Социаль челтәрләрдә «лайк» кую гына түгел, бүгенге яшьләргә совет чоры да кызык. Берәүләр Ленин төшкән плакатлар җыйса, икенчеләр совет чорының сирәк уенчыкларын эзләү белән мәшгуль. Мондый кызыксыну бераз сәер дә кебек, чөнки яшьләрнең күбесе ул чорны күрмәгән дә. Шулай булгач, ни өчен интернет чорында үскән буын совет заманыннан илһам эзли соң? Бу берәр «мода»га иярүме, әллә сәбәп башкадамы?
СССРга алып кайталар
«Кока-кола» түгел, ә «Тархун». «Нильсон» тикшеренүләр үзәге нәтиҗәсе әнә шундый. Соңгы елда гади, совет чорындагы эчемлекләрне сату 18 процентка арткан. Яшьләр «Байкал», «Дюшес» лимонадын, вафли-конфетлар һәм совет чорын хәтерләткән башка товарны сатып ала. Җитештерүчеләргә шул гына кирәк – товарларны яшь буын ихтыяҗларына яраклаштырып саталар. Андыйлары юк икән, яңаны булдыру зур проблема түгел. Мисал өчен, соңгы 20 ел эчендә беренче тапкыр пленкалы фотоаппаратлар сатуга чыгарылган. Моннан тыш, бүгенге цифрлы камераларда да совет фотопленкасын кабатлый торган эффект барлыкка килгән.
Сорау тәкъдим тудыра. Совет чоры белән кызыксынганнар өчен социаль челтәрләрдә шул елларга багышланган яңа төркемнәр барлыкка килә. Совет зәвыгын, бәйрәмнәрен ничек бар шулай яктыртучы блогерлар, ретро кафе һәм кибетләрнең барлыкка килүе – моңа ачык мисал.
Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Тула, Төмән һәм башка зур шәһәрләрдә СССРга алып кайта торган кафе-рестораннар да бар. Биредә совет чорын күзләп кенә калмыйча, татып та карарга мөмкин: диварга эленгән келәм, күкеле сәгать, әбинеке кебек стакан-тәлинкәләрне күзләп туйгач, авыз итәр өчен «Оливье» һәм шпротлы бутерброд та бар.
Кыйммәтле тарих
Юклыкның нәрсә икәнен белмәгән, туңдырма сатып алыр өчен сәгатьләр буе чират тормаган бүгенге заман яшьләренең совет чоры белән уртак яклары юк та кебек. Тик алар барыбер ретро продуктларны үз итә, бүгенгесе белән бергә куллана. Хәер, совет чорына караган кайбер нәрсәләр безнең гадәти тормышыбыздан юкка чыгып бетмәде әле.
– СССР чорын сагына торган кеше түгелмен, чөнки мин анда яшәмәдем, әмма ул чордагы кайбер нәрсәләр безнең көндәлек тормышыбызда бар. Әйтик, винил пластинкалар. Кияүгә чыккач, ирем белән махсус «проигрыватель» сатып алдык. Анысы заманча инде, совет чорындагысы кебек түгел. Аннан винил пластинкалар эзли башладык, – ди Казанда яшәүче Гөлия Гарифуллина. – Бездә алар хәзер бик күп. Татарчаларын игъланнар сайты аша таптык. Тормыш иптәшем бер ханымның фатирына барып, сайлап сатып алып кайтты. «Андагы пластинкаларның күплеге», – дип гаҗәпкә калып кайткан иде. Әйтик, Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Авзалова җырларыннан торган пластинкалар. Русчаларын да эләктергән. Бөек Ватан сугышы чоры җырларыннан торган пластинканы дустыбыз бүләк итте. Үзебез дә пластинкаларга заказ биргән идек. Казандагы махсус кибеттән барып алдык аларын.
«Совет чорыныкы» дигән өчен түлисе дә әле. Әйтик, Гөлия сатып алган ике пластинка 9–10 мең сумга төшкән. «Заманында бөтен кешедә булган пластинкалар хәзер шулай кирәк булыр дип кем уйлаган? Ташламаган булыр идек», – дип көлә ул.
Блогер Анна Юманова Яңа ел бәйрәменә чыршыны фәкать совет чоры уенчыклары белән генә бизи. Моның өчен ул язылучыларыннан ярдәм сорап, шул чорга караган уенчыклар җыйган. «Әлеге уенчыклар сыйфатлы. Аларның һәркайсында – тарих, чөнки һәр уенчык кемнеңдер кулында булган, кемдер аны чыршыга элгән», – ди блогер.
Сер түгел, соңгы елларда чыршы уенчыкларының совет чорындагы кебекләрен махсус бәйрәм кибетләрендә дә табарга була. Тик алар элек ясалган уенчыклар түгел. Эзләсәң, андыйларын да табарга була. Һәрбер совет чоры кешесенең өендә булган мондый чыршы уенчыкларының бәясе хәзер 15 хәтта 20 мең сум тора. Игъланнар сайтында 1950 нче еллардагы «Совет йолдызчыгы» 55 мең сумга сатыла. Бер «Дядька Черномор» – 490 мең сум, ә 330 данәдән торган совет уенчыклары җыелмасы биш миллион сумга төшә.
Яшьлекне сагыну
Арча кызы Зөлфия Хәсәнова да совет чорында тумаган. Тик 20 яшьлек туган көнен «1990 нчы еллар» тематикасында үткәргән ул.
– Туган көн кебек бәйрәмнәрне гел билгеле бер тематикада үткәрү гадәте бар бездә. Элек анкеталар ясап тутыра идек, менә шул уем совет чорына барып җиткерде. Әти белән Арча буйлап шул чорны хәтерләткән плакатлар, лимонадлар эзләдек. «Лав из» сагызы, диско-шар таптык, – дип елмая ул. – Бәйрәм кунаклары барысы да шул чордагыча киенде: төрле төстәге өс киемнәре, кыска итәкләр, джинс... Кызлар шул вакыттагыча итеп чәчләрен ясады. Безгә ошады, күңел ачтык.
СССР чорына кайту теләге белән түгел, күңел өчен оештырылган әлеге бәйрәм күпләрнең күңеленә кереп калган. Чорны кайтарып булмый, әмма берничә сәгатькә шул вакытка кайтып килү мөмкин икән бит. Тик совет чорында туганнарның күбесе бүген бертавыштан: «Шул чорны кире кайтарыр идем, рәхәт яшәдек», – ди.
– Пленкалы фотоаппарат, чыршы уенчыклары, суккач кына эшли торган совет чоры телевизоры сарайның бер караңгы почмагында әле дә тора. Әмма оныклар уенчык итеп уйный аларны, – дип көлде Казанның Тынычлык бистәсендә яшәүче Тәскирә Абдуллина.
Өлкән буынның совет чорын сагынуы гаҗәп түгел. Ул вакыттагы тормыш шартлары түгел, ә яшьлеген юксына ул.
– Кеше бердәм булды, гел ярдәмләшеп яшәде. Урам белән бергә эшли идек, хәзер терәлеп торган күрше белән дә сирәк сөйләшенә. Дәүләт үз халкына гел ярдәм итте. Бушлай уку, бушлай фатирлар өләште. Хәзер бушлай дигәненә дә ярты гасыр чират торасы, – ди ул. – Аннан бигрәк тотрыклы заманда яшәдек, иртәгәге өчен кайгырмадык, чөнки таң атачагы билгеле иде, ә хәзер...
Тынычлык эзләп
Ә яшьләргә ул чорның нәрсәсе кызык? Бу сорауны социолог Алия Сабировага бирдек.
– Беренчедән, без артык кызу чорда яшибез һәм карагыз әле, бу чор күпме вакыйгаларны колачлый. Якын арада булган хәлләрне генә саныйк: пандемия, санкция, сәяси тетрәнүләр. Боларның барысын да туктатып, ял итәсе, хәл аласы килә. Кайчакта телефон, интернетны сүндереп, ятып йоклыйсы килә. Әмма ниндидер мөһим яңалыкны күрми калырмын, якыннарым шалтыратып, нәрсәдер хәбәр итә алмаслар дип куркып калабыз. Рәхәттә яшибез, әмма иртәгәге көнгә ышаныч юк. Яшьләр, өлкәннәрнең сөйләгәннәренә ышанып, совет чорын тотрыклы итеп күзаллый һәм шунда «кайтып» ял итә, – ди белгеч.
Өлкәннәрнең күбесе совет чорын «рәхәт чор» дип бәяли. Аерым бер вакыйгаларга бәйле рәвештә, аны идеаллаштыра. «Совет» сүзе – гадилек һәм ышаныч символы.
– Тарихка кайту, ягъни үткәннәр белән кызыксыну бер быел һәм Россиядә генә башланмады. Һәр илдә дә 20–30 ел саен мондый нәрсә күзәтелә. 1970–1980 нче елларда үткәннәр белән кызыксыну илебез халкына социаль һәм икътисадый тетрәнүләрне кичерергә ярдәм иткән. 1990 нчы елларда үткәнгә кайту модасы янә популярлык казанды – кеше элеккеге елларның сериаллары һәм музыкасына кайтты. Хәзер исә янә шуны кичерәбез. 1990 нчы еллардан көч һәм тотрыклылык эзлибез. Шул чорны тасвирлаган сериаллар төшерелә. Шул чор җырларын тыңлыйбыз – Надежда Кадышева, Татьяна Буланова, «Ласковый май» төркеме кабат популярлашып китте, – ди Алия.
РОССИЯ ЯШЬЛӘРЕ ГЕНӘ ТҮГЕЛ
Чит ил белгечләре исә яшьләрнең элеккеге чор белән кызыксынуын тормыш мәгънәсен эзләүгә тиңли. АКШтагы тикшеренү төркеме яшь буынның мәдәни трендларын анализлап, шундый нәтиҗә ясаган. Яшьләрнең күпчелеге (68%) алар туганга кадәр булган чор белән кызыксына, 73 проценты үткән елларның җырлары һәм фильмнарына тартыла икән. Тикшеренүдә катнашучыларның 80 проценты яңа технология һәм продуктлар үз эченә үткән заман идеяләрен һәм дизайн элементларын кертергә тиеш, дип саный. Гомумән алганда, яшьләр мондый кызыксыну төшенкелектән коткара дип саный.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез