шөгыленә тартыла, якыннары белән аралаша.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез