Россия Банкы, гауга чыгу сәбәпле, Казанның истәлекле урыннары сурәтләнгән яңа 1 меңлекләрнең бизәлешен эшләп бетерү-үзгәртү турында карар кабул иткән. Гауга исә Казан күренешләрендә ислам диненең ярымае гына урын алуы, ә хачның булмавы сәбәпле килеп чыккан. Бу хакта inkazan.ru Үзәк банк мәгълүматларына таянып яза.
“Хәзерге вакытта акча чыгаруны туктатып тору турында карар кабул ителде. Ул әле киң әйләнешкә кермәде”. – диелгән Үзәк банк хәбәрендә.
Исегезгә төшерәбез: дүшәмбе – 16 октябрьдә Үзәк Банк Казанның күренекле урыннары сурәтләнгән 1 мең сумлык кәгазь акчаны тәкъдим итте. Анда Татарстан Республикасының һәм татар халкының дәүләтчелеге тарихы музее, Сөембикә манарасы, шулай ук Иннополис сурәтләре чагылдырылган.
Кайбер телеграм-каналларда музейны чиркәү дип уйлап, православие хачы булмауга, шул ук вакытта акчада ярымай урын алуга ризасызлык белдергәннәр. Акчаны ”исламлаштыру” дип тә бәяләүчеләр булган. Ләкин Рус Православие чиркәве бу фикер белән катгый төстә килешмәвен белдергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез