Ульян өлкәсенең Ленин исемендәге шифаханәсендә ял итеп ятыш. Октябрь ахыры булса да көннәр җылы. Шифаханә бинасыннан чыгуга, урман кочагына эләгәсең. Утырып ял итәр өчен берничә җиргә эскәмияләр ясап куйганнар. Берсенә барып утырдым да күзләремне йомдым.
Шул вакыт «мияу» дигән тавыш ишетелде. Игътибар итмәгәнмен, миннән ерак түгел бер эскәмиядә ике песи ята икән. Нишләптер бер-берсенә артларын куйганнар. Әллә үпкәләштеләр микән? Шулай ахрысы, берсе йомшак кына, мескен генә тавыш белән «мияу» дисә, икенчесе усал гына мырылдап куя. Йомшак тавышлысы – ана, усалы – ата мәче. Ата мәче гәүдәгә зуррак була, шуннан аердым. Егерме минут чамасы әйткәләшеп ятты болар. Шуннан соң ата мәче сыртларын кабартып торып басты да ана мәче тарафына үтергеч караш ташлады. «Синең кебекләр буа буарлык», – дигән кебек тоелды. Чөнки үз-үзен тотышы шуңа ишарә: эскәмиядән сикереп төште дә якындагы агачка таба атлады. Ә анда сары яфракларга яртылаш күмелеп, тагын өч мәче ята. Берсе янына килде ата мәче, икенчесе янына. Болар канәгатьсезлек белдергәндәй мырлап куйдылар. Ә менә өченчесе, ата мәче килеп тәненә борын төртүгә, тәмам җебеп төште, үзара ялаша да башладылар.
Мәчеләрнең кыланмышларын тәмәке тартырга килеп утырган бер ир дә күзәтеп торган икән. «Смотрите, все как у людей», – дип елмая бу. Мин: «Почти», – дигән булдым. Аннан соң мәчеләр тормышын өйрәнгәннәрем искә төште дә: «Но у кошек нет романтической любви», – дип куйдым. Белүемчә, мәчеләрдә бөтен хисләр инстинкт дәрәҗәсендә. Шул ук вакытта аларның үзләрен рәнҗеткәннәргә бик озак, хәтта гомер буе үч саклаганнары турында да ишеткәнем бар. Мәче асраган бер дустым, мәсәлән, үпкәләгән мәченең, хуҗасы күрмәгәндә, аяк киемнәренә «пес» итүе турында сөйләгән иде. Мәче үз акылына килгәнче дигәндәй, аяк киемнәрен яшереп куя торган булганнар болар. Мәчеләр күңелләрендә ярату хисләре дә саклый. Мәхәббәтләре гомерлеккә сузылырга мөмкин, ди.
Мин җәнлек-җанварларның, төрле хайваннарның яшәү рәвешләрен, үз-үзен тотышларын кешенеке белән чагыштырырга яратам һәм шактый ук уртаклыклар да табам. Мәсәлән, мәчеләрдә ана һәм бала мәхәббәте, хуҗасына тугрылык саклавы кешеләр көнләшерлек һәм уйландырырлык. Мондый гыйбрәтләрне миңа «Арча хәбәрләре» газетасында эшләүче каләмдәшем Ильяс Фәттахов сөйләгән иде. Берсе мондыйрак. Арчаның Югары Мәтәскә авылы уртасында, нәкъ юл өстендә зур самавыр тора. Ул шифалы чишмә суы белән тулы һәм юлчылар анда туктамый калмый. Берсендә машина белән суга килгән гаилә үзләренең мәчеләрен онытып калдыра. Алар, мөгаен, мәченең машинадан төшкәнен дә күрми калгандыр. Кыскасы, мәчене алырга килүче булмый. Ә мәче, юл читенә чыгып, әлеге самавыр төбендә көннәр буе утырып, үткән-сүткән машиналарны күзәтә, хуҗалары күренмиме, янәсе. Атналар, айлар үтә, мәче шул чишмә янында кышлый да. Бик салкын көннәрне күршедәге йортларның лапасына кереп, бераз җылынып чыга да тагын юл читенә барып утыра. Ә хуҗалары юк та юк. Мәченең даны бөтен районга тарала, халык аны жәлләп сөйли башлый. Шуннан «Арча хәбәрләре» газетасында әлеге мәче турында берничә җөмләдән генә торган хәбәр бастыралар, мәченең рәсемен дә куялар. «Бер атна вакыт узды микән, юк микән – мәче юкка чыкты. Күрәсең, хуҗалары белән табышкан», – дигән иде Ильяс. Район газетасында мәченең хуҗасы табылу турында да хәбәр чыга һәм Арча халкы моны шатлыклы зур бер вакыйга кебек кабул итә.
Арчаның Корайван авылында булган вакыйга шулай ук бик гыйбрәтле. Авыл кешеләре, мичне томалагач, бераз кибә торсын дип, җылы мичкә яңадан утын тутырып куя иде бит. Бер йортта балаларга вакыты җиткән мәче, мичкә кереп, утыннар артына урнаша. Кичкә таба хуҗа хатыны мичкә ягып җибәрә. Шул вакыт ут эченнән авызына баласын капкан мәче сикереп чыга. Баласын калдыра да яңадан ут эченә ыргыла. Өч баласын да коткара ул, әмма йоннарына ут кабып, тәмам көйгән-каралган мәче үзе шунда ук җан бирә. Һәр ике очракта да мәче белән инстинкт идарә иткәнме, әллә тормышларының бер мизгелендә тугрылык, мәхәббәт хисләре кабынганмы? Кем әйтмешли, алай дисәң дә вай, болай дисәң дә вай. Ә менә кайбер очракларда җәнлек-җанварларның үз-үзләрен тотышлары адәм баласы көнләшерлек, гыйбрәт алырлык булу да бәхәссез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез