Үз илемдә – үз телем | «ВТ» газетасының махсус проекты | Баһавиевлар гаиләсе

Аларны хезмәт тәрбияли. Балаларының да кулы бар эшкә ята. Әниләре өйдәге җылылыкны, матурлыкны сакласа, әтиләре улларына үрнәк булып, аларны эш яратырга өйрәтеп үстерә. Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл һәм Илназ Баһавиевлар гаиләсендә өч ул үсеп килә. Җырчы гаилә белән чын ир-атлар тәрбияләү, туган телгә мөнәсәбәт, әти-әнигә хөрмәт, гаилә кыйммәтләре хакында сөйләштек.

Гаилә ул – ...

Илназ Баһавиев (ир, әти, ул):

... байлык.

Гүзәл Баһавиева-Идрисова (кыз, хатын, әни, килен):

...  аңлашу, рәхәт яшәү.

Наҗия Баһавиева (әни, каенана, әби):

... җылы оя.

Фирдәвес Идрисов, (әти, бабай):

...ир белән хатын.

Әнүзә Идрисова (әни, әби):

... зур дәүләт.

Камил Баһавиев (ул, онык):

... дус яшәү.

Рамил Баһавиев (ул, онык):

...  мәхәббәт.

Марсель Баһавиев (ул, онык):

... бөтен кеше өйгә җыелу.

ТӘРБИЯ

Шушы көннәрдә аларның гаилә коруларына 15 ел. Танышканнан соң 4 ай тирәсе генә очрашып йөриләр дә гаилә коралар. Баштарак Гүзәл Илназны бик ошатып та бетерми әле. Үзенең җырчы Рөстәм Закиров төркемендә бэк-вокалда эшли башлаган чагы. Озак үтми, «клавишник» булып Илназ эшкә урнаша.

– Үзем шәһәрдә тугач, Илназга авыл малае дип кенә карадым. Әле аның кыланчыклыгын күрсәгез иде. Бер дә миңа буласы егет түгел инде. Әмма мәхәббәт синнән сорамый икән ул. Сәхнәдә икебез дә бер тирәдәрәк торабыз. Ул күз кыса, мин елмаеп куям. Шулай итеп бер-беребезгә якынайганны сизми дә калдык, – ди Гүзәл. – Юмартлыгы белән җәлеп итте. Ул чакта Илназның машинасы бар иде. Концертан соң ул мине өйгә дә алып кайтып куя башлады. Ә машинасында ни генә юк. Бөтен кирәк-ярак бар. Әһә, мин әйтәм, йорт җанлы кеше икән бу. Киләчәккә планнарын да сораштыргалыйм. «Үз йортымны төзеячәкмен», – ди. Мин аның шунда ышанычлы ир, бер дигән әти буласын сиздем. Шуңа да эшне озакка сузмадык, өйләнештек тә куйдык.

Бер-бер артлы дөньяга килгән сабыйлар бу никахны тагын да ныгыта. Гомере буе, ике кызым булачак, дип йөргән Гүзәлне бервакыт Илназның кырт кисеп әйткән сүзләре күктән җиргә төшерә. «Безнең өч малаебыз була», – ди ул. Аллаһы Тәгаләнең амин дигән вакытына туры киләме, әллә инде Илназлар үзләре гаиләдә өчәү булганга, язмышлар кабатланамы, билгесез. Әмма Гүзәлнең кыз сөясе килү теләге әле дә күңеленең бер почмагында яши.

– Үзебез гаиләдә ике кыз туган без. Әнә шуңа да бик хыялланган идем. Кечкенәдән Сабантуйларда җырлаган өчен бүләк итеп биргән бантикларны кызларыма дип җыеп бардым. Аларны әле дә саклыйм. Күпме курчагым бар. Әле өченче улымны тапканчы да бер матур курчак алган идем, – дип сөйли Гүзәл. –  Аллага шөкер, улларым сау-сәламәт, әни дип кенә торалар. Бәхетнең иң зурысы шушы инде. Өйдә берүземә дүрт егет. Аларга исемнәрне дә үзем куштым. Без Илназ белән алдан сөйләшеп куйган идек: кыз туса, исемне ул сайлый, малайларга – мин.

Гаилә булгач, алар бергәләп чыгыш ясый башлыйлар. Гүзәлнең чыгымнары кими. Җырны Илназ гына язып бирә башлый.

– Без гел гастрольләрдә йөрдек. Бала көткәндә дә, табар вакыт җиткәнче, юлда була идем. Әнә шуңа да музыкаль һәм тынгысыз балалар таптым. Алар йоклап та ятмыйлар. Һәр көнне иртәнге җидедә уяналар. Холыклары шулай, – ди Гүзәл.

Баһавиевларның өч уллары да – Камил, Рамил, Марсель – инде әти-әниләре белән бергә зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар. Камилнең баянда уйнавына сокланучылар, аңа изге теләкләр җиткерүчеләр күп икән. Камилдән күреп, гармун, тальян, баянда уйнарга теләк белдергән балалар күп булган. Аларның әти-әниләре Камилне укыткан укытучыларның да исем-фамилияләрен сорап ала икән.

– Малайларга әти тәрбиясе бик кирәк. Яшермим, мин – кырыс әти. Таләпчәнмен. Үзебез өч малай үстек: Илназ, Алмаз, Нияз. Әти белән әни безне эшләтеп үстерде. Утын әзерләү, бәрәңге алу, печән чабу – берсе дә калмады. Улларыма бөтен эш эләгә. Үз йортыбыз булгач, тик торган юк. Түтәлен дә казыйбыз, утыртабыз да, үстерәбез дә. Мәрхүм әтием миңа: «Малай, алган әйбереңне урынына куй», – дияр иде. Баштарак аңламыйсың шул аны. Менә хәзер үзем балаларны шуңа өйрәтәм. Әтинең хаклы булганын аңладым инде, – ди Илназ. –  Гаиләм белән бик горурланам. Гүзәлне бик яратып өйләндем һәм әле дә шул хисләр белән яшим. Ярату да елдан-ел ныгый гына. Өч балама гомер биргән хатыныма чиксез рәхмәтлемен. Гүзәл – гаилә җылысын саклап тотучы. Дүрт ир-егетне тәртиптә тоту, бәхетле итү – зур эш!

ТЕЛ

Илназ белән Гүзәл гаиләдә гел татарча сөйләшә. Аеруча Илназ тел сагында тора. Уллары ялгышып кына русчага күчсә дә, җавап бирми икән. «Эни, Эти» дип йөрүләрен теләмим, ди ул.

– Татарчаны белү бик кирәк. Әнкәй теле бит ул.  Бар да гаиләдән башлана. Әлбәттә, замана шаукымы безнең гаиләгә генә кагылмый калмады инде. Малайлар еш кына русчага күчмәкче. Әмма таләбем шундый: мин аларның өйдә тел бозмауларын телим. Аларны татарча китап укырга мәҗбүр итәм, – ди Илназ.

Балаларның тормышында әби-бабай роле дә зур. Малайлар җәйләрен Тукай районына – Гүзәлнең әти-әнисе яшәгән Яңа Бүләк авылына кайта икән.

– Әти белән әнием пенсиягә чыккач, мәдәният йортына йөри башладылар. Улларым да аларга ияреп бара. Әнием 46 ел шәфкать туташы булып эшләп ялга чыкты. Бик матур  бии. Әти – үзешчән гармунчы. Ул 10 балалы гаиләдә туган. Гармун алырга акчасы булмагач, әти күршеләргә кереп эш эшләгән. Малларын карашкан. Алар аннары аңа гармун бирә торган булган булганнар, – ди Гүзәл.

Ул да телне өйдә саклау яклы. Уллары телне тагын камилләштерсен өчен, татар радиолары тыңлыйлар, татар каналлары карыйлар. Шөкер, Камил һәр иртән йокыдан торуга, Илһам Шакиров башкаруында «Әдрән диңгез»не кабызып куя икән. Әле дә әби-бабайлары татарча шигырь өйрәтә, газеталардан файдалы киңәшләр табып, шуны аңлатып укыйлар икән.

– Мин үзем рус сыйныфында укыдым. Беренче сыйныфта ук: «Бу бала матур итеп татарча шигырь сөйли», – дип, укытучым мине Казанга телевидениегә алып барды. Тапшыруның чыкканын түземсезлек белән көттек. Безнең өйдә аклы-каралы телевизор иде, шуңа күрә тапшыруны, күрше подъезддагы танышларга кереп, төсле телевизордан карадык. Очраган һәркемгә телевизордан мине карарга кушканыбыз истә, – ди Гүзәл.

РУХ

Илназ һәм Гүзәл гаиләсе милләтнең киләчәге өчен янып яши. Алар, татарлыгыбызны сәхнәдә җырларыбыз ярдәмендә саклыйбыз, диләр. Балалары белән бер генә бәйгене калдырмыйлар. Иҗади гаиләнең үзенә дә тынгы юк. Әле бер җиргә чакыралар, әле икенчесенә. «Нечкәбил» бәйгесендә катнашып, финалга да чыкканнар.

– Яшәү көчен балаларымнан алам. Алар – безнең киләчәк. Ир-егетләр булгач, миңа карап, булачак хатыннарын сайлаячаклар. Әнә шуңа матур да, үрнәк тә булырга тырышам, – ди Гүзәл.

Алар буш вакытларын әрәм итмиләр. Гел табигать кочагына чыгалар. Кышын – чаңгыда, җәен велосипедта йөриләр.

– Бик арып киткән чакларда бакчада эшлим. Саф һавада йөрергә яратам. Өйдә инде кичләрен гармун, баян тартам, – ди ул.

Баһавиевлар белән очрашканда да өйләрендә гармун, тальян, баян, курай тавышы тынып тормады. Егетләрнең максатлары зурдан: татар моңын халыкка тапшырасылары бар. Әнә Камил дә дүрт телдә бирелгән көйләрнең иң элек татарчасын уйный, ди. Җырның эченә кереп китеп, моңланып утырган чаклары да күп икән.

– Әтием белән әнием миңа һәм энеләремә бөтен мөмкинлекне бирә. Без җырлы гаилә булуыбыз белән бәхетле. Татар җырларын бик яратабыз. Башкача мөмкин дә түгел. Әби-бабайлар телен без сакларга тиеш, – ди Камил Баһавиев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре