Газетага язылу

Утсыз төтен: ил халкы акча җыюга керешкән

Кесәдә ничә сум акчагыз бар? Үзебез әйтәбез: былтыр илдә яшәүчеләр 18 триллион сумга якын акчасын әрәм-шәрәм итмичә, җыеп куйган.

Утсыз төтен: ил халкы акча җыюга керешкән
Татар информ

Ышанмас та идек, Росстат шулай дип санап чыгарган. Бу – соңгы 13 елдагы иң зур мая, ди белгечләр. Халык ник акча җыя? Аны нишләтергә уйлыйлар? Акча янчыгына бергәләп күз салыйк.

Казанда яшәүче Лилия Хаҗиева узган ел ахырында акчалы эшкә күчкән.

– Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли идем. Хезмәт хакы – 35 мең сум тирәсе. Былтыр көз көне бер гаиләгә бала караучы итеп эшкә чакырдылар. Ике яшьлек кызны көн саен иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать алтыга кадәр караган, ашаткан, уйнаткан, йоклаткан өчен аена 120 мең сум хезмәт хакы вәгъдә иттеләр. Ризалаштым, әлбәттә. Мин бу кадәр акча күргәнмени? Хезмәт хакын артык туздырмаска тырышам. Җыеп барам. Хәер, кибетләрдә йөрергә вакытым да юк, акча эшлим бит. Соңгы арада танышларым арасында да эш урынын алмаштыручылар күп, – ди ул.

2025 ел йомгаклары буенча, россиялеләр 18,46 триллион сум акча җыйган. Росстат хәбәр итүенчә, бу – барлык керемнәрнең 14,1 процентын тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, 2024 елда ил халкы 10,84 триллион сум (барлык керемнәрнең – 9,7 проценты кадәр) акча туплаган.

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры, социология фәннәре докторы Мария Ефлова фикеренчә, без яхшырак яши башлаганбыз. Һәрхәлдә, саннар шул хакта сөйли.

– Халыкның тормыш сыйфаты яхшыруы сөендерә, – ди ул. – Хезмәт хакы көндәлек кирәк-яракларга җитмәсә, без акча җыеп бара алмас идек. Мая туплыйлар икән, димәк, акчалары бар. 2025 ел нәтиҗәләре буенча россиялеләрнең ашау-эчү, коммуналь хезмәтләр кебек көндәлек кирәк-яракларга акчасы җиткән һәм артык та калган.

Белгеч фикерен саннар да дәлилли. Былтыр илдә яшәүчеләрнең реаль керемнәре 8 процентка диярлек арткан.

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, халыкның кесәсе калынаюга аптырыйсы юк.

– Бу шул исәптән банклар алып барган сәясәткә бәйле. Билгеле булганча, 2025 елда банк кертемнәре буенча процент ставкасы 16–17 процентка кадәр җитте. Шул ук вакытта инфляция 6 проценттан артмады. Ягъни акчаны банк кертемендә саклау отышлы булды. Ә финанс оешмасында 1 миллион 400 мең сумга кадәр булган һәр кертем иминиятләштерелгән. Шуңа күрә халык кыйммәтле фатир яки машина сатып алуны кичектереп, кулдагы акчаны банкка салып куйды. Әле кайчан гына торак сатып алу киләчәккә инвестиция булып саналса, хәзер бу адымга сагаеп карыйлар. Чөнки кредит ставкалары югары. Алга таба торак белән кызыксыну тагын да кимеячәк дип фаразлыйбыз, – ди белгеч.

Аның сүзләренә караганда, мондый шартларда акчаны туздырмыйча, җыеп бару бик дөрес. «Халыкның туплаган акчасы арта икән, димәк, китап кушканча эшлиләр, – ди Илдус Сафиуллин. – Тагын бер кат искәртәбез: бүген фатир, машина кебек кыйммәтле сатып-алуларны кичектереп тору яхшырак. Чөнки базар шартларында яшибез. Шуңа күрә бүген матди хәлегез әйбәт булса да, гаиләнең керем дәрәҗәсе теләсә кайсы вакытта үзгәрергә, мәсәлән, кеше эшсез калырга мөмкин».

Мария Ефлова исә акчаның «эшләргә» тиешлеген искә төшерде. «Мендәр астында яткан акчаны инфляция «ашый». Ул әйләнештә булган очракта гына табыш китерә ала. Шуңа күрә акчаны кайда да булса салып кую, инвестицияләү мөһим. Бу күзлектән чыгып караганда, финанс яктан грамоталы булырга кирәк», – ди социология фәннәре докторы.

Акча булса да кыен, булмаса да. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру барышында ачыкланганча, бүген илдә яшәүчеләрнең яртысының җыйган акчасы бар. Респондентларның 26 проценты исә кесәсендә җил генә уйнавын әйткән. Керемнәренең бер өлешен туплап баручыларның яртысы диярлек гаиләдә «куркынычсызлык мендәре» булырга тиеш дип саный. «Кара көн»гә запас, кыскасы. Сораштыруда катнашучыларның 35 проценты – ялга бару өчен, тагын 29 проценты ремонтка дип акча җыя. Илдә яшәүчеләрнең күбесенең (53 процент) банкта тупланма счеты бар. Респондентларның 30 проценты исә акчаны банкта түгел, ә банкада саклый. «Өйдә торса, ышанычлырак», – дигән алар. Кесәдәге акчаны акцияләргә яки кыйммәтле кәгазьләргә салып куюны, иң кызыксындырмый торган юл, дип әйткәннәр.

Җыелган күпме акча булырга тиеш?

Фәнис ХӨСӘЕНОВ, икътисадчы:

– Ай саен ашау-эчү, коммуналь түләүләр, кредит, дарулар сатып алу, балаларга киткән чыгымнарны кушасыз да шуны алтыга тапкырлыйсыз. Килеп чыккан сумма сезнең «финанс мендәре»н тәшкил итәчәк тә инде. Без ким дигәндә ярты елга җитәрлек куркынычсызлык маясы булдырырга киңәш итәбез. Бу акчаны тотмаска тырышырга кирәк.

Бу елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматларга караганда, илдә яшәүчеләрнең банкларда 67 триллион сум акчасы бар. Кулдагы «тере» акча – 17,1 триллион сум

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла..

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре