Бу фаҗига – юлларда кан белән язылган кагыйдәләрне бар дип белмәү, олыларның битарафлыгы һәм ваемсызлыкның ачы, җан өшеткеч нәтиҗәсе. Балаларның иминлеге өчен кем җаваплы һәм мондый хәлләр кабатланмас өчен нишләргә?
Егетләр утырган машина зур тизлек белән юл читендәге агачка бәрелә, нәтиҗәдә автомобильгә шунда ук ут каба. Кызганыч, җиде кеше утырган машинадан бары тик берсе генә чыгып өлгерә. Әлеге вакытта тәненең кырык проценты пешкән 15 яшьлек яшүсмер хастаханәдә дәвалана. «Баланың хәле тотрыклы, ул аңында. Сәламәтлегенә куркыныч янамый. Ул кирәкле бөтен дәвалануны ала», – дип хәбәр итә Балалар республика клиника хастаханәсе табиблары.
Егетләрнең барысы да – Мари Эл Республикасыннан. Рульдә 30 яшьлек ир-ат утырган дип фаразлана. Тик аның йөртү таныклыгы да булмаган. Ул ни өчен рульгә утырган? Ни өчен яшүсмерләр төнлә әти-әниләреннән башка бөтенләй башка республикада йөргән? Сораулар күп, тик, кызганыч, аларга җавап тапкан очракта да балаларны инде кайтарып булмаячак. Әмма җавап вакыйганың очына чыгу һәм башкалар сабак алсын өчен кирәк.
Атна ахырында Казан читендә тагын бер куркыныч авария булды. Питрәч районында 18 яшьлек егет идарә иткән, алты кеше, шул исәптән, дүрт үсмер утырган машина юл читендә тавыш йомшаткыч экранга килеп бәрелде. Ике көннән пассажирларның берсе – 15 яшьлек үсмернең үлеме турында хәбәр иттеләр.
Кызганыч, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре көндәлек вакыйгага әверелде. Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов 2026 елның алты аенда әнә шундый 206 авария теркәлгәнлеген хәбәр иткән иде. Алты баланың гомере өзелгән, тагын 221 е җәрәхәт алган. Соңгы биш елда республика юлларында 69 бала һәлак булган, шуның 25 е – җәйге чорда. Нәкъ менә пассажир балалар катнашындагы аварияләр Дәүләт автоинспекциясендә аеруча борчу тудыра.
– Җәй көне балалар күбрәк вакытларын урамда үткәрә, машина, велосипед, самокат һәм башка техникада ешрак йөриләр, бу юл-транспорт һәлакәте куркынычын арттыра. Быел һәлак булган алты баланың бишесе – пассажир. Барлык очракларда да машина йөртүчеләрнеж юлда йөрү кагыйдәләрен тупас бозганы ачыкланды. Әйтик, 6 июньдә Әгерҗе районында Hyundai белән идарә итүче хатын-кыз тизлекне арттырып, юлдан чыгып китә һәм әйләнеп каплана. 13 яшьлек пассажир үлә, тагын 11 һәм 13 яшьлек ике бала җәрәхәтләр ала, – дип сөйләде ГАИ идарәсе башлыгы урынбасары.
Кызганыч, әти-әниләр арасында да җаваплылыкны тулысынча аңлап бетермәүчеләр бар. Андыйлар баланың күңелен күрәм дип, куркыныч уенчык бүләк итә.
– Авылдашыбыз 12 яшьлек улына иске генә бер машина алып биргән иде. Шуңа авылның бөтен бала-чагасын төяп чаба. Мотоциклы да бар. Карап торырга куркыныч. Инде ул гаилә быел икенче улларына электр самокаты алып биргән. Авылдагы тигезле-тигезсез юллардан җилдерер өчен анысы да куркыныч әле аның, – ди Азнакай районының бер авылында яшәүче Илнур Сабиров.
Мотоцикл, питбайк, квадроцикл тавышы авыл халкының гына түгел, инде хәзер калада яшәүчеләрнең дә тынычлыгын ала. Алар хәзер ишегалларына да керә, төркем-төркем булып юллардан чабыша. ГАИның аларны туктатырлык көче дә, мөмкинлеге дә юк. Ә туктамаган очракта, бу узышу һәлакәт белән тәмамланырга мөмкин. Андый очраклар да булып тора. Көчле мототехника тавышыннан зарланган хәбәрләрне социаль челтәрләрдә күп укырга туры килә.
– Без аларны бик күп ишетәбез. Юлда машиналар кимеп, кич җитә башлауга, алар юлларга чыга. Мотоцикл, питбайкларга җиңел күңел ачу чарасы итеп кенә карыйлар. Бүген аларны теләсә кем теләсә кайсы вакытта сатып ала ала. Рульгә кем генә утырмый: яшүсмере дә, исереге дә. Күпчелеге – 18 яше дә тулмаган егетләр. Башларында шлем булмау турында әйтеп тә тормыйм. Мототехникаларында номерлар да юк хәтта. Алар махсус мәйданчыкларда гына йөрергә тиеш. Башка очракларда әти-әни җаваплы, – ди Казанның Сәлимҗанов урамында яшәүче Илдус Абдуллин.
Мотоспорт белән шөгыльләнүче Александр Опарин питбайклар белән шәһәр урамнарында гына түгел, такыр сукмаклар, болын-кырларда да йөрүгә каршы.
– Аларда махсус билгеләнгән мәйданчыкларда гына йөрергә кирәк, диләр. Тик андый урыннар республикада аз. Ә питбайклар белән проблема чыннан да бар, бигрәк тә шәһәр янындагы бистәләрдә күп алар. Кибетләр дә акча эшләп калырга тырыша. Бик сирәк сатучылар гына дөрес, файдалы киңәшләре белән уртаклаша. Карап торышка җиңел генә тоелган техника белән идарә итү чынында авыр. Тәҗрибәсез яшь бала идарәне бик тиз югалтырга мөмкин. Аннан соң, питбайкларның күпчелегендә тавыш сүндергеч юк, шуңа күрә көчле тавыш кешеләрнең төнге йокысын качыра, – ди белгеч.
26 июльгә булган саннарга караганда, быел Татарстан юлларында 1642 һәлакәт теркәлгән. Аларда 172 кешенең гомере өзелгән, тагын 1996 сы имгәнгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез