Үз илебез буйлап сәяхәт кылу хыял гына булып калмасын

Россиядә яшәүчеләрнең яртысы гаилә белән сәяхәт итүне өстен күрә. Роскачество уздырган сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны сөйли. Шулай булгач, илдә гаилә белән сәфәр кылу, сәяхәт итүнең сыйфатын мөмкин кадәр арттырырга кирәк. Стандартлар әзер, инде хәзер аларны үтәргә генә кирәк.

Икегез дә бертигез...ме?

Гаилә белән ял итү стандартларын Роскачество булдырган. Машина кую урыннары, сату нокталары, туклану һәм күңел ачу урыннары – барысына карата да кагыйдәләр бар. Әйтик, хәзер кунакханәләрдәге гаилә номерларында тәрәзәләр, розеткалар, мебель, баскычларда махсус саклау механизмнары урнаштырылган булырга тиеш.

– Әлегә стандартлар ихтыяри булачак. Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы белән әнә шундый фикергә килдек. Киләчәктә без аларны илкүләм стандартлар дәрәҗәсенә җиткерергә уйлыйбыз, – диде бу хакта «Россиянең сыйфат системасы» оешмасы җитәкчесенең урынбасары Юлия Михалева Дәүләт Думасында узган туризмга багышланган чарада.

Киләчәктә илдәге кунакханә һәм отельләрдә гаилә номерлары санын да гомуми санның яртысына җиткерергә ниятлиләр. Сүз уңаеннан, гаилә белән яшәү өчен махсус номерлар бөтен кунакханәләрдә дә каралмаган. Бу турыда Петербургта узган Халыкара икътисадый форумда Федерация Советы рәисе урынбасары Инна Святенко да әйткән иде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта мондый номерлар өч һәм аннан күбрәк «йолдызлы» кунакханәләрдә генә бар. Ә бит һәркемнең «йолдыз» санарга матди мөмкинлеге юк. Инна ханым да гаилә номерларын түбәнрәк класслы кунакханәләрдә дә булдырырга һәм аларга гомуми таләпләр кертергә кирәклеген ассызыклаган иде.

Безгә ни файда?

Әмма бу таләпләр һәм стандартлар туризмга бәйле бизнеска кырын сугарга мөмкин. Татарстан кунакханәләре ассоциациясенең башкарма директоры Александра Юшутина әнә шулай ди.

– Дөресен генә әйткәндә, бу – бизнес үзе өчен алдан билгеләмәгән модельләрне көчләп тагу. Үзләрендә гаилә номерларын мөстәкыйль рәвештә кертә торган кунакханәләр бар, әмма бу эш булган ихтыяҗдан чыгып башкарыла. Ягъни бу җәһәттә кунакханәләр үз аудиториясен өйрәнеп эш итә. Гаилә номерларын 50 проценттан да ким итмәү күбрәк курорт төбәкләр өчен актуаль, миңа калса. Андый төбәкләрдә кеше бөтен гаиләсе белән һәм озаклап ял итә, – диде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, Татарстанга гаиләләр генә түгел, бизнес-туристлар да, ялгызы гына сәяхәт итүчеләр дә, яшь парлар да килә.

– Һәм алар күп очракта барысы бер кунакханәдә яши. Ә инде кунакханәнең яртысын гаилә номерлары тәшкил итә икән, бу бизнеска кырын сугачак. Миңа калса, бу өлкәдә яшәүчеләр үз аудиториясен күпкә яхшырак белә, – ди Александра Юшутина.

Ике куянны берьюлы

Гаилә белән ял итү өчен Татарстанда мөмкинлекләр җитәрлек, шартлар яхшымы? Бу сорауны ике малай әтисе, блогер Илназ Габидуллинга бирдек. Алар гаиләләре белән бу ел эчендә генә дә республика һәм күрше төбәкләрдәге шактый урыннарны күрергә өлгергән.

– Уңайлы бит: машинага төялдең дә чыгып киттең. Быел Ижауда, Түбән Камада, Кама Тамагында, Казандагы ял итү урыннарында булдык. Без барган җирләрдә шартлар бик ошады, балаларның күңелен күрү өчен барысы да каралган, уйлап эшләнелгән. Ашау ягына килсәң, балалар өчен аерым меню, кечкенә бала өчен аерым утыру урыннары – барысы да бар. Иң мөһиме –куркынычсызлык ягыннан барысы да югары дәрәҗәдә, – дип сөйләде Илназ. –  Кимчелекләргә килгәндә, юл буйларында туктап ял итү өчен махсус урыннар булдырылсын иде. Аннан соң, кая да булса сәфәр кылганда, юл өстендә кала торган кызыклы, файдалы урыннар да күрсәтелсә, бик шәп булыр иде. Без, татарлар, ике куянны берьюлы тотарга яратабыз.

Илназ Габидуллин фикеренчә, туризм өлкәсендә бәяләрне контрольгә алырга кирәк. Үз илебез буйлап сәяхәт кылу авыррак хәлле гаиләләр өчен хыял булып калмасын иде.

Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге белгече Кирилл Родин бүгенге Россия сәяхәтчесенең уртача портретын менә ничек тасвирлый. «Алар – 55 яшькә кадәрге кешеләр һәм матди хәле ярыйсы булган гаиләләр. Бүген күпчелек туристлар шәхси автомобильдә сәяхәт итә. Аннан соң статистика буенча поезд, самолет, мотоцикл һәм велосипед килә. Күпләр (33 процент) кунакханәләрдә, якыннарында (25 процент), арендага алынган фатирда (18 процент) яшәүне өстен күрә».

Татарстанда гаилә белән ял итү өчен нинди кызыклы урыннар бар?

Татарстандагы туристик оешмаларның берсенә нигез салучы Рената Зарипова гаилә белән бергәләп сәфәр кылу өчен ике көнлек маршрут тәкъдим итте.

Беренче көн:

Иң элек Казан буйлап йөрисез. Башкаланың иң популяр урыннарыннан тыш, балаларга «СоюзМультПарк», төрле күңел ачу үзәкләре, Милли китапханәне күреп чыгу кызыклы булыр. Иске Татар бистәсендә дә йөреп кайтырга киңәш итәм.

Икенче көн:

Зөя утрау-шәһәрчегенә юл тотасыз. Анда машина белән дә, су транспорты белән дә барып җитәргә мөмкин. Аннан ерак түгел күптән түгел ачылган альпакалар яши торган паркка да кереп чыгыгыз (балалар өчен билет бәясе – 700, олылар өчен – 800–900 сум. – Авт.) Олысына да, кечесенә дә ошаячак. Аннан кайтышлый, Иннополис шәһәрен читләтеп узмагыз. Әлеге «яшь» шәһәр аеруча балаларның игътибарын җәлеп итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре