Йорт салуның ние бар: мүклисе дә, чутлыйсы... Алай гына түгел шул. Бу елның 1 мартыннан илдә шәхси торак төзелешендә эскроу-счет гамәлгә керде. Алдакчылар тозагына эләгеп, йортсыз да, акчасыз да калу куркынычыннан халыкны шулай итеп араламакчылар. Ни кызганыч, ярык тагарак янында утырып калучылар аз түгел. Бу атнада Татарстан прокуроры шәхси торак төзелеше өлкәсендә мошенниклык очракларына бәйле җинаять эшләрен тикшерүне үз контроленә алды хәтта. Ничек алданмаска?
Шәһәрдән качу
Алинә һәм Реваль Гариповлар Казан янындагы бистәләрнең берсендә йорт сатып алган.
– Бер бүлмәле фатирда дүртәү яшибез. Шуңа күрә зуррак торакка күчәсебез килде, – ди гаилә башлыгы. – 100 квадрат метрлы, ике катлы йортны былтыр җәй көне сатып алдык. Дөрес, ул вакытта аның нигезе генә бар иде әле. Бөтен коммуникацияләре булган торакның бәясе – 11 миллион сум. Беренчел кертемне җыярга әти-әниләр булышты, калганына ипотека рәсмиләштердек. Шәһәр эчендәге ике бүлмәле фатир да шул бәя тора. Тик таш «тартма»ны шәхси йорт белән чагыштырырлыкмыни? Төзелеш оешмасының хуҗасын яхшы беләм. Ышанычлы булганга, аңа мөрәҗәгать иттек. Алданучылар турында гел сөйләп торалар бит. Эш барышын даими күзәтеп, фотога төшереп торабыз. Йортны түбә астына керттеләр инде, бүлмәләр дә бүлделәр. Җәйгә өй туе үткәрергә исәп.
Моннан ары йорт салдыру кебек зур эшкә тотынучыларның бер мәшәкате кимеячәк. Бу елның 1 гыйнварыннан тармакта эскроу-счетлар гамәлгә керде. Ачыклык кертик: моңа кадәр аерым бер оешма тарафыннан тулы бер бистә төзелгән очракта, эш эскроу-счет аша алып барылды. Ягъни эшне башкаручы махсус счетта саклана торган акчаны төзелеш тәмамланганнан соң гына алды. Хәзер исә шәхси җир кишәрлегендә йорт төзегәндә дә, шундый ук тәртип гамәлдә булачак. Дөрес, бу – ташламалы ипотека программаларыннан һәм ана капиталыннан файдаланучылар өчен генә мәҗбүри булачак. Калган очракларда төзелеш ике якның үзара килешүе нигезендә башкарылачак. Бу урында шуны да искәртик: күпфатирлы йорт төзелешендә мондый тәртип 2019 елдан бирле гамәлдә.
Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев әйтүенчә, шәхси торак төзелешендә эскроу-счетлар гамәлгә керү тармакта ышанычны арттырачак.
– Торак төзелеше «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм программасының мөһим өлеше булып тора, – диде ул. – 2024 елда Татарстанда 3,452 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылды. Шуның 70 проценты диярлек, тәгаен әйтсәк, 2,352 миллион квадрат метры шәхси торак төзелешенә туры килә.
Быел республикада 3,2 миллион квадрат метр торак төзелер дип фаразлана, шул исәптән 52 процентка якыны – шәхси йортлар. «Соңгы биш елда республикада яшәүчеләр актив рәвештә төзелеш эшләре алып бара башлады. Моңа пандемия дә, СВО да тәэсир итте. Халык шәһәр читендә яшәүне сайлый», – диде министр урынбасары.
Росреестрның Татарстан идарәсе мәгълүматларына караганда, 2024 елда республикада 16,5 меңгә якын шәхси торак йорт кадастр исәбенә куелган. 2023 ел белән чагыштырганда, бу 32,2 процентка күбрәк. Былтыр сафка баскан шәхси йортларның яртысыннан күбрәге – бер катлы төзелешләр. Бер йортның уртача мәйданы – 138 квадрат метр.
Бәясе арта
Башкаладагы банкларның берсенең матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, закон үз көченә кергәнче үк, алар шәхси торак төзелешендә эскроу-счетлар куллана башлаган. «Бу, иң беренче чиратта, сатып алучылар мәнфәгатьләрен яклау өчен эшләнә. Төзелеш озакка сузылса яки оешма банкротлыкка чыкса, эшкә заказ бирүче үз акчасын кире алачак. Өстәвенә эскроу-счетта сакланган 10 миллион сумга кадәр акча иминиятләштереләчәк, – диделәр банкта. – Яңа тәртип шәһәрдән читтәге милеккә карата кызыксынуны да арттырачак, дип өметләнәбез. Димәк, ипотека алучылар саны күбәячәк».
Төзүчеләр исә бәяләр арту турында кисәтә. Рамил Сафиуллинның үз подряд оешмасы бар. Казан һәм башкала тирәсендәге районнарда елына 10–15 йорт төзи алар.
– Төзелешне үз хисабыңа алып барырга мөмкин. Банкка мөрәҗәгать иттең икән, эскроу-счет ачарга туры киләчәк, кредит оешмалары шундый таләп куя, – ди эшкуар. – Төзелешнең үзкыйммәте болай да югары. Банк исә өстәмә процентлар тагачак. Ахыр чиктә, болар барысы да йорт бәясендә чагылыш табачак. Без дә зыянга эшли алмыйбыз бит. Бу җәйдә шәхси йортлар 10–20 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин. Төзеп кенә дә эш бетми. Кәгазь эше артачак. Миндә, мәсәлән, моның өчен аерым белгеч юк. Яңа хезмәткәрне эшкә алам икән, аңа хезмәт хакы түлисе булачак. Таяк та ике башлы шул: бер башы файда китерсә, икенче башы зыян салырга мөмкин.
Түбә юк, бурыч бар
Бу атнада республикада шәхси торак төзелеше өлкәсендә алданучыларга бәйле җинаять эшләрен тикшерүне Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов үз контроленә алды. Тикшерүчеләр әйтүенчә, зыян күләме 380 миллион сумнан артып киткән.
Хәтерләсәгез, әлеге мәсьәлә узган елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путинның «туры эфир»ы барышында да күтәрелде. Илбашыннан йортсыз да, акчасыз да калучыларга ярдәм итүен сорадылар. Владимир Путин Хөкүмәткә һәм хокук саклау органнарына тикшерү барышын контрольгә алырга һәм алга таба мондый хәлләргә юл куймаска кушты. Зыян күрүчеләр әйтүенчә, аларга, чыннан да, ярдәм чарасы буларак социаль ипотека программасы буенча торак тәкъдим иткәннәр. Гаилә әлеге программа шартларына туры килсә, әлбәттә. «Тик бер кредит өстенә (вәгъдә ителгән йортлар төзелмәсә дә, зыян күрүчеләр торакка дип рәсмиләштергән ипотека кредитын түләргә мәҗбүр. – Ред.) икенчесен алу хәлдән килми», – ди алданган кешеләр. Зыян күрүчеләрнең берсе, мәсәлән, 2023 елда үз җир кишәрлегендә йорт төзетергә теләгән. Эш башланганчы, төзелеш оешмасына 4 миллион сум чамасы акча күчергән. Тик шуннан соң тегеләр суга төшкәндәй юк булган.
Тикшерүчеләр фикеренчә, «Таунхаусы и дома», шулай ук, «Бастион-Строй» оешмалары, йорт салып бирәбез дип, 65 зыян күрүченең 171 миллион сумнан артык акчасын урлаган. Шундый ук схема буенча «АЛМА» һәм «АльфаСтройКапитал АСК» оешмалары 39 зыян күрүчедән 139 миллион сум, «ХТМ» оешмасы – 21 зыян күрүчедән 52 миллион сум, «ХаусГарант» оешмасы 9 зыян күрүчедән 19,5 миллион сум акча урлаган. Әлеге очраклар буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.
Сан
Татарстанда быелга төзелеш планы 33 процентка үтәлгән, ягъни 1,93 миллион квадрат метр торак сафка баскан. Шул исәптән 1,31 миллион квадрат метры шәхси торак төзелешенә туры килә.
Cүз уңаеннан: Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез